Гөлнара Абитова: «Актер буласы кеше җаны-тәне белән театрда булырга тиеш»
Үзе ачык һәм мөлаем, үзе искиткеч сәләтле һәм шуның өстенә тыйнак ул.
Актриса буларак меңләгән тамашачыны җәлеп иткән, үз театрын һәм үз рольләрен ихластан яраткан Гөлнара апа Абитова белән танышмы син? Әгәр дә актрисаның тормыш юлын, аның хезмәт хакы һәм шәхси тормышы турындагы уйлануларын, яраткан рольләре һәм киңәшләре хакында белергә телисең икән, әңгәмә бик кызыклы булачак!
– Бу сорауны сезгә еш бирәләрдер, шулай да сорамый кала алмыйм. Гөлнара апа, театрга юлыгыз нидән башланып китте? Актриса булачакмын дигән беренче фикерне кайчан һәм кемгә әйттегез?
– Дүртенче сыйныфта укыган чагымда «Татарстан яшьләре» газетасыннан Казан театр училищесына артистлар җыела дигән яңалып күреп алдым да, шул вакыттан артистка булырга дигән хыял барлыкка килде. Кечкенә чагымда әнием белән Камал һәм Тинчурин театрларына еш йөри идек. Алсу Гайнуллина исемле актрисаның уйнавына аеруча мөккиббән китә идем ул чакларда. Ә инде сигезенче сыйныфны тәмамланнан соң, театр училищесына имтиханнар бирергә бардым. Ул чагында мин керә алсам керәм, керә алмасам башка һөнәр сайлармын, дип кенә барган идем. Ләкин, Ходайның рәхмәте белән, мин анда укырга керә алдым. Үзем мин Шамил абый Бариев курсында укыдым. Театр училищесын тәмамлаганнан соң, студияләрдә эшләп алдым. Ул вакытта яшьлек һәм мәхәббәт сыман нәрсәләр булу сәбәпле, ике ел гына эшләп, студиядән киттем. Театрдан китеп, ике ел балалар бакчасында да эшләп алдым. Анда мин озак эшләмәдем, театр барыбыер үзенә тартты һәм мин яңадан театрыма кайттым. Менә инде 1992 елдан мин Г.Кариев театрында хезмәт итәм.
– Камал һәм Тинчурин театрлары белән чагыштырып караганда, билгеле, Кариев театры арттарак калган һәм аның статусы да күпмедер түбәнрәк. Әгәр дә сезгә башка театрда эшләргә мөмкинлек бирсәләр, үз театрыгыздан китә алыр идегезме?
– Башка театрларның статусы яхшырак, сүз дә юк. Әмма мин берничек тә үземнең Кариев театрымны ташлап, аңа хыянәт итеп, башка театрларга китә алмас идем. Үзебезнең театрны һәм артистларны нык яратам мин. Безнең артистларыбыз да бик талантлы, труппабыз һәм режессерыбыз да көчле, шуның өчен үз театрымнан мин беркая да тайпылырга җыенмыйм.
Әмма режессерыбыз Ринат Хәсәнович Чаллы театрына киткән вакытта аның артыннан китәргә әзер чагым бар иде, тик мине ул елларда әти-әнием
җибәрмәде, чөнки яшь идем, гаиләм дә юк иде әле. Бәхетебезгә, Ходайдан насыйп булып, Ринат Хәсәнович та үзебезгә кайтты һәм бүгенге көнгә кадәр матур итеп эшләп киләбез.
– Ә театрыгыз башкаларыннан нәрсә белән аерылып тора? Кариев театрының уникальлеге нидә?
– Без бу театрны үзебез төзедек дип әйтсәң дә буладыр. Мин театрга килгәндә, әле зданиебезнең сәхнәсе дә юк иде, артистларыбыз да аз иде. Бер бүлмәдә бухгалтерия дә, зрительләр дә, үзебез дә бер почмакта репетиция ясый идек. Шундый кечкенә “пятачок”тан зур мәһәбат биналы булдык без. Бу театрыбыз безгә үзебез күтәргән, үзебез төзегән өчен кадерле. Башка театрлардан аермасы да шундадыр.
– Ә сәхнә шәхси тормышка вакыт калдырамы соң, Гөлнара апа?
– Үзебезнең театрдагы яшь һәм кияүгә чыкмаган кызлардан: «Сез кайчан үз гаиләгезне корырга уйлыйсыз соң?» – дип сорыйм. «Вакыт юк бит, Гөлнара апай,» – диләр алар. Чыннан да, вакыт юк. Шәхсән минем бәхетемә, ирем Нияз белән без нәкъ тә театрда таныштык. Ул театр училищесын һәм сәнгать академиясен тәмамлады һәм миңа театрда эшләгән чагында очрады. Аның белән бергә уйнадык, шунда таныштык та. Ләкин ул хәзер театрда эшләми, чөнки икең дә театрда эшләп алган хезмәт хакына яшәү кыенга туры килер иде. Шәхси тормышыма килгәндә, мин һәрвакыт гастрольләргә тыныч күңел белән китә алдым, чөнки баламны карауда ирем дә, әти-әнием дә ярдәм итә килде. Ә хәзер инде улым зур, рәхәтләнеп йөри алам.
– Үзегез әйтеп киткәнчә, күп актерлар гаилә кормый. Ә актерның коры бер хезмәт хакына яшәү авырмы һәм реаль нәрсәме бүгенге көндә?
– Бик кыен, Гөлназ, шундыйлардан чыгып әйтәм дә. Гомумән, балага актер һөнәренә кызыгырга киңәш итмәс идем. Хезмәт хакын да җиткерү, шәхси тормышка вакытны да табу бар кешегә дә җиңел бирелми. Бу очракта миңа «просто повезло».
– Бернигә дә карамастан үзенең киләчәген театр белән бәйләргә теләгән кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, сезнеңчә?
– Ул театрны өзелеп яратырга, бар җаны-тәне белән театрда булырга тиеш. Шуңа өсәп, син әле гаилә тормышыңны да, үзеңнең шәхси эшләреңне дә театр өчен корбан итә ала торган кеше булырга тиешсең. Бар шундый артистлар: гаилә белән карьера арасыннан нәкъ тә карьераны сайлыйлар. Карьера дип омтылалар да, балаларын тапмыйлар. Соңрак-соңрак дип, йөриләр алар. Ләкин хатын-кыз ул, беренче чиратта, Җир йөзенә ана һәм хатын булыр өчен туа. Ә инде карьера икенче планда булырга тиеш. Үзем мин театрымны бик яратсам да, аны беркайчан да беренче планга куя алмас идем.
– Кайбер актерларга шәхси тормышларында, ә кайберләренә карьера мәсьәләсендә уңыш елмая. Икесен дә уңышлы алып баручылар сирәктер. Ләкин сезнең тормыш, карап торам, ике яктан да идеаль. Тормышыгызны мондый баланста тотуга ничек килдегез сез?
– Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты ахры ул. Менә хәзерге көннәрем, чыннан да, баланс белән бара. Төрле чак балды инде ул: театрдан китәм дип тә йөрдем. Өйдәгеләр бу сүзләргә: «Китеп кая барасың?» – диделәр ул чакта. Театрда да рольсез утырган чакларым булмады түгел. Дөрес, андый вакытларны бик авыр кичердем. Ә өйгә килгәндә, анда да төрле хәлләр була инде. Әгәр бер-береңне аңлап яшәсәң, гаилә озын гомерле буладыр дип уйлыйм. Планканы үземчә тотарга тырышам инде.
– Театрда төрле сценкалар була бит инде. Кайвакыт башка берәү белән үбешергә дә, кочаклашырга да, тотынышырга да туры килә. Ирегез моңа көнләшеп карамыймы?
– Аның битемә бәреп алай дип беркайчан да әйткәне булмады миңа. Ләкин ничектер берничә ел элек көтмәгәндә әйтеп куйды бу турыда. Аңарчы мин аны бөтеләй көнләшмидер дип уйлый идем, дөресен генә әйткәндә. Спектакльләрдә үбешә-тотыша торган сәхнәләрне уйнаган чакта, ул миңа ирем буларак түгел, тамашачы буларак карый. Ул бит үзе дә театр училищесын тәмамлады һәм актер тормышы белән таныш, шуның өчен ул миенем һөнәрне яхшы аңлый. Шул сәбәпле, залда ирем утырган чакта, ничек үбешим икән дип борчылмыйм. Мисал өчен, безнең «Король Лер» дигән спектаклебездә андый матур сәхнәләр күп иде. Берсендә, минем белән уйнаучы актер Марсель Мәхмүтов ирем янына килеп, гафу да үтенгән булган әле.
– Иң яратып уйнаган ролегез дә бардыр?
– Яшь вакытта «Коварство и любовь» спектаклендә уйнаган Луиза ролен бик яратып калдым.
– Сез бит инде бер үк спектакльне айлар буе куясыз. Ничек бер рольне берничә тапкыр кую, бер үк сүзне көн саен кабатлау туйдырмый?
– Спектакль чыкканчы, без бит әле аны айлар буе кабатлыйбыз да. Менә репетицияләр, чыннан да, туйдыра. Ә уйный башлагач, син аңа үзеңчә ит кундырасың. Ул рольне уйнауны бала табу белән чагыштырып буладыр: башта авырлык белән табасың, аннары тудырасың, аның белән өйрәнәсең. Спектакльне куя-куя ничек яхшырак итеп уйнарга кирәклеген аңлыйсың инде ул. Шуңа күрә ит кундыра-кундыра, ул ролеңне кую сине туйдырмый, киресенчә, тагын да кызыграк була бара. Әлбәтта, унар ел уйнаган спектакль бераз ардырып җибәрергә мөмкин.
– Тиздән Яда елга керәбез бит инде. Гаиләгез белән ничек каршы аласыз әлеге бәйрәмне?
– Яңа елда гаилә белән утырырга яратам мин. Үзебезчә матур итеп өстәлләрен корабыз, өйләрне матурлыйбыз, чыршыларны куябыз бәйрәмне каршылаганда. Яңа ел алдыннан, гадәттә, ике яктан да әти-әниләрне котлап кайтабыз да, өйдә телевизор карап, ашап-эчәбез, гаилә белән кая да булса чыгып керәбез.
– Балачагыгызда Яңа ел бәйрәмен ничек үткәрә идегез?
– Бала чакта да өйдә әти-әниләр белән утыра идек. Күрәсең, шул чактан килгәндер дә инде өйдә гаилә белән каршылау. Кечкенә вакытта ничек өйрәнәсең – шулай бара, диләр бит...
– Ничек уйлыйсыз, Яңа елга тыныч күңел белән керү өчен иске елда ниләр эшләп өлгерергә кирәк?
– Иң башта, планга куйган барлык эшләрне дә эшләргә кирәк. Тагын барлык булган яман уйларны, үпкәләрне, борчуларны шушы елда калдырырга киңәш итәр идем. Икенче елга бары тик чисталык, саулык, бәхет һәм тыныч күңел белән генә керү кирәк.
– Гөлнара апа, рәхмәт сезгә матур әңгәмәбез өчен! Алдагы тормышыгызда бәхет, саулык, иҗади уңышлар теләп калам.
Әңгәмәдәш - Гөлназ ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев