Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Илдус Габдрахманов: «Актер өчен иң мөһиме – сәламәтлек!»

«Тормышка юллама» сәхифәсендә Илдус Габдрахманов белән актер һөнәре турында сөйләшәбез.

Актер – безне иң кызыксындырган һәм иң кызыктырган һөнәрләрнең берсе инде ул. Сәхнә тормышын тылсымлы итеп күз алдына китерәбез бит инде без. Һәм безнең буй җитмәслек һөнәр булып та тоела инде ул нишләптер. Ә чынбарлыкта ничек икән? Авыр микән ул актер булу? Без Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, хореограф-репетитор Илдус Габдрахманов белән актер һөнәре турында сөйләштек.

– Илдус абый, актер булу өчен кайларда укыйлар икән?

Казанда театр училищесы бар. Ә мин үзем Мәскәүдә М. Щепкин исемендәге училищеда белем алдым.

– Ә актер булу хыялы сездә кайчан, ничек туды икән?

Балачактан драмтүгәрәкләргә йөрдем. Менә шул чакларда тугандыр инде.

– Чып-чын актер булу өчен уку гына да җитми, халыкның сезне таный башлавы кирәктер, әйеме? Халык сезне нинди спектакльдән соң таный башлады икән?

– Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» спектаклендә Тукай ролен уйнаганнан соң.

– Сезнеңчә, актер булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Иң мөһимен генә әйтимме?

Әйе.

– Кеше булырга кирәк!

– Актерга профессиональлеккә ирешүдә нәрсә ярдәм итә?

– Беренче чиратта үзең тырышырга кирәк. Тирә-юньдәгеләр (шул исәптән режиссер да) булыша гына ала.   

Сез спектакльләр карарга яратасызмы?

– Бик яратам. Мәскәүгә, Питерга барган саен спектакльләр карап кайтам.

Булачак актерларга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Күбрәк укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт булырга тырышыгыз, дияр идем. Чөнки актерга сәламәтлек бик кирәк.

Блиц-сораштыру:

– Кышны яратасызмы, язнымы?

– Җәйне.

– Репетицияләрме, әллә сәяхәт итүме?

– Репетицияләр.

– Таулармы яисә диңгезме?

– Икесен дә яратам!

– Яраткан ризыгыгыз?

– Шуба салаты.

– Театр сезнең өчен нәрсә ул?

Тормыш!

Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев