Көмеш кыңгырау

Айсылу Мөсәлләмова: «Сәхнә - минем тормышым»

Бүген безнең белән​ милләтебезнең лаеклы дәвамчысы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының иң сәләтле яшь артисткаларының берсе, халыкка "Сүнгән йолдызлар", " Син бит минем бергенәм" һәм башка спектакльләр аша таныш Айсылу Ильнур кызы Мөсәлләмова.

Төп терәгем - әнием

- Хәерле көн, Айсылу,​ беренче сорау​ сезнең туган ягыгыз турында. Сез кайсы яклардан?

- Хәерле көн. Мин 1992 елның 26 декабрендә Башкортостанның Илеш районы Карабаш авылында туып үстем. Авылыбыз зур булмаса да, искиткеч матур табигатьле иде. Саф табигать кочагында үскәнгә күрә миндә иҗатка тартым шундый көчледер. Без гаиләдә 3 бала. Абыем һәм энекәшем бар. Мин уртанчысы. Туганнарым - миңа зур терәк. Алар белән һәрвакыт аралашып, ярдәмләшеп торабыз.
-​ Айсылу,​ һәр кешенең терәге, ярдәмчесе була. Сезнең гел алга өндәп, уңышларыгызга сөенеп, кайгыларыгызны уртаклашып, гел булышып торучы кешегез бармы? Булса, кем?

- Бар, әлбәттә, бар. Беренчесе, ул мине якты дөньяга бүләк итүче әнием. Әнием - минем чын терәгем, ярдәмчем. Әниемне мин бик нык талантлы шәхес дияр идем. Ул миңа тормыш юлындагы иң кирәкле дәресләрне аңлатучы, фикердәшчем, киңәшчем, иң беренче шатлыгымны бүлешүче, сәнгатькә гашыйк җан, шаян күңелле, мине иң күп белүче кешем. Барлык уңышларыма сөенеп, кайгыларымны уртаклашучы әниемә рәхмәтем чиксез. Һәм инде икенчесе, мине ничек бар шулай кабул итүче, миңа​ бөтен авырлыкларны җиңәргә көч бирүче, Аллаһы Тәгаләдән насыйп булган​ кешем -​ ​ тормыш иптәшем Илгиз. Ул миңа барлык уйларымда, планнарымда да булыша.
Алар булганда, мин үземне меңләтә көчле итеп тоям.

- Әйе, әни кеше һәрвакытта да баласын ярата, аңа барлык эшләрендә дә булыша. Әниегез иҗатка тартылуыгызга нинди мөнәсәбәттә икән?

- Әйткәнемчә, әнием минем гел һәрбер адымымны хуплап, кирәкле киңәшләр биреп торды. Иҗатка тартылуымны, сәхнә кеше буласымны алдан ук әйтеп куйды. "Кызым, син булдырасың. Казанның иң матур сәхнәләрендә йолдыз булып балкырсың, - дигәне әле дә хәтеремдә.

Сәхнәнең тылсымы тартты

- Айсылу,​ иҗатка гашыйк кеше икәнегезне аңладым. Ә беренче мәртәбә сәнгать белән кызыксынуыгызны кайчанрак аңлап алдыгыз икән? Шул турыда тәфсилләбрәк сөйләп бирә алмассызмы?

- Әлбәттә. Минем өчен сәхнә -​ тылсым дөньясы. Мин кечкенәдән үк сәхнәдә. Төрле җыр, бию, матурлык конкурс-бәйгеләрендә катнашып үстем. Гел алга омтылдым, төрле чараларда катнашып, шактый тәҗрибә тупладым.

- Әйе, сәхнәнең тылсымлы көче тәмам әсир иткән икән сезне... Шулай да, гаиләгез сезнең​ шөгылегезгә ничегрәк карады икән? Тормыш һөнәре дипме, әллә гади мавыгу гына дипме?

-​ Гаиләм әгъзалары минем сәхнә белән әсәрләнүемә гадәти хәл итеп карады. Чөнки инде гаиләбез белән​ мин үземне белә башлаганнан бирле чыгыш ясый идек. Шуңа күрә​ сәхнәнең сихри көчкә ия булуын бик иртә аңладым. Мин барыбер, сәхнә белән бәйле һөнәр сайлар идем​ дип уйлыйм. Сәхнәсез тормыш минем өчен тонык, караңгы упкын төсле булыр иде. Минем тормышым - ул сәхнә.

- Аңлашылды, Айсылу. Сезгә гел ярдәм итүче гаиләгез белән чын күңелдән сокланам. Ә мәктәптәге укытучылар ничегрәк карады икән сезнең сәхнә дип "җан атканыгызга"? Иҗат дип, укуны онытасың дип орышмадылармы?

-​ Ююк, мәктәптәге абый-апайлар мине мактап кына тордылар.​ Укытучылар исә, "палочка-выручалочка" дип әйтәләр иде.Чөнки миңа һәркөнне җырларга яки биергә дип әйтсәләр дә, кыюлыгым җитеп ризалашып чыгыш ясый идем. Менә исемә бер кызык хәл төште әле. Әле дә​ хәтеремдә, өйдә беркем дә булмаганда, ишекне бикләп куя идем дә, Айдар Галимовның DVD дискын куеп, аның төркемендәге биюче кызларның биюләрен үзем көзге алдында өйрәнгән идем. Биюне тәмам шомарып беткәнче кабатладым. Ләкин әти-әнигә аны сиздерми идем, оялагангадыр, мөгаен. Мәктәп клубында чыгыш ясаган саен «син артист булырсың инде» дип әйтәләр иде. Аллаһының "Амин"дигәненә туры килгән күрәсең.

- Искиткеч матур, сокланам, Айсылу. Ә мәктәпне тәмамлагач, язмыш җилләре сезне кайсы тирәләргә илтеп ташлады?

- Әйе, язмыш дигәне мине Казанга китерде. Карабаш урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, мин Казан Дәүләт Мәдәният һәм сәнгать университетына, театр факультетының, татар эстрада бүлегенә укырга кердем. Бүлегебезнең житәкчесе - Башкортостан республикасың атказанган артисты, ТР халык артисты, РФ атказанган артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай премияләр иясе Салават Зәки улы Фәтхетдинов иде. Ул - минем остазым. Барлык сәхнә серләрен диярлек аннан өйрәндем.
Кулыма диплом алу белән​ иң беренче барган театрым ул Тинчурин театры булды. Һәм мине эшкә алдылар. Минем өчен бу көтелмәгән зур шатлык иде. Ул вакытта театрыбызның баш режиссеры - профессор, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит​ ​Муллагали улы Заһидуллин​ яхшы рольләр бирде. Мине Казан, К.Тинчурин театры бик җылы каршылады.
Иң беренче ролем – Шамил Фәрхетдиновның "Әкият китабы" дип исемләнгән мавыктыргыч әкиятендә Гүзәлсылу образы иде. Ә быел инде мин театрымда 7 сезонымны эшлим.

Матурлык сере ихласлыкта

- Айсылу, сез тормышта да сәхнәдәге​ кебек үк мөлаем, чибәр икәнсез. Матурлык серегезне безнең белән дә уртаклаша алмассызмы?

- Зур рәхмәт җылы сүзләрегез өчен. Минемчә, һәр кеше бу дөньяга матур булып туа. Шушы матурлыкны югалтмас өчен үзеңнең көчле якларыңны үстерергә, камилләшергә кирәк дип саныйм. Матурлыкның төп сере - ихласлык. Ихлас, эчкерсез хатын-кыз һәрвакытта да гүзәл. Иң беренче чиратта, үз-үзең белән тулы гармониядә булырга, кешеләрдән көнләшмәскә, якты, ихлас күңелле кешеләр белән​ аралашырга тырышырга һәм күбрәк табигать белән дус яшәргә кирәк.

- Афәрин, Айсылу, бик дөрес сүзләр. Менә сез сәхнәдә шуның хәтле ихластан, эчкерсез итеп уйныйсыз, күзгә яшьләр килә. Сәхнәдә уйнаганда сез рольгә "кереп бетеп" уйныйсызмы?

- Миңа калса әлеге сыйфатым күбрәк табигатьтән бирелгәндер дип уйлыйм. Бу очракта армый-талмый үз өстемдә эшләвем дә миңа зур ярдәмче булды. Минемчә,артист күбрәк рольләр уйнаган саен ул камилләшә генә бара.

- Сезне "Беренче театр", "Син бит минем бергенәм", "Беренче мәхәббәт", "Асылкош", "Сүнгән йолдызлар" һәм башка бик күп матур​ спектакльләр аша танып беләләр. Иң җаныгызга якын,
яратып уйнаган​ әсәрегез кайсы?

- Бүгенге көндә уйнаган рольләрем - иң шәпләре, бөтенесе күңелгә якын, әмма алар һәрбересе үзенчә катлаулы. Шулай да, йөрәгемдә аерым зур урын алганнары -​ Сәрвәр белән Алинә образлары. Әлеге рольләр минем күңелемә иң якын булдылар.

- Миңа сез төп герой Алинәне уйнаган "Син бит минем бергенәм" спектаклен карау бәхете насыйп булды. Әлеге ролегез турында​ тәфсиләбрәк сөйли алмассызмы. Бәлки, берәр кызыклы вакыйга исегездәдер.

- Әлеге сәхнә минем йөрәгемә тирән уелып калды. Җитмәсә, "Син бит минем бергенәм” премьерасын куйганда, авырып, премьера көнне салкын тиеп тавышсыз калдым. Кәеф тә юк, хәтта үземне йөртерлек тә хәлем дә калмаган иде. Сәхнәгә чыккач, бөтенләй башка кешегә әверелдем дә куйдым, тамашачыны күргәч, бар да онытылды кебек.​ Кызык моның белән генә бетмәде әле!

Премьераның икенче көнендә тау битендә Булат (Айнур образында) белән мәхәббәт аңлашабыз. Тауга менә-менә шигырь сөйлим. Бер-беребезгә мәхәббәт сүзләре аңлаттык та, таудан төшкәндә аягымны ялгыш басып, авырттырдым. Ләкин аны сиздерергә ярамый. Аяк авыртса да, спектакльне уйнарга кирәк бит. Күздән яшьләр бәреп чыкты. Шигырь сөйләргә кирәк, сөйләп булмый. Башта мин сөйлим, аннан – Булат. Мин сөйләмәгәч, ул сөйли алмый. Сөйлисе сүзләрем башымнан чыкты да китте. Ярый шигырьләр укырга яратам, студент чагымда​ шигырьләр дә язгалаштыра идем, рифмага туры китереп, теге озын шигырьне сөйләп чыктым, Аллаһы Тәгалә ярдәм иткәндер күрәсең. Шул очрактан соң Ходайга ышануым тагын да артты.

- Искиткеч булган, Айсылу! Нинди авыр хәлдән дә чыгу әмәлен тапкансыз. Ә менә сез сәхнәдә уйнаганда әсәр геройлары белән холкыгыз​ туры киләме? Әгәр дә килмәсә, үзегезне җиңеп уйнау авырмы?

- Минем һәр​ бер образыма​ көчем, хисем салынган, тәҗрибәм һәм сәләтем өстәлгән, тырышлыгымның җимеше, хыялымның бер кечкенә өлеше дисәк тә була.
Махсус белемем булмагач, авыррак. Спектакльләргә йөреп, карап өйрәнәм. Кемдер укып өйрәнә, ә мин эшли-эшли өйрәнәм, шуңа барысы да табигый килеп чыга.

Йөрәгемне сәхнә кешесе​ яуламады

- Айсылу, сез бик чибәр, сылусыз. Сер түгел, күп ир-егетләр сезгә күз аталардыр, шәхси тормышыгыз турында сөйләп китегез әле?

- Килешәм, артист кеше һәр көнне​ диярлек игътибар үзәгендә. Бүгенгесе көндә, минем йөрәгем буш түгел. Булачак тормыш иптәшем белән беренче курста укыганда танышкан идек. Ул Башкортстанның Дүртөйле районы Чишмә авылында татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән. Сәхнә кешесе түгел. Туебыз Казанда узды. 4нче март көнне Казан гаилә үзәгенә барып
язылыштык.

- Ихлас күңелдән котлыйм сезне, Айсылу. Бәхетегез беркайчан да кимемәсен, гаилә учагыгызның җылысы сүрелмәсен дигән теләктә калам! Һәм бүгенгә соңгы сорау: киләчәккә иң зур хыялыгыз нинди?

- Котлавыгыз өчен рәхмәт. Иң зур хыялларым бер-бер артлы әкияттәге кебек тормышка ашып бара, Аллаһыма мең шөкер һәм бүгенгем белән мин чиксез бәхетлемен. Иң мөһиме, хыялларыгызга беркайчан да хыянәт итмәгез. Шул чакта гына бар галәм сезгә ярдәм итәчәк!

- Килешәм, Айсылу. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Тормыш һәм иҗат юлыгызда кимемәслек бәхет телим!

- Үзегезгә рәхмәт. Амин, шулай булсын.

Әйе, Айсылу ханым кебек нәфис, гүзәл, чиксез сәләткә ия татар кызлары сирәк. Шундый лаеклы, сәләтле яшьләре булган Республикабыз белән һәрберебез горурланырга лаеклы.


Әңгәмәдәш - Абдуллина Рәйсә Ильдар кызы, Балтач районының "Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе" нең 9 класс укучысы.

Чыңгыз Абызов һәм Рәмис Нәзмиев фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: