Көмеш кыңгырау

Гүзәл Әхмәтгәрәй: «Шәһәр татарларын берләштерәсем килде»

Чаллыда «Urban Tatar» дип исемләнгән яшьләр оешмасы эшләп килә. Урбан – инглизчәдән тәрҗемә иткәндә шәһәр  дигән сүз. Димәк сүз беренче чиратта шәһәрдә туып үскән татар яшьләре турында бара.

Шәһәр татарлары арасында милли җанлы кызлар-егетләр, чыннан да, бар бит инде алар! Юк дисәң дә, бар! Шуларның берсе – «Урбан татар» проекты лидеры Гүзәл Әхмәтгәрәева. Һәм иң кызыгы шунда, бу идея аның башына... кухняда чәй эчеп утырганда килгән!

– Урбан татарны без еш кына гаилә проекты дип көләбез, – дип көлеп сөйләп китте Гүзәл, – Чөнки аңа нигез салучылар: мин, апам һәм җизни. 2019 елда, гыйнвар ялларында өчәү бергә чәй эчеп утырган вакытта туды әлеге идея. Мин еш кына башкалада татар «тусовкаларына» йөргәләдем, ә Чаллыда андый әйбер булмавына борчыла идем. Чаллыга кайткач, халык җырларын кушып, җыелышып бергә тыңлап утырырдай урын юк иде минем өчен. Шуннан, бездә берәр чара уздырып карыйк дигән фикер туды. Ә аны уздырыр өчен берләшмә, аңа исем кирәк... Эзли башладык һәм асылда ни әйтергә теләвебезне ачыкларга керештек. Мин үзем шәһәр эстетикасында үскән кыз һәм шул ук вакытта  татарлыгым да көчле. Шулай итеп, шәһәр татарлары, ягъни урбан татар дигән оешма оешты. Коллективыбыз көннән-көн зурая башлады.

– «Urban Tatar»ның үзенчәлеге нидә дип уйлыйсың?

– Беренчедән, без «комьюнити», гаилә, берләшмә булып яшибез. Чараны узып китсен өчен генә түгел, кызык итеп оештырабыз. Күпләр безнең чараларны ихлас узуын билгеләп үтәләр.

Икенчедән, Казаннан кала башка шәһәрләрдә сыйфатлы татар проектлары бик аз. Без исә башкаладагы мохитне үстереп кенә калмыйбыз, алардан үзгәрәк, миллирәк атмосфера да булдырабыз, миңа калса.

– Шушындый проектлар ярдәмендә татар теленә мөнәсәбәтне үзгәртеп буламы?

– Татар теленә мөнәсәбәт, дигәннән, бу нисбәттән үзебезне дә бик еш тәнкыйтьлиләр. Эш барышында күп кенә инглиз сүзләрен дә кулланабыз чөнки: бранч, подкаст, дибез. Ник аны әңгәмә дип атамыйсыз, диючеләр бар. Тик минемчә, бу сүзләр яшьләр телендә модага кереп  килә икән, алар без ярамый, татарчасы бар, дигәннән генә телдән төшеп калмаячак. Заманнан калышмавың бу очракта яхшырак. Аннары, безнең берләшмәдә татар телен начаррак белүчеләр дә бар бит.

– Димәк, сезнең командагы һәркем килеп кушыла ала? Ә мәктәп балалары?

– Оешмада яшь буенча ниндидер чикләр юк.

– Мәктәп балалары өчен аерым татар проектлары оештырырга җыенмыйсызмы?

– Муса Җәлил исемендәге 2нче гимназия белән берлектә башкарасы бер идея бар. Барып чыгармы – вакыт күрсәтер...

Аңлавымча, син «Урбан татар оештыру өчен Казанга киткән җиреңнән кире Чаллыга әйләнеп кайткансың.  

– Кечкенәдән Казан дип хыяллана идем. Башкалада укыган дәвердә янә Чаллыга мәхәббәт туды. Дөрес, минем эшем, дусларым – барысы да Казанда иде инде. Тик ике ел эчендә бөтенесен яңадан тупладым. Кеше үз мохитен үзе булдыра. Миңа Казанда да, Чаллыда да, Мәскәүдә дә рәхәт. Шәһәр – миңа, мин шәһәргә мохтаҗ булганда – без әле бергә.

– Гүзәл, «Мин татарча сөйләшәм» акциясен дә сез оештырасыз бит инде. Кирәкме икән әлеге акция татар яшьләренә?

– Үзем өчен җавап бирәм: әлеге көнне мин зарыгып көтеп алам. Энергия җыяр өчен шәп чара.  «Көмеш кыңгырау» гәҗите, классик татар әдәбияты кебек үк, ул мине татар буларак формалаштырган күренешләрнең берсе.

Әлеге акцияне беренче тапкыр без Чаллыда сәүдә үзәгендә оештырып карадык. Кеше күп килде дип әйтә алмыйм – күнегү кирәк иде әле халыкка.

Ә быел Чаллы театры бинасында, фестиваль рәвешендә үтте. Көн дәвамында бик күп мәйданчыклар эшләде. Мондый зур проектлар кешеләрне тупларга, команда җыярга ярдәм итә. Чөнки башкача команда җыеп булмый. Чара уздырып, чыныгып, берләшкәннән соң гына, команда гаиләгә әйләнә.

Әңгәмәдәш: Гөлинә Гусамова. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: