Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Дәү әни!» - дип дәшәләр

Әлфинур Хисамова – «Күчтǝнǝч» тапшыруының күренекле алып баручысы.

Бу тапшыруны барыгызның да караганы бардыр. Күптәннән «дәү әни»дән интервью алырга хыялланып йөри идем. Бер көнне бу теләгем тормышка ашты.

– Әлфинур апа, ǝңгǝмǝбезне үзегез турында сөйлǝүдǝн башлап җибǝрик ǝле. Ничек Сез шундый танылган «дәү әни»гә әйләндегез?
– Мин, Казан театр техникумын тǝмамлаганнан соң, театрга эшкǝ урнаштым. Игезǝк балаларыбыз тугач, гастрольлǝрдǝ йөрергǝ мөмкинлек булмады. Шуңа күрǝ, тормыш иптǝшем Зǝйтүн Яркǝев белǝн бергǝлǝп, телевидениедǝ эшли башладык. Кечкенǝдǝн радиода эшлǝү хыялым бар иде. Менǝ бервакыт шунда эшкǝ чакырдылар һǝм мин, телевидениене калдырып, сөенǝ-сөенǝ телǝгǝн эшемǝ ашыктым. Бу адымыма бүгенге көнгǝ кадǝр бер дǝ үкенгǝнем юк, чөнки мин аннан бер дǝ аерылмадым. «Шаян» барлыкка килгǝнче, 20 ел элек, безнең «Күчтǝнǝч» тапшыруы эшли башлады һǝм шунда мин – «дǝү ǝни»гә, ике елдан соң эшкǝ килгǝн ирем «дǝү ǝти»гә әйләнде. Шулай телевидение, радио белǝн берлектǝ хезмǝтебезне дǝвам иттек. Шуның бе-лǝн мин үземне бик бǝхетле саныйм һǝм яраткан хезмǝтемне башкаруыма сөенǝм!

 – Ә телевидение яисǝ театр булмаса, кая барыр идегез?
 – Кайда гына эшлǝсǝм дǝ, һөнәремнән тǝм таба белер идем. Бу миңа кан белǝн күчкǝн, чөнки минем ǝнием шундый иде. Эшкǝ алынгансың икǝн, аны күңелеңне биреп, бар дөньяңны онытып, булсын,  дип эшлǝргǝ кирәк. Шул вакытта гына кеше эшенең нǝтиҗǝсен күрǝ ала. 

Без «Күчтǝнǝч» тапшыруы белǝн татар дөньясында, телевидениесендǝ «ТЕФИ» премиясенǝ лаек булдык. Мин аны үзебезнең бик зур уңышыбыз, дип саныйм.

Чөнки бу эшне бик яратып, телǝп башкардык, хǝзер дǝ шулай дǝвам итǝбез. Мин балаларны бик яратам. Безне карап үскǝн балалар, хәзер дә, мине күргǝч: «Дǝү ǝни!» – дип исǝнлǝшǝлǝр. «Без бит сезне карап үстек!» – дип яныбызга килǝлǝр, чөнки 20 ел аз вакыт түгел бит ул. 

– Мин дǝ Сезнең тапшыруларны карап үстем!
– Рǝхмǝт!

– Кечкенǝ вакытта Сез телевидениегǝ эшлǝргǝ килǝм, дип уйлаган идегезме?
– Юк-юк, без үскǝндǝ ǝле авылыбызда телевизор да юк иде. Мин кечкенǝдǝн радио тыңлап үстем. Балалар өчен тапшыруларның вакытын белеп, көтеп ала идек. Йөгерǝ-йөгерǝ бөтен эшлǝрне бетереп, билгеле бер вакытта радио янына җыела идек. Дǝрес карыйсыңмы анда, ниндидер кул эшлǝре белән шөгыльләнәсеңме – барысын да радио тыңлый-тыңлый эшли идек.

– Ә тормыш иптәшегез белǝн кайда таныштыгыз?
– Без Казан театр училищесында бергǝ укыдык. Ул безнең курска армиядǝн кайткач килде. Германиядǝ хезмǝт иткǝн. Бер ел укыган да киткǝн, ǝ безнең училищега 3нче курска кайтты. 
Без аның белǝн танышып, тормыш корып җибǝрдек. Әйткәнемчә, мǝхǝббǝт җимешлǝребез – игезǝк балаларыбыз туды. Башта театрда эшлǝдек, аннан соң телевидениегǝ күчтек.

– Булачак журналистларга берничǝ киңǝш бирсәгез иде.
– Иң ǝүвǝл, эшлǝрен яратып эшлǝсеннǝр һǝм, ǝлбǝттǝ инде, күп белергǝ тырышсыннар, заманнан артта калмасыннар. Күп укырга, кешелǝр белǝн чын күңелдǝн аралашырга кирǝк. 
Бǝхеткә, миңа да чын журналистлар белǝн эшлǝргǝ туры килде. Үзем режиссер булып эшлǝдем. Хǝзер дǝ менǝ, мөмкинлегем булганда, ике эшне: оператор белǝн режиссёр хезмǝтен бергǝ алып барам.

– Әңгǝмǝгез өчен зур рǝхмǝт сезгǝ, Әлфинур апа. Без дǝ Сезгǝ изге телǝктǝ калабыз. 

Айгөл Әхмәтҗанова, Норлат районы, Колбай-Мораса мәктәбе, 10нчы сыйныф. 

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев