Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Азалия: «Иң зур хыялым Америкада уку иде»

Бүгенге героебыз – Азалия Аитова. Яше  – 18. Туган урыны – Башкортостан, Уфа шәһәре. Торган җире – АКШ, Аризона штаты. Хоббие – хайкинг.

Инстаграмдагы яңалыкларны укып утырганда, бер кызның блогына күзем төште. Без аның белән интернет аша аралаша башладык. Азалия Аитова хәзерге вакытта Америкада укый. Үзе Уфадан. Бүген сезне дә аның белән таныштырып китәргә булдым.

– Азалия, безнең укучыларыбызга да Америка университетына укырга керү тарихын сөйлә әле.

– Мине һәрвакыт чит ил тормышы кызыксындыра иде. Башка илдә яшәүчеләрнең блокларын, видеоларын карарга яратам. Ләкин бу минем өчен ирешә алмаслык ят дөнья кебек иде.  16 яшемдә мин берүзем Лондонга инглиз телен өйрәнү курсларына бардым. Өч атна дәвамында төрле илләрдән килгән кешеләр белән аралаштым. Шунда инде мин дөньяның никадәр зур һәм никадәр кызык икәнен аңладым. Америкадагы белем белән төрле илләрдә эш табып була бит. Шуннан соң минем нәкъ менә АКШда уку теләге туды.

Мин Америкадагы университетлар турында мәгълүмат туплый башладым. Иң элек үземә ошаган штат сайладым. Аннары инде биредәге уку йортларын өйрәндем.

– Нәтиҗәдә нинди уку йортын сайладың соң инде?

– Arizona State University – АКШдагы иң зур университетларның берсе. Ул инновацияләр буенча беренче урында. Биредә укудан тыш чаралар да байтак, 1500гә якын клублар бар. Алар арасыннан ошаганнарын сайлап язылып  була. Америка уку йортларында студент уку программасын үзе сайлый. Ул үзе нинди фәннәргә йөриячәген билгели һәм дәресләр тәртибен  төзи.

–  Керү имтиханнарын ничек бирдең?

– Кайсы университетка барасымны төгәл билгеләгәч, кирәкле документлар әзерләдем һәм имтиханнар бирдем. 2021 ел булганга, имтиханнарны онлайн бирдем. Аннары нигә нәкъ менә бу уку йортын сайлаганым турында «мотивация хаты» язарга кирәк булды. Барысы да инглиз телендә инде, билгеле. Бер айдан соң университетка кабул ителүем турында хат килде. Югары баллар өчен миңа университеттан грант та билгеләнде.

 Азалия, син инглиз телендә иркен аралашасың. Кайчаннан бирле өйрәнәсең син аны?

 

– Бездә инглиз теле, гадәттә, 2нче сыйныфтан укытыла башлый. Ләкин мин инде беренче сыйныфтан соң өстәмә инглиз теле дәресенә кала идем.

Тел өйрәнүгә теләгем бар икәнен күреп, әти-әнием мине «Чит телләр өйрәнү» үзәгенә биргәннәр. Мин анда 10 ел укыдым һәм С1 дәрәҗәсендә халыкара имтихан тапшырдым. Әлеге имтихан кешенең бу телдә иркен аралаша алуын аңлата. Димәк, ул чит илдә укый, эшли ала. Ә 18 яшемдә тагы да югарырак С2 дәрәҗәдәге сертификат алдым.

10 ел бигрәк озак бит дип уйлаучылар да бардыр, шуны ачыклап китим әле:  беренче 5 ел укуым уен формасындарак булды, кискен алга китеш үсмер чорымда башланды. Һәр кеше үзенчә бит инде. Бәлки кемдер мондый дәрәҗәгә кыска вакыт эчендә дә ирешә аладыр.  Хәзер чит тел өйрәнү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Теләк  һәм максат кына кирәк.

– Ә мәктәптә ничек укыдың син?

–  9нчы сыйныфка кадәр мин Уфада гомуми белем бирү мәктәбендә укыдым, ә 10нчы сыйныфтан  үзем теләп өйдә укытуга күчтем. Үземә ошаган онлайн мәктәптә укыдым. Бик тырыштым. 11нче сыйныфны  кызыл аттестат һәм алтын медальгә тәмамладым.

– Афәрин! Америкада уку ошыймы соң? Нинди факультет сайладың? Беренче вакытта читен булмадымы?

–  Америка ул бит инде бездән бик ерак, икенче дөнья. 18 яшемдә берүзем монда килеп эләккәч кинәт кенә 10 елга олыгаеп киткән сыман булдым. Ә ияләшергә читен булмады. Гел чит ил турында укып, видеолар карап баргангамы, мондагы барлык нәрсә миңа таныш, якын булып тоелды.

Мин психология белгечлегенә  фәннәр бакалаврына укырга кердем. Уку бик ошый. Һәр дәрес кызыклы. Мифология һәм психология класслары (монда без шулай дибез инде) буенча дәресләр бигрәк тә ошый.

– Ә кайда торасың син?

– Университетның мәйданы бик зур, ул үзе бер шәһәрчек. Мин студентлар өчен тулай торакта торам. Ул безнең кампуста урнашкан. Бүлмәдә ике кыз яшибез. Монда барлык уңайлыклар да бар. Бу бүлмәне кечкенә фатир дип тә атасаң була.

– Климат ничек?

– Мин җылыны яратам, шуңа да көньякта урнашкан штатлар арасыннан  Аризонаны сайладым. Монда җылы, хәтта бик эссе дисәң дә була. Җәй көне озак йөреп булмый инде урамда. Безнең университетта, тулай торакта – гомумән барлык биналарда кондиционерлар урнаштырылган.

– Сәгать аермасы да байтак бугай.

– Әйе сездә иртә булганда, бездә кич инде, аерма – ун сәгать.

– Азалия, ә исемеңә ничек ияләштеләр. Американлылар өчен ят исем бит.

– Булды шул хәлләр. Ничекләр генә әйтмәделәр минем исемне. Йә авазлар өстиләр, йә кыскарталар. Күбесенчә басымны дөрес куймыйлар инде. Хәзер исемемне укытучылар да өйрәнде.

– Блогыңны карап барам, уку белән беррәттән син штат буенча сәяхәт тә итә башлагансың.

– Әйе беренче ялда ук, иптәшләрем белән  милли паркка – «Гранд-Каньон»ны карарга бардык.  Ул дөньядагы җиде могъҗизаның берсе. Америкада хайкинг – табигатьне күзәтеп йөрү бик популяр. Моның өчен милли паркларда махсус сукмаклар бар. Без шул сукмакларның берсеннән уздык.  Мин бу сәяхәттә гаиләләре, әби-бабйлары белән  хайкингка чыккан бик күп кешеләрне күрдем.

«Гранд-Каньон»нан әти-әниемә открытка җибәргән идем. Бер ай узгач ул аларга барып җиткән.

– Сездә хәзер каникуллар, син тагын юлда.

– Әйе, мин бу юлы Калифорния  штатына Лос-Анджелес шәһәренә очтым.  Күптәнге хыялым – Голливудны күрү иде. Голливудтагы бик күп аттракционнарга, музейларга кердем. Безгә таныш бик күп киноларга багышланган парклар бар монда. Мин, мәсәлән, «Гарри Поттер» киносына багышланган «Хогвардс» паркын бик ошаттым. Голливуд фильмнары төшерелгән җирләр буенча тур да сатып алдым.

– Рәхмәт, Азалия, бик кызыклы әңгәмә булды бу. Уңышлар сиңа!

Ай Кызы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев