Көмеш кыңгырау

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Балаларны актер булырга әзерләмәгез. Табигать үзе көчлерәк»

Бүген без ТР атказанган артистлары, иҗади гаилә Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Рәхимова белән әңгәмә корабыз.

– Илтөзәр әфәнде, Ләйсән ханым, сез тәҗрибәле актерлар буларак әлеге һөнәрне сайларга теләгән балаларга сез нинди киңәшләр бирер идегез?

Илтөзәр: – Беләсезме, мин балаларга түгел әти-әниләргә бирер идем. Актер булырга әзерли башлыйлар балаларны. Әкрен генә балаларда табигать салган иң кыйммәтле сыйфатларны югалтуга этәрә менә бу өйрәтү. Бала үзенең нәрсә сөйләгәнен аңларга һәм эчтәлеге аның күз алдына ничек килә, ул үзе аны  ничек тоя, шулай сөйләргә тиеш. Табигатьтән дә остарак булып булмый. Ходайның рәхмәте белән үз вакытында комачауламыйча, артыгын өйрәтмичә үстерелгән балалар турында шундый табигый, ышандыра, әйбәт артист диләр. Табигать үзе көчлерәк.

Ләйсән: – Мин дә шуңа кушылам.

Актер һөнәренең уңай һәм тискәре яклары нинди дип уйлыйсыз? Һөнәр сайларга җыенган балалар өчен бигрәк тә мөһим инде бу.

Илтөзәр: – Менә аш пешерүченең уңай һәм тискәре ягы нинди булса, актерның да шулай инде ул. Укытучымы, табибмы, артистмы ул, мин ул һөнәрләр арасында бик күп уртаклык күрәм. Халык алдында чыгыш ясый торган шагыйрьләр, язучылар арасында да бик күп уртаклык. Әгәр дә син эчкерсез икәнсең, күзләреңдә ялган юк икән, теләгеңә тизрәк ирешәсең. Халык алдына чыгып сүз әйтәсең икән, авызыңда ботка пешмәскә тиеш, сүзеңне үлчәп, тиешлесен генә, каймагын гына сала белергә тиешсең.

Ләйсән: – Юк, һөнәрнең тискәре һәм уңай яклары...

Илтөзәр: – Артистның үзенә каратамы? Алай гына дип аңламадым мин сорауны.

Артистның үзенә, әйе. Мәсәлән артист кеше ул популяр була. Полуляр булу ул плюсмы яки минусмы, ничек уйлыйсыз? Әйтик, Сезне бөтен җирдә дә таныйлар.

Ләйсән: – Аның ике ягы да бардыр инде, әлбәттә. Уңай һәм тискәре ягы да. Популяр булу ул зур җаваплылык һәм энергияне бик күп таләп итә. Сине таныган кешеләр өчен ул бик уңайдыр,кешенең үзе өчен ул ниндидер бер чиккә җиткәч...

Илтөзәр: – Кешене вата башлый.

Ләйсән: – Бәлки шулайдыр ул. Менә хәзер, бу турыда сез шундый сорау биргәч, уйлап утырам... Аннары уңай яклары турында. Менә мин актер, минем иптәшем дә шушы өлкәдә. Мин моны хатын-кыз актер өчен бик уңай дип саныйм. Әгәр дә ирем башка өлкәдән булса, аңлашылмаучанлык килеп чыгар иде кебек. Чөнки кайбер вакытта театрдан репетициядән кайтып кермибез, аннары ничә айлап гастрольләр булырга мөмкин. Бөтен өйдәге эшең кала, балалар. Аны бөтен ир-атлар да  кабул итә алмый.

Илтөзәр: – Менә минем өчен, ир кеше өчен бу авыррак. Чөнки без икебез дә актер, икебез дә кучкар, икебез дә эмоциональ...

Ләйсән: – Әйе, димәк ир-ат актерлар өчен хатыны башка өлкәдән булса уңайлырак.

Илтөзәр: – Аннан соң безнең профессия бит ул буйсынуны таләп итә. Хатын-кыз буйсынуны җиңелрәк кичерә. Ир-атларга буйсыну авыр бирелә. Рольсез калмас өчен актер үзенең җитәкчеләренә буйсынырга тиеш. Һәм шул ук вакытта үзен югалтырлык дәрәҗәдә буйсынмаска да тиеш. Андый актерны сәхнәдә карау кызык түгел.

– Тагын бер соравым бар иде. Менә мәсәлән, кеше оялчан икән, кыюсыз икән, әмма аның бик тә артист буласы килә икән, андый кеше артист була аламы, үзенең характерын җиңә алачакмы ул, андый хәл мөмкинме, ничек уйлыйсыз?

Ләйсән: – Авыррак булачак, чөнки артистлар арасында конкуренция бик көчле. Син беренче күрешүдә, конкурстамы ул, имтиханга килгәндәме, беренче чыгыштан ук аудиторияне яулап алмасаң, кыю булмасаң, аны бүтәннәр яулап ала.

Илтөзәр: – Шул ук вакытта тормышта бик оялчан кешеләр дә сәхнәгә менгәч үзгәрә ала. Оялчанлыгын җиңәр өчен махсус актер һөнәрен сайлаган кешелер дә бар. Марина Неелованың шундый интервью биргәнен ишеткәнем бар. «Кеше арасында чыгыш ясарга яратмыйм, бу һөнәргә дә шуңа килдем, кыюланырга. Ә сәхнәдә мин үз-үземне танымыйм» диде ул.

Тагын бер нәрсә бар. Риналь Мөхәммәтов дигән милләттәшебезне беләсезме Алексеевсктан? Ул тумыштан тотлыга. Ә сәхнәдә тотлыкмый икән.

Ләйсән: – «Берәр персонажны уйнаганда, мин тотлыкмыйм. Ә менә үзем булып чыксам сәхнәгә, үз-үзем булып йөрсәм, тотлыгам» ди ул.

Илтөзәр: – Ә бер спектакльдә ул тотлыккан. Укытучысы шаккаткан һәм әйткән: «Син ул вакытта образыңа хилафлык китердең, син үз-үзеңне уйнадың» дигән. Әле аның шундый серләре дә бар.

– Инде әңгәмәне йомгаклап, безнең газетаны укучыларга нинди теләкләрегез бар?

Илтөзәр: – Газетаны укыйлар икән инде, теләкләр артык. Укымаган кешегә укы дип әйтеп булмый. Укыган кешегә нәрсә әйтәсең.

Ләйсән: – Ул теләгенә ирешә.

Илтөзәр: – Әгәр дә бу видеоны кемдер карый икән, сез язган мәкаләне кемдер укый икән, ул кешегә инде рәхмәт кенә әйтәсе кала.

– Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт сезгә, Илтөзәр әфәнде, Ләйсән ханым.

Әңгәмәдәш - Ләйлә Мирзаһитова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: