Көмеш кыңгырау

Азалия Амурская: «Мин Татарстан рекордын алдым»

Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицееның 11нче сыйныф укучысы Азалия Амурская «Россия беренчелегендә» катнашып, 2нче урын яулады.

Аның белән бергә сөендек инде без! Һәм мин Азалия турында сезгә дә сөйләргә булдым.

– Мин өч яшемнән спорт белән шөгыльләнәм һәм бүгенге көндә үземне спорттан башка күз алдына да китерә алмыйм, – дип сүз башлады Азалия.

– Мин сине чын күңелемнән җиңүең белән котлыйм! Җиңәрмен дип уйлаган идеңме соң?

– Җиңәрмен дип уйламасам да, ышануым көчле иде. Рәсәй ярышларына төрле төбәктән иң көчле спортчылар җыелганын аңлый идем... Ә моңа кадәр Татарстан беренчелегендә дә, Федераль округ беренчелегендә дә, ике төрдән дә беренче урыннар яулаган идем.

- Әлеге бәйгедә син ераклыкка сикереп, 12м 76см нәтиҗәсен күрсәттең. 12 метр ераклыкка сикердеңмени чынлап та? Мин күз алдына да китерә алмыйм!

– Россия беренчелегеннән 2 медальче кайтты. Шуның берсе, Аллага шөкер, мин! Бу нәтиҗә миңа спорт мастерына кандидат исемен алырга да мөмкинлек бирде. Тренерым Галкин-Сәмитов А.С. әйтүенә караганда, мин Татарстан рекордын да алганмын. Насыйп булса, алга таба да шушы өлкәдә үсәргә телим.  Тагын да зуррак уңышларга ирешергә иде...

– Азалия, синең буй-сының искиткеч зифа. Үзеңне ничек формада тотасың?

– Спортның сәламәтлеккә дә, буй-сынга һәм мускуллар үсешенә дә файдасы күп. Табигатьтән дә киләдер, бәлки. Даими тренировкалар да (атнасына алты тапкыр) фигурамда чагыладыр. Кышмы, җәйме – безгә мөһим түгел. Без һәрвакыт шөгыльләнеп торабыз бит.

– Спорт ул синең өчен нәрсә?

– Өч яшемнән унбер яшкә кадәр мин фигуралы шуу белән, аннары җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Димәк, мин унбиш ел спортта дигән сүз. Шулай булгач, спорт – минем тормышым инде ул.

– Башка спорчыларны күзәтәсеңме соң? Олимпия уеннары белән кызыксынасыңмы?

– Әлбәттә кызыксынам, барысын да яратып карыйм. Үзебезнекеләр өчен җан атам! Спортчы өчен иң зур уңыш – ул Олимпиадада катнашудыр инде.

– Синең дә иң зур хыялыңмы ул?

– Хыялым – укуымны әйбәт кенә тәмамлап, спорт буенча югары уку йортына керү минем. Аннары карарбыз!  


Әңгәмәдәш: Язилә Гәрәева, Чаллы шәһәре, 84нче лицей-интернат.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: