Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Ибраһим Вәлиев: «Виртуоз баянчы буласым килә»

Ибраһим Вәлиев биш яшендә «Су буйлап», «Ай былбылым» көйләрен хәтереннән уйный алган. Шул вакыттан ук кулында гармун биеткән малайның хәзер ничек уйнаганын чамалыйсыздыр инде.

Баянчыларның башында күпме мәгълүмат саклана, шаккаткыч! Бу сиңа компьютер уеннары гына түгел инде. Бер көй уйнар өчен дә күпме нота истә калдырырга кирәк. Мәсәлән, һәрберегезгә таныш булган иң җайлы «Әпипә»нең бер куплетында гына 61 нота.  Баянчылар – генийлардыр алар. Шундый шәп генийларның берсе – Ибраһим Вәлиев. Ибраһим 8 айлык вакытыннан ук баян, гармун моңнарын тыңлап үскән. Шулай булмый ни, аның әтисе танылган баянчы, композитор һәм оранжировкалар остасы – Ринат Вәлиев бит. Малайга ике яшь ярым булганда ул кечкенә гармунын тарткалап көйләр чыгара алган. Аңа уенчыклар да кирәкмәгән. Әнә шул гармун төймәләре һәм аларга баскач чыккан тавыштан да кызыграгы булмаган.  Өч яшь ярымда Ибраһим зур сәхнәдә чыгыш ясаган. Ул әтисе белән «Балалы солянка» концертында катнашкан. Кечкенә Ибраһим «Туган тел» җырын җырлаган һәм гармунда «Суда, суда» көен башкарган.

Бу чарада танылган баянчы  Рөстәм Вәлиев аны аркасыннан сөеп:

– Булдырасың. Талантыңны югалтма, – дип мактаган.

Шуннан соң озак та тормый. Рөстәм Вәлиев вафат була. Берничә елдан Рөстәм абыйны искә алу кичәсендә Ибраһимны аның балачагын уйнарга чакыралар. Ибраһим ап-ак гармун күтәреп сәхнәгә чыга.

Биш яшендә «Су буйлап», «Ай былбылым» көйләрен хәтереннән уйный алган. Шул вакыттан ук кулында гармун биеткән малайның хәзер ничек уйнаганын чамалыйсыздыр инде.

Белешмә

Туган көне – 27.11.2009 (Корбан гаетендә, җомга көн)

Яше – 13

Буе – 165 см.

Шәһәре – Казан.

Укый: 149нчы татар лицее, 6нчы сыйныф,

3нче музыка мәктәбе.

– Ибраһим, баян синең өчен нәрсә ул?

– Дус, хобби.

– Нинди көйләр уйнарга яратасың?

– Берәр көй ошап калса, тынгы бирми. Мин аны үзем «подбирать итеп» уйныйм. Шуны уйный алу миңа ләззәт бирә. Бәләкәй чактан борынгы татар көйләрен яраттым. Аларны уйнавы рәхәт.

– Әтиеңнең дә уйнавы сиңа этәргеч булгандыр инде?

– Шулайдыр, кечкенәдән баян тавышын ишетеп үстем. Әти белән 6 яшьтән төрле гармуннарда уйнап чыгышлар ясап йөрдем.

– Кумирларың бармы соң?

– Бар. Әтием. Аннары аккордеонист виртуоз – Александр Поелуев. Аның Казанга да килгәне бар. Кумир дип үк әйтә алмыйм, аның уйнау стиле ошый. Шуйлау ук Ришат Төхвәтуллинның баянчысы булган мәрхүм Айнур Фатыйховның уйнавын да яратам. Гел интернеттан аның уйнаган роликларын карыйм.

– Музыка мәктәбендә дә белем аласыңмы?

– Әйе. Мин Казандагы Рөстәм Яхин исемендәге музыка мәктәбендә шөгыльләнәм. Быел анда 5нче сыйныфта. Музыка мәктәбе каршында оешкан «Гармония» ансамблендә дә уйныйм. Укытучым – Гөлфия Вәлиуллина. Ул Татарстанның атказан мәдәният хезмәткәре. «Россиянең иң яхшы педагогы» дигән премия иясе.  Мин аны бик хөрмәт итәм.

– Ә син көненә ничә сәгать баянда шөгыльләнәсең?

– Ким дигәндә ике сәгать. Кайчан ничек инде.

– Әле нинди көйләр өйрәнәсең?

– Әтием язган «Зәлидә» көенең эшкәртмәсен. Аны уйнап бер конкурста 1нче дәрәҗә лауреат та булдым инде.  Бу арада Бахның «Инверция», Дербенконың «Променад»ын өйрәнәм.

– Конкурслар дигәннән, син бик күп бәйгеләрдә чыгыш ясыйсың бит инде.

– Әйе, минем дипломнарым шактый җыелды. Узган ел сөенечле хәл булды. Минем бөтен тырышлыкларымны истә тотып, Татарстан Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронажындагы хәйрия фонды миңа концерт баяны бүләк итте. Юпитер-люкс дип атала ул. Шәп баян.

– Баянда уйнау укуга комачауламыймы?

– Юк. Көндәлектә – 4-5ләр генә.

– Яраткан дәресең?

– Музыка.

– Шулайрак дип уйлаган идем инде. Ә спорт белән дуслыгың бармы?

– Биш яшьтән спорт гимнастикасы белән шөгыльләндем. Ике елдан артык гимнастика үзәгенә йөрдем. Уңышларым да бар иде. Параллель рәвештә музыка мәктәбенә дә йөрдем. Тора бара икесенә дә йөрү авырлашты. Мин баянны сайладым.

– Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?

– Танылган виртуоз баянчы һәм композитор буласым килә.

– Әле көйләр иҗат итеп караганың бармы соң?

– Кечкенәрәк вакытта зур булмаган көйләр чыгарганмын. Нотага салынмыйча калган. Бу арада гына иҗат иткәнем юк әле.

– Хыялларың чынга ашсын, уңышлар сиңа, Ибраһим!

Әңгәмәдәш – Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев