Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Гыйлем — олы хәзинә

Таныш булыгыз — Лаеш районы Имәнкискә мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Зөләйха Мөхәммәтҗанова.

Уйлап караганың бармы, синең өчен бәхет, байлык нәрсә ул? Мөгаен, кыйммәтле телефон, колакчыннар, шкаф тулы модага кергән киемнәр булуы белән син үзеңне бәхетле саныйсыңдыр. Ә бит дөньяда акчага сатып алып булмый торган байлык бар. Ул — гыйлем, белемле булу, һәркемнең үз туган телендә аралашуы.

Гыйлемле кешене элек-электән иң байга санаганнар. Бүген дә без андыйга хөрмәт белән карыйбыз. Бигрәк тә үз телен камил белгән, туган телендә аралашкан яшүсмерләргә сокланабыз. 

Бүгенге героебыз шундыйларның берсе. Таныш булыгыз — Лаеш районы Имәнкискә мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Зөләйха Мөхәммәтҗанова. Ул татар теле буенча республика олимпиадасында җиңү яулаган һәм иң көчле ун катнашучы исемлегенә кергән. 

— Гаиләбезнең иң башында дәү әни белән дәү әти тора. Алар безгә — оныкларына зур йогынты ясый. Дәү әтием — язучы Мансур Шаһимәрдәнов китаплар авторы, дәү әнием тәрбияче булып эшли. Әнием Гөлнара Мөхәммәтҗанова — укытучы, әтием физик яктан бик көчле кеше. Абыйларым спорт дөньясында кайный, ә мин исә уку буенча яхшы күрсәткечләр белән сөендерәм. Бүгенге көндә догалар һәм намаз укыйм. 

— Дингә тартылуың турында сөйлә әле. 
— Балачакта, авылыбызда балалар бакчасы эшләмәгәнгә күрә, мине дәү әнием белән дәү әтием дә тәрбияләгән. Шул вакытта әбием миңа «Аллаһның 99 исеме» китабын өйрәтте. Шуннан башланды инде дингә тартылуым. Ә дәү әтием шигырьләр, әкиятләр укый иде. 

— Тагын ниләр белән кызыксынасың?
— Кечкенә чактан рәсем ясау белән мавыгам. Шулай ук инглиз һәм рус телләреннән олимпиадаларда катнашып, призер һәм җиңүче исеменә лаек булып барам. Татар теле буенча бик күп бәйгеләрдә катнашам. Җитәкчем — Мөхәммәтҗанова Гөлнара Мансур кызы. Кечкенәдән шушы өлкәдә кайнашканга күрә, елдан-ел нәтиҗәләр куандыра. 3нче сыйныфта топ-10 катнашучы исеменә лаек булып, шулар арасыннан 1нче урын яуладым. Муниципаль этапларда инглиз теленнән җиңүче һәм рус теленнән призер дәрәҗәсенә ирештем. 

— ⁠Олимпиадаларга әзерләнү күп вакытыңны аламы? Һәм синең әзерлек рецепты нинди ул? 
— ⁠Төрлечә була. Уйларга, искә төшерергә кирәк, биремнәргә җиңелчә генә карарга ярамый. Барысына да өлгерергә тырышам. Укырга бик яратам. Җәй көне ислам дине буенча укуларга йөрдем. Бүгенге көндә максатым — гарәп телен өйрәнү. Хәрефләрне таныйм, алга таба грамматикасы белән танышырга, Коръән укырга ниятлим.

Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев