«Директор да бала булган» - Рамил Исаев
Чаллы шәһәре 54нче гимназиянең 30 еллык юбилее уңаеннан гимназия директоры Исаев Рамил Роберт улы белән әңгәмә кордык.
Директор абыйның бала чагында ниләр эшләп йөргәнен беләсегез киләме? Әйдәгез, үзен тыңлап карыйк.
– Рамил Робертович, бала чагыгызга кайтып килик әле. Беренче сыйныфка барганыгыз хәтердәме?
– Хәтердә. Мин Тукай районындагы Боерган мәктәбендә укыдым. Ул вакытта ул Минзәлә районына керә иде. Беренче укытучыбыз Кәшфия апа дәресләре әле дә истә. Без 13 бала укыдык: 9 малай, 4 кыз. Тату булдык. Балалар башка авыллардан да йөреп укыдылар.
Шунысы кызык, бер бүлмәдә 1, 2, 3 нче сыйныф укучылары бергә белем алдык. Кәшфия апа башта бер рәткә тема аңлата (анысы безнең сыйныф инде), аннан башкаларга.
– Кызык... Ә нинди фәннәрне ярата идегез?
– Башлангычта миңа математика ошый иде. Үсә төшкәч, тарих белән кызыксына башладым.
– Мәктәптә укыган вакытлардан бер көнегезне сөйләп китегез әле.
– Иртән мәктәпкә чаба идек. Чаба идек дип инде, мәктәп өебезгә бик якын иде, 50 метр гына. Дәресләр тәмамлангач – өйгә. Ул вакытта интернет, смартфоннар юк, тик шулай да бер минут та: «Ни эшләргә микән?» – дип утырган булмады. Хуҗалыкта булышам, өй эшләрен әзерлим дә, кабат берәр чарага ашыга идем. Ял көннәрендә дә төрле ярышлар, бәйгеләр була торган иде.
– Нинди мавыгуларыгыз бар иде?
– Мин шахмат, шашка яраттым. Шахмат тактасын култык астына кыстырып, ярышларга бара идек. Кыш көннәрендә чаңгыда шуарга яраттым. Мәктәптән кайткач, чаңгы тагып тирә якны бер-ике әйләнеп керү гадәткә кергән иде. Җәй көне пионер лагерьларга бара идек. Бездәге Игәт урманына башка мәктәпләрдән дә укучылар җыела иде. Палаткалар корып куна, учакта ягып ашарга пешерә идек. Анда быргы, барабан уйнаулар да искә төшә.
– Җәйләрегез бигрәк күңелле үткән икән.
– Әле җәй көне мәктәп бакчасында да эшли идек бит. Күптән түгел авылга кайткач, бергә укыган дустым белән үзебез утырткан агачларга карап тордык. Ай-һай үскәннәр. Алар – зур, ә без хәзер кечкенә булып калганбыз (елмая). Кайчан гына шул кечкенә каеннарны утыртып йөргән идек.
– Мәктәпне бик яраткан булгансыз, ахры. Хәзер менә үзегез дә мәктәп директоры.
– Минем бит әтием дә мәктәп директоры иде. Шул мин укыган Боерган мәктәбендә. Әтиемнең әтиесе дә мәктәп директоры булган. Әбием укытучы булып эшләде. Шулай булгач, кем булырга дип, икеләнеп тормадым инде: Алабуга педагогика университетының тарих факультетына укырга кердем.
– Сезнең мәктәп директорлары династиясе икән бит.
– Шулай дисәң дә була инде.
– Рамил Робертович, кечкенә чагыгыз хәзерге заманга туры килсә, сез үзегез директор булган мәктәптә укыр идегезме? 54нче гимназия нәрсәсе белән үзенчәлекле?
– Әлбәттә, укыр идем! Миңа калса, мондагы мохит үзенчәлекле. Бездә милли тәрбиягә зур йогынты ясала. Монда белем һәм тәрбия алырга бар шартлар да тудырылган. Аннан соң шушы бинаның икенче ягында гына 13нче сәнгать мәктәбе урнашкан. Балалар мәктәптән урамга чыгып та тормыйча, туп туры сәнгать мәктәбендәге түгәрәкләргә керәләр. Миңа калса бу зур плюс. Укучыларыбызның 35 проценты шунда өстәмә белем ала. Аннары үзебездә дә 15 төрле түгәрәк эшли. Балалар шахмат уйныйлар, спорт белән дә шөгыльләнәләр. Робототехника түгәрәге дә бик популяр. Укытучыларыбыз, түгәрәк җитәкчеләре – барысы да профессионаллар.
– Хәзерге балалар сезнең заман балаларыннан нәрсәсе белән аерыла микән, ничек уйлыйсыз!
– Болай әллә ни аерылмый да кебек. Хәзер дә балалар шундый ук шаян, кызыксынучан бит. Шул кызыксынулары гына башка. Шулай да, безнең чорда балалар мөстәкыйльрәк, вакытны дөрес бүлә беләләр иде шикелле.
– Рәхмәт, Рамил Робертович, эшегездә уңышлар теләп калабыз!
Әңгәмәдәш - Ай Кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев