Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Айгөл Әхмәтгалиева: «Китап - үзе укытучы»

Иҗаты аркылы ул бик күпләргә таныш. Әсәрләрендә яшеренгән дөреслеккә омтылу һәм җәмгыять өчен сызлану мотивлары укучыны матурлыкка һәм дөрес юлга өнди.

Үзе дә әйтә бит: «Иҗат – матурлыкка омтылу да, җәмгыятьтәге хәлләр өчен сызлану һәм дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләү дә», – ди. Дөрес бит! Ә ничек соң әле ул кече яшьтән иҗат белән шөгыльләнә башлаган? Яшь иҗатчы өчен иң кулай уку йорты нинди дип саный? Аның фикеренчә, иҗат – ул талантмы, әллә тырышлыкмы? Болар хакында язучы, журналист, драматург Айгөл апа Әхмәтгалиева фикерләрен тиздән сез дә белерсез!

Һәр нәрсәнең чишмә башы булган кебек, язучылыкның да башлангычы була. Сезнең кайдан һәм ничек башланып китте ул, Айгөл апа?

Чишмә башы гаиләдә һәм мәктәптә дип саныйм. Безнең әти дә, әни дә укытучы иде, шунлыктан өйдә гомер буе иң зур байлык китап булды. Әни әйтүенчә, биш яшемдә укырга өйрәнгәнмен. Менә шуннан бирле китаптан аерылганым да юк. Башлангыч сыйныфларда укыган чагымда, өй эше буларак бирелгән бер-ике куплет шигырьләрем районның «Игенче даны» газетасында, аннан «Яшь ленинчы», «Ялкын» журналларында басылып чыга башлады. Аның өчен укытучым Әсма апага бик рәхмәтлемен, миндә «нәрсәдер» барын күрә алган, күтәреп алган ул.

И, ул шигырьләр басылып чыккач, башка район укучыларыннан килгән хатлар! Бер сум илле тиен гонорары да килгәч, үзеңнең «хезмәт хакына» кибеттән зур каплы шоколад алып чыгулар! «Кадерле Айгөл! Синдә язу сәләте бар. Тагын да камилләшү өчен бик күп укы, язганнарыңны безгә тагын җибәр», – дип редакцияләрдән кулдан язган хатлар! Әле беркөн генә авылга кайткач, әти миңа шуларны күрсәтте: Госман Садә, Рифкать Закиров, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон һәм башкалардан байтак хатлар алганмын икән...

Язучылык сәләте кешегә тумыштан бирелә дип саныйсызмы, әллә инде бу эшкә яза-яза, укый-укый, тәҗрибә туплй-туплый кем дә өйрәнә аламы?

Аллаһы Тәгалә һәркемгә үзенә хәерлесен бирә, тик ул биргән сәләтне үстермәсәң, бикләнеп тә калырга мөмкин. Кулына каләм алган кеше, иң беренче чиратта, үзе күп укырга тиеш. Татар әдәбиятын да, русныкын да, чит ил әдәбиятын да. Китап – үзе укытучы. Шуның өстенә, табигатьне күрә, ишетә, тоя алу да бик мөһим дип саныйм. Сәләткә килгәндә, әйтик, ритм-рифманы тойган һәркем шигъри куплет язарга мөмкин. Нинди дә булса вакыйганы үз күңеленнән үткәргән кеше аны ничек бар шулай итеп кәгазьгә төшерә ала. Әмма моны һич кенә дә Аллаһтан иңгән чын шигърият, чын әдәбият белән бутарга ярамый. Әллә кая ерак гасырларга, ерак илләргә китмичә, үзебезнең Дәрдемәнд, Шәехзадә Бабич, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев кебек олпат шәхесләребез иҗатына гына  карагыз...

Бар язучының да, гадәттә, «язмыш китабы» була. Нәкъ тә әлеге китап аны укучыга таныта, гомере буе аның белән бара. Үзегезнең шундый китапны атый алыр идегезме? Әллә язылмадымы әле мондый китап?

Язмыш китабы турында төгәл генә әйтә дә алмам. Чөнки алда ниләр языласын, ничек буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Әлегә янәшәмдә җитди, саллы дип әйтә алырлык китабым – «Туташ», ул татар театрына нигез салган беренче артистка Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында.

Үзегезнең ТОП-3 яратып укылган әсәрләрегез турында сөйләгез әле безгә дә, Айгөл апа!

Иң авыр сорау түгел микән бу? Чөнки укыганнарымнан өчесен генә аерып чыгару ай-һай... Шулай да Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрен әйтер идем. Ничә кат укыганымны инде хәтерләмим дә: аның теле, әсәр эчендәге моңы тетрәндерә мине. Кадыйр Сибгатуллинның «Бер ноктада» дигән шигырь китабын – өстәл китабым, дим. Шулай ук Джек Лондонның «Мартин Иден» романын бик яратам.

Кайсы уку йортын тәмамладыгыз һәм чын язучы булып өлгерү өчен иң кулай уку йорты кайсы, сезнеңчә?

Мин Казан дәүләт университетында укыдым, татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамладым. Анда бик белемле, зыялы укытучылардан белем алып калуымны олы бәхет дип саныйм. Вахит Хаков, Сәгадәт Ибраһимов, Мөхәммәт Мәһдиев, Диләрә Тумашева кебек шәхесләр укытты безне. Мин университетка һич кенә дә журналист, язучы булам дип кергән кеше түгел, әти-әнием кебек, укытучы булырга иде исәп... Иҗатка тартылучылар өчен бүген дә иң төп таяныч – университетның татар бүлеге дип саныйм. Ләкин табиб яки юрист һөнәре сайлаган кешедә дә язучылык таланты яшеренеп ятарга мөмкин бит әле...

Соңгы арада яшь язучылар һәм иҗатка тартылучы яшьләр артып китте. Сезнеңчә, бу нигә бәйле?

Иҗатка тартылучы яшьләр арта дигән сүзеңә бик сөендем әле, Гөлназ. Иҗат дигәндә, әдәбиятны гына күз уңында тотмасак иде. Иҗат – матурлыкка омтылу да, җәмгыятьтәге хәлләр өчен сызлану да, дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләү дә бит ул. Димәк, яшәүнең барыбер матур икәнен күрә белүче, аны башкаларга күрсәтергә теләүче яңа буын үсеп килә. Димәк, дөнья үзгәрештә...

Үзегезнең иҗатны тасвирлаган бер җөмлә әйтергә кушсалар, нинди булыр иде ул?

«Аллаһтан килеп, Аллаһка кайтасы барын онытма!» – дияр идем. 

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев