Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Айсылу Ишалина: «Мин булдырам, дип көн саен кабатларга кирәк!»

Татар теленнән республикакүләм олимпиадада җиңүче булган Чаллы шәһәре 2нче гимназияснең 9В сыйныфы укучысы Ишалина Айсылу белән әңгәмә.

Гадәттә, укырга иртә йөрим мин. Бүген дә шулай булды. Гимназиягә килүгә һәрвакыттагыча игъланнар тактасындагы яңалыклар, белдерүләр белән таныштым. Шулар арасында әллә каян игътибарны җәлеп итеп торган менә бу котлау кәгазе турында сүзем.

КОТЛЫЙБЫЗ! дип башлана әлеге белдерү.

Татар теленнән республикакүләм

олимпиадада җиңүче булган

9В сыйныфы укучысы

Ишалина Айсылуны чын күңелдән котлыйбыз!

Менә булдырган! Ничек котламаска?! Ничек горурланмаска Айсылу белән?! 

Гимназия күләмендә үтә торган чараларда күрешәбез, әмма якыннан таныш түгел. Дәресләрдән соң 9В сыйныфын эзләп таптым. Ләкин Айсылуны гына очратмадым. Уку алдынгысы, гимназия тормышында актив катнашучы, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда, интеллектуаль конкурсларда җиңү яулаган, тынгы белмәс Айсылуның көн графигы шактый тыгыз булып чыкты. Зарар юк, кесә телефоны ярдәмгә килде, табыштык без. Сорауларым да әзер. Инде хәзер рәхәтләнеп әңгәмә корыйк.

– Айсылу, татар теле, татар әдәбиятыннан тыш, тагын нинди фәннәр белән кызыксынасың?

– Татар теле минем өчен мәктәп фәне түгел, ә әти-әнием тапшырган бүләк. Ул минем туган телем. Аннан тыш миңа биология, химия һәм инглиз теле фәннәре бик ошый. Аеруча биология фәне йөрәгемдә зур урын алып тора.

– Күп кенә укучылар вакыт җитмәүгә зарлана, син барысына да өлгерәсеңме?

– Әлбәттә, минем дә вакытым җитми. Ләкин барысына да өлгерергә тырышам.  Кайбер көннәрне иртүк торып, төнгә кадәр утырырга туры килә. Тик мин моңа зарланмыйм.

– Син республика олимпиадасында җиңү яуладың. Бу синең өчен көтелмәгән хәл булдымы, уңышлы чыгыш ясавыңның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсың?

– Минем уйлавыймча, иң мөһим сыйфатлар – ул максатчанлык һәм үҗәтлек, укуга омтылыш, авырлыклардан курыкмау, стресска чыдамлык һәм, әлбәттә, үз-үзеңә ышану.

 – Чыннан да, ихтирамга лаек! Син стресска ныклык турында әйттең. Айсылу, син үзеңне көчле рухлы кеше дип саныйсыңмы?

– Көчле рух – ул барлык уйларыңны тәртипкә салу, үз-үзеңне эшкә өндәү, ничек кенә авыр булса да, кыенлакларга бирешмәү. Минемчә, кешегә олимпиадада урын алу өчен нәкъ менә шушындый рух кирәк тә. Шуңа күрә үз-үземне көчле рухлы дип әйтә алам. Әле бит аның өчен синең әйләнәңдә куәтләүче кешеләр булуы да мөһим. Беренче чиратта, гаиләм һәм укытучым Энҗе Әзһамовна миңа очар канат бирделәр. Мин аларга бик рәхмәтле.

– Максатка ирешү өчен сиңа нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

– Мин инде бишенче сыйныфтан ук татар теленнән олимпиадаларда катнашып йөрим. Укыган материалым елдан ел катлаулана бара, ә нигезе бер үк. Шуңа күрә информация ягыннан авырлыклар тумады. Ә менә эмоциональ халәт белән идарә итүе күпкә кыенрак. Олимпиадага барганда ук үзеңдә бик зур җаваплык хисен тоясың.

–Айсылу синең гаиләңдә олимпиадада уңышка ирешүеңә бик сөенгәннәр- горурланганнардыр. Ә дусларың, сыйныфташларың ничек карады? Алар ягыннан җылылык сиздеңме?

– Олимпиадага барып кайткач, мине бөтенесе котлады. Аларның сөенече саф һәм чын күңелдән икәнлеген бик тиз сизеп алдым. Башка кеше минем өчен куана дигән уй мине җылыта. Шундый дусларым булуына бик шатланам.

– Олимпиадада нинди биремнәр синең өчен аеруча катлаулы, ә кайсылары аеруча кызыклы булды?

– Биремнәрне бик нык катлаулы  булды дип әйтә һәм бүлә алмыйм. Минем өчен алар авырлык тудырмады. Әзерләнсәң, барысын да язып була.

– Олимпиада сиңа нинди мөмкинлекләр бирә?

– Олимпиадада катнашу, иң беренче чиратта, эчке чыдамлык бирә, ягъни сине көчле шәхес буларак үстерә. Мондый бәйгеләрнең шушы мөмкинлеге башкаларга караганда күпкә кыйммәтрәк дип уйлыйм.

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң нәрсә эшләргә җыенасың? Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?

– Мин кечкенә чагымнан ук кешеләргә булышып яшәргә хыялландым. Үсә төшкәч хыялым планнарыма әверелде. Татар телен тирән өйрәнүгә карамастан, мин үземнең тормышымны медицина белән бәйләргә телим. Үз өлкәсен яхшы белүче профессионал табиб буласым килә.

– Киләсе елда олимпиадаларда мәктәп данын яклаячак егет-кызларга нинди киңәшләрең бар?

– Иң беренче киңәшем – ул үз-үзеңә ышану. Үзеңә: “Мин булдырам!”- дип көн саен әйтәсең икән, авырлыкларга бирешмисең икән, син теләгәнеңә, әлбәттә, ирешәчәксең.

Җиңү беренче тапкыр килмәскә дә мөмкин, ләкин максатыңны ачык күреп, аңа таба барсаң, барысы да булачак.

– Җавапларың өчен рәхмәт.


Ихтыяр көченә ия һәм максатчан кыз Айсылу белән таныштык без. Ул ашыкмыйча гына әдәби телдә, һәр сүзен нигезләп сөйләшә. Аның тыйнаклыгы, итагатьлелеге һәм дусларына мөнәсәбәте матур. Менә шул сыйфатлары бигрәк сокландырды мине.

Нинди һөнәр иясе булачагын да әллә кайчан билгеләп куйган ул. Күреп торабыз, югары максатына тәвәккәл адымнар белән бара. Хыялларың тормышка ашсын, яңа үрләр, яңа җиңүләр юлдаш булсын сиңа, Айсылу.


Айсылуның татар теле әдәбияты укытучысы Татарстанның атказанган укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Нурисламова белән дә сөйләшеп алдым.

– Энҗе Әзһамовна, Айсылу Ишалина нинди укучы ул?

– Олимпиадаларга әзерләнү –укучы өчен дә, укытучы өчен дә зур сынау, чөнки синең артта уку йортың, шәһәрең тора. Айсылу Ишалина шушы җаваплылыкны тирән аңлый ул.

Ул республикакүләм олимпиадаларда 5нче сыйныфтан бирле катнашып килә. Биш ел эчендә ике тапкыр олимпиада җиңүчесе, ике тапкыр призер булган укучым. Моннан тыш узган уку елында рус теленнән Халыкара олимпиада призеры исеменә лаек булды. Гимназиядә кызлардан оештырылган «Кәеф» вокаль-инструменталь ансамбль җырчысы. «Татар сүзе», «Җәлил укулары» кебек нәфис сүз бәйгеләрендә, «Йолдызлык» җыр бәйгеләрендә финалист булган кыз.

Әйтәсе килгән фикерем: укучы төрле яклы үсештә булганда, аның уңышка ирешү мөмкинлеге арта. Гаилә һәм мәктәп тиешле шартлар тудырса, сәләтле укучы үзенең белемен күрсәтергә мөмкинлек таба.

Айсылу Ишалина җиңүе – әлеге бердәм юнәлештәге эшнең матур нәтиҗәсе.


Әңгәмәдәш - Чаллы шәһәре 2нче гимназияснең 7нче сыйныфы укучысыТаңсылу Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев