Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Иң бәхетле көнеңне йөз меңгә тапкырла...

Рамазан Мөхәмәтов — Татарстан яшьләре арасында иң көчле көрәшчеләрнең берсе.

Рамазан Мөхәмәтов — Татарстан яшьләре арасында иң көчле көрәшчеләрнең берсе. Татарстан чемпионы, бихисап күп дәрәҗәле турнирларның җиңүчесе. Мине тагын да сокландырганы, күптән түгел Рамазан хаҗга сәфәр кылды. Шундый егет белән бер гимназиядә укуыма мин бик шат. Аның белән сезне дә таныштырасым килде. 

— Рамазан, сәлам, кәефең ничек?
— Сәлам, кәефләр яхшы, рәхмәт!
— Син хаҗга барып кайткансың икән. Нинди хисләр кичердең, нәрсәгә өйрәндең, ошадымы? Хаҗ нәрсә белән үзенчәлекле?
— Аллаһка шөкер, әти-әнием белән гомрә хаҗына барып кайттык. Изге җирләрдә кичергән хисләрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Менә тормышыңдагы иң бәхетле көнеңне күз алдыңа китер әле. Һәм хәзер шуны 100.000 гә тапкырла. Менә нинди хисләр анда!.. Анда вакыт үтүе дә ничектер башкачарак кебек. Күңел рәхәтлеге, җан тынычлыгы, чиксез бәхет хисе биләп ала.
— Хаҗдан бер фотоңны күргән идем. Анда син данлыклы ММА көрәшчесе Александр Емельяненко янында. Шул фото тарихы турында сөйлә әле?
— Бик кызыклы гына булды ул. Александр Емельяненконы күргәч, башта ул микән дип шикләнеп тә куйган идем. Аннары аның килүе турында интернетта хәбәр таралуы искә төште. Карыйм, янына күпләп кешеләр фотога төшәргә сорап киләләр. Тик ярдәмчесе кире борып җибәрә, беркемне дә якын җибәрми, фотога төшми ул, ди. Ә без шул тирәдә генә идек. Фотога төшсәң шәп булыр иде дип уйлап куйдым. Шулчак карыйм, ярдәмчесе миңа таба килә. Миңа дәшә, сине Александр Емельяненко чакыра, фотога төшәргә ди! Менә шулай итеп бергә фотога төштек, бер-беребезне беренче тапкыр гомрә хаҗы үтү белән котладык, матур теләкләр теләдек.
— Дин белән кайчан һәм ничек кызыксына башладың?
— Дин белән кызыксынуым әти-әниемнән, әби-бабайларымнан киләдер. Үзем Яр Чаллы малае мин. Әтием белән әнием бер авылдан минем. Кечкенәдән үк ялларым, каникулларым Сарман районында авылда әбиләрдә үтә. Әниемнең әнисе Рузалия әбием намазда, ураза тота, дини бәйрәмнәргә бик игьтибарлы. Беренче догаларымны әбием өйрәтте, дин тарихы белән дә мине таныштыра килде. Бабам Али чыгышы белән дөньядагы иң зур татар авылы — Урта Әләзән авылыннан. Анда бүгенге көндә 12 мәчет һәм мәдрәсә бар. Татар халкыбызның гореф-гадәтләре анда бүгенгечә сакланган. Бабам ягыннан туганнарым илкүләм көчле эшмәкәрләр, барысы да диндә. Бабам Али үз заманында көчле төзүче проектировщик булган. Сарман районында 2 мәчет төзегән. Авылда бабам белән бергәләп бабам төзегән мәчеткә йөрү үзенә күрә бер рәхәт.
Әтием ягыннан да элеккеге заманнарда бабалары авылда үз мәчет — мәдрәсәләрен тотканнар дип сөйли әтиемнең әбисе — дәү әбием. Аңа 95 яшь. Кулыннан дисбесе төшмәс, гел догада, изге теләктә дәү әбиебез.
— Мәчеткә йөрисеңме?
— Җаем булганда, йөрергә тырышам. Гаетләргә йөрим. Авылда чагым булса, бабайга ияреп җомга намазына барам.
— Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең?
— Буш вакыт булыр өчен көнеңне дөрес итеп бүлә белү кирәктер. Мин атнасына 5-6 тапкыр көрәш тренировкаларына йөрим. Тормышым тулаем уку һәм көрәш белән бәйле. Шулардан вакыт калса, бу минем буш вакытым. Мәктәптән кайткач, ашыйм. Спорт бн бәйле булгач, ашауга бик игьтибар итәләр безнең өйдә. Ул дөрес, тулы, һәм витаминнарга бай булырга тиеш. Өйдәге эшләр белән булышам, аннары тренировкага китәм. Җаем булганда, шахмат уйныйм, гроссмейстерларның уеннарын анализлыйм. Футбол яңалыкларын күзәтеп барам. Быел огэ бирү елы бит минем. Физика фәне белән кызыксынуым сәбәпле имтиханны да шуннан сайладым. Шуңа физикадан мәсьәләләр эшлим. Аннары дингә бәйле фәнни программалар да караштырам. Китап укыйм. Үземә кирәк-яраклык акча эшләштерәм. Авылда булсам, питбайкта җилдерәм.

Әңгәмәдәш – Айзат Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев