Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Һәр олы юл кечкенә адымнан башлана...

Быел Түбән Камада «Адымнар» гимназиясе ачылды. Гимназия директоры Артур Галиәхмәтов белән гимназиянең үзенчәлеге турында сөйләштек.

Быел Түбән Камада  «Адымнар» гимназиясе ачылды. «Адымнар»ның бишенчесе! Шәп проект икәнен беләбез инде без «Адымнар»ның. Ә менә кай ягы белән ис китәрлек, кызларны-малайларны да җәлеп итәрлек икән соң ул? Гимназия директоры Артур Галиәхмәтов белән шул хакта сөйләштек.  

– Артур Кәримович, «Адымнар»ның төп үзенчәлеге, максаты нинди?

– Теләсә нинди юл беренче адымнан башлана. Без әле беренче адымнарыбызны гына атлыйбыз. Әмма хәзердән үк гимназиягә дөрес юнәлеш бирергә кирәк дип саныйм мин.

«Адымнар»ның төп максаты – һәр өлкәдә лидер булырлык бөек шәхесләр тәрбияләү. Ул – полилингваль белем бирү үзәге,  исеменнән үк күренгәнчә, монда телләр өйрәнүгә басым ясала.

– Сүз татар, рус, инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү турында барамы?

– Алай гына түгел. Бездә өстәмә түгәрәкләрдә кытай, төрек, алман, француз, испан, гарәп телләрен  дә өйрәнү мөмкинлеге бар. Әле корея теле түгәрәген дә ачарга уйлыйбыз. Чөнки балалар бу тел белән бик кызыксына. Белгечләр табу кыен, шулай да, Аллага шөкер, ничектер җае чыгып тора.

Икенчедән, теге йә бу телне камил өйрәнү өчен тел фәннәрен укыту гына җитми. Мәсәлән, балалар инглиз телен яхшы белсен өчен 7 сыйныфларда геометрия, география, биология, алгебра дәресләре дә инглиз телендә үтә.

– Ә нинди фәннәр татар телендә укытыла?

Мәсәлән, 1нче сыйныфларда математика татарча. 5 – 9нчы сыйныфларда физкультура, рәсем сәнгате, тарих дәресләре шулай ук татарча укытыла. Мин үзем тарих фәнен татарча укытам. Дәреслекләр бар. 1-2 сыйныфларда әйләнә-тирә мохитне өйрәнү, технология дәресләре шулай ук татар телендә. Дөрес, дәресләр гел татар телендә генә алып барыла дигән сүз түгел бу. Балаларның кайсы татар телен яхшырак, кайсыдыр начаррак белә. Аннары, рус балалары да бар бит бездә.

– Алар да, (дөресрәге, әти-әниләр) кайбер фәннәрне татарча укырга ризамы?

Әлбәттә, риза! Гимназиягә үзләре теләп киләләр бит. Коридорда минем белән татарча исәнләшәләр әле! Күңелгә рәхәт булып китә!

– Безгә дә балалар ишек төбеннән үк сәлам бирә башладылар һәм барысы да татарча исәнләштеләр.

Ничек өйрәтәсең инде!

– «Адымнар»га кергән саен, «Без укыганда да шундый мәктәпләр булса иде», – дигән уй туа. Рәхәтләнеп укыр идек бит ә.

– Укучылар өчен барлык шартлар тудырылган бездә. Ике спорт залы, ике бассейн, нинди матур китапханә, зур тамаша залы, ашханә. Шулай ук спорт, журналистика, бию түгәкләре эшли. Хәтта «Сәләт» сыйныфлары да бар.

Артур Кәримович «Сәләт» сыйныфлары турында әйткәч, уйлап куйдык – безгә шундый милли идеологиясе булган хәрәкәтләр ошый бит ул. Гомумән,  бик заманча һәм креатив җитәкчегә охшаттык без гимназия директорын. «Адымнар»га багышлап шигырь дә язган әле ул. Шәп шигырь! Гимназиянең гимнына әверелерлек!

Без килдек бу җиргә

Белемгә омтылып.

Гасырлар, елларны,

Тарихны яктыртып.

 

Бу буын куәтләр

Милләтнең ялкынын,

Яшәеш асылын,

Әхлакның алтынын.

 

Бердәмлек, татулык –

Уңышлар балкышы.

Бер адым, мең адым –

Адымнар тавышы.

 

Без көчле. Заманның

Асылы, терәге.

Без тоеп яшибез

Бердәмлек кирәген.

 

Яшибез җилкетеп

Йөрәкләр кагышын,

Тизләтеп мизгелен,

Вакытның агышын.

 

Без килдек бу җиргә

Белемгә омтылып.

Мең адым - бер максат:

Бердәмлек, татулык.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев