Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Каникул эштә узды

«Көмеш кыңгырау»да «Яшьтәшемә биш сорау» сәхифәсе дәвам итә. Бүген сезгә Фирүзә Ибраһимованың «Каникул эштә узды» язмасын тәкъдим итәбез. Аның дус кызы Рузия Галәветдинова официант булып эшләгән һәм... кемнәрне генә очратмаган.

Җәй кө­нен без төр­ле­без төр­ле­чә үт­кәр­дек. Ла­герь­лар­да ял ит­тек, су ко­ен­дык, әти-әни­ләр­гә бу­лыш­тык. Кай­бер­лә­ре­без ка­ни­кул­да эш­ләп тә ка­ра­ды. Күр­ше авыл кы­зы Ру­зия Га­лә­вет­ди­но­ва рес­то­ран­да офи­ци­ант бу­лып эш­лә­де.  

– Оша­ды­мы соң? – дип кы­зык­сын­дым мин.

– Әл­бәт­тә, оша­ды! Ан­да бит ат­мос­фе­ра бү­тән, җәй кө­не һәр­ва­кыт өй­дә то­ру да туй­ды­ра бит.

– Озак эш­лә­дең­ме?

– Җәй­нең ба­шын­нан бир­ле.

– Ки­лә­чәк­тә офи­ци­ант һө­нә­рен сай­лар идең­ме соң?

– Юк. Офи­ци­ант бу­лу – җи­ңел тү­гел. Ва­кыт­лы­ча эш­ләр­гә бу­ла.

– Җәй кө­не эш­ләү те­лә­ге үзең­дә ту­ды­мы, әни­лә­рең ки­ңәш ит­те­ме?

– Үзем­дә бил­ге­ле. Те­лә­гең бул­ма­са, эш­ләп бул­мый.

– Эш­тә кы­зык­лы шә­хес­ләр бе­лән оч­ра­шыр­га ту­ры кил­мә­де­ме?

– Әле күп­тән тү­гел ге­нә без­дә уз­ган бер ча­ра­ны сәх­нә ар­тис­ты Ра­мил Шә­рә­пов алып бар­ды. Ан­дый сә­ләт­ле ке­ше­ләр­не якын­нан кү­рү ба­ры­бер дә кы­зык ин­де!

Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны, Чал­лы Ба­шы мәк­тә­бе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев