Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Ил­мир Миң­ни­кә­ев: «Ин­тер­нет­та бу ви­део бер сүз өчен та­рал­ды...»

Тиз ара­да инс­таг­рам­да ме­ңәр­лә­гән язы­лу­чың бул­сын өчен ниш­ләр­гә ки­рәк? Яки бер ми­нут эчен­дә си­не та­тар дөнь­я­сын­да ин­де күп­ләр бе­лә баш­ла­сын ди­сәң, ни­ләр эш­ләр­гә ки­рәк? Юк, да­һи бу­лыр­га, баш­ка­лар эш­ли ал­ма­ган­ны эш­ләр­гә тү­гел.

Җа­ва­бы бик га­ди икән – жур­на­лист­ның рус те­лен­дә бир­гән со­ра­вы­на та­тар­ча җа­вап би­рер­гә ге­нә ки­рәк. «Ү­зең бе­рәр ни­чек рус­ча­га кү­че­рер­сең ин­де», – дип таң кал­дыр­ды ул без­не.

Аң­ла­ган­сыз­дыр, сү­зе­без  Баш­кортс­тан­ның Чак­ма­гыш ра­йо­ны Ра­пат авы­лын­да яшәү­че Ил­мир Миң­ни­кә­ев ту­рын­да бу­ла­чак. Егер­ме өч яшь­лек гап-га­ди егет ул. Мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, ли­цей­да ав­то­ме­ха­ник бел­геч­ле­ге ал­ган. Ерак Көн­чы­гыш­та ар­мия хез­мә­тен­дә бу­лып кайт­кан. Хә­зер өй­дә мал­лар ка­рый, тех­ни­ка ре­монт­лый.  Ат­лар яра­та! По­пу­ляр­лык аңа нәкъ ме­нә ат ча­быш­ла­рын­нан соң кил­де дә ин­де.

– Ат­лар бе­лән күп­тән та­ныш­мы? Кай­дан ки­лә бу ат яра­ту?

– Бе­рен­че мәр­тә­бә ат­та ал­ты яшь­тә йө­ри баш­ла­дым. Аңа ка­дәр дә әти ат­ка ат­лан­ды­ра иде ин­де, шу­лай да нык итеп йөр­ми идем әле.

Ат яра­ту авыл җи­рен­дә тор­ган­нан ки­лә­дер ин­де ул. Шә­һәр­дән кайт­кан ма­лай­лар ат яны­на ки­лер­гә кур­ка­лар. Ат­тан ку­рык­мас­ка ки­рәк – иң мө­һи­ме шул.

– Ярат­кан ат­ла­рың­ның исе­ме нин­ди?

Бу­ян ди­гән ча­быш­кы атым­ны яра­там. Каз­бек ди­гә­не дә бар.

– Ил­мир, ярыш­лар­да күп­тән кат­на­ша­сың­мы? Җи­ңү­лә­рең күп­ме?

– Авыл са­бан­туй­ла­рын­да күп­тән­нән кат­на­шам. «Тер­ра Баш­ки­ри­я» ке­бек зур ярыш­та бе­рен­че тап­кыр гы­на ку­бок алу­ым. Җи­ңү­ләр­гә кил­гән­дә, төр­ле ва­кыт­та төр­ле­чә бу­ла ин­де. Бе­рен­че урын ал­ма­ган­да, икен­че ки­лә идем.

– Син ин­тер­нет­та та­рал­ган чы­гы­шың­да «бу ат­ны бел­ми идем» ди­сең.

– Ин­тер­нет­та бу ви­део бер сүз өчен та­рал­ды. Мин алай ки­леп чы­гар дип уй­ла­ма­ган да идем. Ал­га та­ба шул по­пу­ляр­лык­ны кү­тә­рер­гә иде, ал­ла бир­са. Әйе, ул ат­ны бел­ми идем. Ча­бар ал­дын­нан ал­да­гы көн­не ун­биш-егер­ме ми­нут кы­на йөр­дем дә, икен­че көн­не ярыш­ка кер­дем. Мин аны бу ка­дәр ча­бар дип уй­ла­ма­ган идем.

– Хә­зер син бло­гер бу­лып ба­ра­сың. По­пу­ляр бу­лу җа­вап­лы­лык та бит әле ул. Яшәр­гә ко­ма­чау­лар дип уй­ла­мый­сың­мы?

– Әйе, әк­рен ге­нә по­пу­ляр­лык­ка кү­тә­ре­леп ба­рам. Яшәү­гә ко­ма­чау­ла­мас дип уй­лыйм. Бар да әй­бәт. Ан­да үзең­нең төп эшең­не тук­та­тып ке­реп кит­ми­сең бит ин­де.

Га­и­лә­гез­дә ба­ры­гыз да шу­лай ат яра­та­мы?

– Әйе, ба­ры­быз да ат яра­та­быз. Кеч­ке­нә­дән ат дип үс­тек. Әти­е­без һәр­ва­кыт ат­лар тот­ты. Ми­нем әни­нең әти­се – кар­тә­тәй­нең дә аты бар. Га­и­лә­дә дүрт ба­ла без – өч ма­лай, бер кыз. Иң бә­лә­кәй апа­ем (энем) ми­ңа күб­рәк ох­ша­ган: ат дип үлеп то­ра.

– Якын ки­тер­мә­гән ат­лар бар­мы?

– Якын ки­тер­мә­гән ат­лар да бар. Кай­сы­бер­лә­ре биг­рәк тә та­лар­га ки­лә. Бу­ян­га та­выш кү­тә­реп әй­тер­гә яра­мый, мә­сә­лән. Ан­на­ры бе­рәр сә­гать ты­ныч­лан­ды­рып бул­мый. Озак­ла­мый ко­лын­ла­я­чак. Ан­дый ва­кыт­та ко­лы­ны яны­на якын да ки­тер­ми, ко­лын бе­раз үсә төш­кәч ке­нә җай­ла­на тө­шә.

– Авыл Са­бан­ту­ен­да ат­лар күп­ме сез­дә?

– Әйе, шак­тый җы­е­ла. Авыл­да ип­под­ром­да­гы ке­бек тү­гел бит ин­де. Ан­да авыл ат­ла­ры гы­на ча­ба. Шә­һәр­ләр­гә ярыш­ка бар­саң, ан­да авыл ат­ла­ры бе­лән бер­гә то­кым­лы ип­под­ром ат­ла­рын да кер­тә­ләр. Би­гүк дө­рес тү­гел ин­де бу.

Уңыш­лар си­ңа, Ил­мир!

Әң­гә­мә­дәш – Ли­лия Фәт­та­хо­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев