Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Булат Әхмәтов: «Мин бит хәзер капкачы!»

Булат Әхмәтов дигән исемне исегездә калдырыгыз. Еллар үтеп, алдынгы хоккейчыларны санаганда бу исемне дә атамый калмаслар.

Безнең белешмә:

Туган көне – 2009 елның 30нчы гыйнвары

Туган шәһәре – Баулы.

Хыялы: танылган капкачы булу

Гаиләдә – ул абый, кечкенә сеңлесе бар.

Мәктәптә  – 4-5кә укый.

Кумирлары –  хоккейчылар Андрей Василевский, Эмиль Гарипов, Сергей Бобровский, Тимур Билялов һәм Игорь Бобков.

Булат Әхмәтов дигән исемне исегездә калдырыгыз. Еллар үтеп, алдынгы хоккейчыларны санаганда бу исемне дә атамый калмаслар. Чөнки бу кадәр тырышлык юкка чыга алмый. Булатка кечкенәдән хоккей җене кагылган. Биш яшьлек чагында балалар бакчасыннан өйгә кайтып барганда, юл аркылы гына күренеп торган боз сараена ымлап әнисе: «Улым, хоккей уйныйсың киләме?» – дип сорап куя. Аңа кадәр  малай әтисе белән боз сараена тимераякта шуарга барган була, бик ошатып кайта. «Әлбәттә, килә!» – дип җавап кайтара Булат.

Беренче тренировкага килгәч, Булат бозга бик ышанычлы баса. Менә шушы көннән аның «хоккейлы тормышы» башлана. Булат көннән-көн тренировкаларны ныграк ярата. Тренировкалар кич кенә башлана. Гаилә үзәктән читтәрәк  яши – боз сараеннан еракта яши. Кыш көне эштән арып кайткач, җылы өйдән чыгып каядыр барасы да килми бит әле. Кайвакыт әнисе: «Улым, әйдә бүген бармыйк инде», дип тә карый. Малай исә елый-елый баруларын үтенә. 

Булат, син уенчы буларак та бик үҗәттер. Беренче уеннарыңны хәтерлисеңме?

Әлбәттә. Буем озын булгач, мине яклаучы (защитник) итеп куйдылар. Без бик яхшы уйнадык дип саныйм. Ләкин минем һәрвакыт капкачы буласым килде. Бу минем хыялым иде. Башта әнием каршы килде.

Нишләп?

Аныңча, капкачы булу иң авыры. Команда җиңелсә, һичшиксез, капкачыны гаепләрләр кебек тоела иде аңа.

Син бит хәзер капкачы, хыялың ничек тормышка ашты соң?

Минем капкачы булырга теләвемне тренерым Артур Масалимов та  белә иде. Ул минем әнидән ризалык сорады, әмма әнием «Юк» диде. Сәбәбен әйттем инде. Аннан яңа тренер килде. Динар Латыйпов беркемнән дә ризалык сорап тормады: мине капкага бастырды. Бу тренер белән Татарстанның бик күп шәһәрләрендә булдык. Беренче җиңүләр, беренче медаль, кубоклар...

Капкачыларның тренировкалары башкачарак үтәме?

Әйе, өстәмә тренировкаларга йөрергә кирәк. Мин алтышар сәгать бозда шөгыльләнәм. Кайвакыт боз сараеннан куып кайтарып җибәрәләр дисәм дә була. (Көлә)

Булат, син үзең Баулыдан. Хәзер Әлмәттәге «Нефтяник» командасында. Ничек эләктең бу командага?

2017 елда мине «Нефтяник» командасына уйнарга чакырдылар. Тренер Илнар Сахапов өч ай буе үгетләде. Бу вакытта командада 7 капкачы иде. «Булатны төп капкачы итеп куябыз, зинһар, күченегез», диделәр. Әлбәттә, әнигә бу карарны кабул итү бик авыр була. Тик шулай да җәй ахырында күченергә карар кылына.

Төп капкачы карьерасы башланды инде аннан, димәк?

Әйе. Әйткәнемчә, хыялым – тәҗрибәле капкачы булу. Тренерым Айрат Мухитов: «Булат, бу синең хыялың гына түгел, ә максатың да булырга тиеш», – ди. Мин аның белән килешәм. Айрат Кашифович бик күп танылган капкачыларны үстергән кеше, мәсәлән, Эмиль Гарипов, Тимур Билялов. Мин аны бик хөрмәт итәм.

Шулай ук беренче капкачы тренерым Ленар Шигаповка да рәхмәтлемен. Башлангыч этапта бик күп нәрсәләргә өйрәтте ул мине. 

Бүгенге көндә нинди ярышларда катнашасыз?

Бу атнада Пензага барабыз. Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы уеннарының икенче этабы башланды.

Спортчылар гел юлда инде, әйеме?

Без Россиянең кайсы гына шәһәрендә булмадык. Кайвакыт 10-12 сәгать автобуста барабыз. Әлбәттә, юл арыта. Әмма спортчыларның тормышы шунсыз булмый.

Тагын бер генә сорау. Хоккей синең өчен нәрсә ул?

Хоккей минем өчен – тормыш мәгънәсе. Алай дип әйтергә ярамыйдыр да инде. Тик минем өчен шулай. Мин хоккейны бик яратам. Иртән, бөтен кеше йоклап ятканда, мин тренировкага чыгып китәм. Яшьтәшләрем каникулларда ял иткәндә – тренировкада булам. Без ел әйләнәсе шөгыльләнәбез. Атнага бер көн ял – дүшәмбе. Шимбә, якшәмбе уеннар була.

Әңгәмәбез өчен рәхмәт, Булат. Уңышлар сиңа!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, Булат!