Реклама
Актанышка барып чыгабыз икән, Илсөяне күрми кайткан юк. Чөнки иҗат белән бәйле районкүләм чарада булмый калмый Илсөя Шәемова.
Такталачак урта мәктәбенең 5нче сыйныфында гына әле ул, югыйсә. Ә хоббилары, җиңүләре, дипломнары...
Балалар бакчасына йөргәндә үк бию белән «Созвездие-Йолдызлык»та призлы урыннарны ала торган булган Илсия.
– Сәхнәгә ияләшкәнсеңдер инде? – дип кызыксынабыз без. – Әллә һаман да дулкынланасыңмы?
– Киресенчә, хәзер аеруча дулкынланам. Кечкенәрәк вакытта ул кадәр түгел иде әле.
– Син быел нәфис сүз бәйгеләрендә дә байтак җиңүләр яуладың бит. Әйдә, саныйбыз.
– Нәфис сүз буенча Гамил Афзал фестивалендә 3нче дәрәҗә диплом алдым. «Рус классикасы» бәйгесендә районда беренчелеккә ирештем. Җәлил укуларында җиңү яуладым. «Созвездие-Йолдызлык»та ел саен урыннар алып киләм.
– Җырлый да беләсеңдер әле бәлки?
– Беләм, тик вокалның минеке түгеллеген дә беләм!
– Иң авыр җиңүең кайсы булды икән быел?
– «Кәеф» дип аталган бию авыр булып истә калды. Чөнки ул 3 минут бара һәм бик күп элементлардан тора.
– Әти-әниең үскәч синең кем булуыңны телиләр икән?
– Табиб.
– Ә үзең?
– Белмим әле.
– Үзеңне өч сүз белән бәяләргә кушсалар, нинди сыйфатлар кулланыр идең?
– Мин – тәвәккәл, җитез, максатыма ирешүчән, дияр идем.
– Кызлар белән малайлар холыклары белән ничек аерылалар дип уйлыйсың?
– Кызлар тыйнаграк була, малайлар кыюрак.
– Авылда яшәү рәхәтрәкме синеңчә, шәһәрдәме?
– Шәһәрдәдер. Шәһәрдә булган әйберләрнең күбесе юк бит авылда.
– Укытучы кызы булу авырмы?
– Нык авыр, чөнки син берәр нәрсәне дөрес эшләмәсәң, син бит укытучы кызы, диләр.
– Кызлар арасында дуслык буламы?
– Юктыр дип уйлыйм, чөнки кызларда көнчелек күбрәк.
– Ә малайлар белән кызлар арасында?
–Була! Минем классымдагы өч кешенең икесе – малайлар, һәм без үзара бик тә дус!
Әңгәмәдәш: Ризидә Гасыймова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз