Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Бии, җырлый, көрәшә...

Кызларның көрәш белән шөгыльләнгәннәрен күргәнегез бар идеме сезнең? Чаллының 4нче мәктәп укучысы Айсылу Габидуллина көрәш түгәрәгенә йөри икән.

Чын көрәшме соң ул, – дип кызыксындык без, – Сабантуйлардагы кебек татарча көрәшме?

– Әйе, – дип җавап бирде Айсылу. 

– Ә бу теләк ничек туды синдә?

– Минем әтием дә, абыем да көрәшчеләр чөнки. Аларга карап, миндә дә кызыксыну туды. Һәм үзебезнең 4нче мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри башладым.

– Авыр түгелме соң көрәшү?

– Юк, авыр түгел. Мин көчле бит, көчсезләргә авыррактыр.

– Имгәнүдән курыкмыйсыңмы?

– Куркып утырсаң, урамга да чыкмаска кирәк, чөнки таеп егылуың, имгәнүең бар... Ә болай... тренировкаларда куркыныч җәрәхәтләр алганым юк, алырга да язмасын.

– Синнән башка тагын кызлар бармы соң түгәрәктә?

– Бар, без өч кыз йөрибез.

– Ә башкаларның көрәшкәннәрен күзәтергә яратасыңмы?

– Әйе, бигрәк тә Сабантуйларда көрәш карарга яратам. Бигрәк тә танышларым өчен җан атып, аларга көч биреп торганда... Көрәш бит ул кызык! Дөрес, куркыныч та.

– Көрәшчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсың?

– Көчле, тырыш, батыр, ә сәламәтлекләре нык булырга тиеш.

– Көрәштән кала, тагын ниләр белән кызыксынасың?

– Бию түгәрәгенә йөрим, җырлыйм. Мин татар телен бик яратам, шуңа күрә төрле бәйге-конкурсларда актив катнашам.

- Киләчәктә кем булырга хыялланасың?

– Минем укытучы буласым килә. Физкультура һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Әңгәмәдәш: Гөлинә Гусамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев