Көмеш кыңгырау

Алмаз Борһанов: «Бәләкәй вакытта аучы булырга хыяллана идем»

Г.Камал театры артисты Алмаз Борһановны без «Хуш, авылым», «Хуш, авылым. Хыял», «Мәңгелек буран» һ.б. спектакльләрдәге рольләре аша беләбез. Бүген Алмаз белән без аның балачагы һәм хәзерге тормышы турында сөйләштек.

– Алмаз, беренче соравыбыз сезнең балачакка кагыла. Сез кечкенә вакытта нинди идегез?

– Мин зур гаиләдә туганмын. Биш бала без. Мин - иң төпчеге. Бик яшьләй әтисез калдым. Әни берүзе генә биш баланы тергезде. Балачактан ук мин инде җитди идем. Мәсәлән, кибеткә кергәч, башка балалар «Әни, моны ал, тегене ал» дип сораса, мин инде ул вакытта ук аңлый идем, акчага кытлык икәнен. Шуңа күрә сорамый идем, әни ала әллә нигә бер, шуңа да рәхмәтле булып йөри идем. Шундыйрак язмышлар.

– Бәләкәй вакытта кем булырга хыяллана идегез, Алмаз?

– Бәләкәй вакытта аучы булырга хыяллана идем. Минем әти хобби буларак аучылык белән, балык тоту белән шөгыльләнә иде. Ул вакытта әле аучылар берлеге, балыкчылар берлеге дигән оешмалар бар иде. Әти шунда да теркәлгән иде. Көз көне, мәсәлән, әти даими рәвештә үрдәкләр, кабан дуңгызлары алып кайта иде. Мине дә бер-ике тапкыр алып барганы булды. Мин яшьтән шуларны күреп үстем. Шуның йогынтысы булгандыр дип уйлыйм инде. Хәзер дә бар әле ул хыяллар, ләкин ул хыял булып кына калыр дип уйлыйм, чөнки хәзер тормыш башка якка китте.

– Ә хәзер сезнең эшегездән тыш нинди дә булса хоббиегыз бармы?

– Бар. Мин бит 9нчы сыйныфны бетергәч СПТУга кердем. Эретеп ябыштыручыга укыдым мин. Укып бетергәннән соң күп вакытлар ул һөнәрем торып торды. Күптән түгел - бер 2-3 ел элек мин ул һөнәрне кайтардым да, хәзер буш вакытларымда йорт җиһазлары эретеп ябыштырам. Ул лофт стиле дип атала. Шулай итеп, таныш-белешләргә, дусларга тимер эше белән, агач эше белән булышам. Төп профессияңнан әз генә күчеп тору, ял итү төп профессиягә бик нык ярдәм итә ул.

– Бер шаян сорау: кечкенә вакытта сезнең кушаматыгыз бар идеме?

– Бар иде, булмаска. Минем үзебезнең авылда кушаматым юк иде. Әни безне җәйгелеккә әбигә күрше авылга - Иске Шөгер авылына җибәрә иде. Шунда ук кайта иде әнинең сеңлесенең кызлары. Алар мине Чумазик дип йөриләр иде. Мин ул вакытта бик бәләкәй, урамда уйный-уйный тузанга батып, борыныма кадәр каралып бетә идем. Шуннан калган ул Чумазик дигән кушамат бер 16 яшькә кадәр барды. Бик ачуым килә иде шуңа. (көлә)

– Артист һөнәренең сезгә ошаган һәм ошамаган яклары нинди?
– Артист һөнәренең уңай һәм тискәре яклары тәңгәл. Мәсәлән, профессиональ артист һәрвакыт яңа информация үзләштерергә тиеш - кино, музыка, китаплар, спектакльләр, яңа кешеләр белән аралашу. Бер яктан бу әйбәт, ләкин икенче яктан психик аруга китерә. Актер кешенең вакыты аз, ләкин көндәлек уй-кичерешләре күп. Бу, үз чиратында, роль өстендә эшләгәндә бик файдалы.

– Сез менә үзегезнең хәзерге яшегездән торып яшүсмер Алмазга нинди киңәшләр бирер идегез, нәрсәләр теләр идегез?

– Беләсезме, мин укы дип әйтер идем. Мин укымадым түгел укыдым, ләкин кирәккәнчә түгел дип уйлыйм үземчә. Мин, мәсәлән, психологка укырга кирәк булган дим өстәмә рәвештә. Психологка уку теләге - ул үзеңне аңлау теләге дип кабул итәм мин. Үзеңне белсәң, башкаларга да ярдәм итәргә мөмкин, үзеңне камилләштерү өчен башкаларга да ярдәм итү зарури.

Элек тә ул бик мөһим иде, әмма хәзерге тормышта, белемле булу, диплом өчен генә уку түгел, ә чынлап та белемле булу бигрәк тә мөһим дип уйлыйм мин.

– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Алмаз, уңышлар сезгә!

Әңгәмәдәш - Ләйлә Мирзаһитова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: