Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Айсинә Шәрифуллина: «Укытучы һөнәре һәрвакыт актуаль»

Мамадыш районы Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшь укытучысы Шәрифуллина Айсинә белән әңгәмә.

— Айсинә Илһамовна, хәерле көннәр! Берничә сорауга җавап бирә алмассызмы икән?
— Бирә алам, әлбәттә 
— Айсинә Илһамовна, ни өчен сез үзегезнең һөнәрегез итеп, нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладыгыз? Кайда белем алдыгыз? Кыскасы, үзегез белән таныштырып үтегез әле.
— Мин Шәрифуллина Айсинә Илһам кызы, Мамадыш районы Кыраул авылында туып үстем, гади эшче гаиләсендә: Әнием бик күп еллар буе балалар бакчасында мөдир булып эшләде, хәзерге вакытта Түбән Козгынчы авылында фельдшер булып эшли, ә Әтием бик күп еллар буе шофёр булып эшләде һәм өч ел элек, 5 октябрь көнне бик әшәке чир белән вафат булды. Башлангыч белемемне мин Түбән Козгынчы башлангыч мәктәбендә алдым, ә югары сыйныфка күчкәндә инде Олыяз лицеенда белем алдым. Педагогик һөнәремне дәвам итеп кердем мин унсигезенче елда Казан Федераль Университетының Алабуга институтына. Татар теле, әдәбият һәм Инглиз теле бүлегенә. Биш ел дәвамында бу отделениедә белем алдым, без укыган вакытта төрле конференцияләрдә катнаша идек, институт тормышында барган бәйрәмне татар телендә мин алып бара идем. Гомүмән, студент тормышы кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Ә ни өчен укытучы һөнәрен сайларга, бүгенгесе көндә Рәсәебезгә укытучылар җитми, укытучы һөнәре һәрвакыт актуаль, бервакытта да югалып калмый торган өлкә .Һәм минем бик тә үземнең мәктәптә балалар белән эшлисем килде.
— Айсинә Илһамовна, безнең Дүсмәт мәктәбе сезгә ошадымы? Ни өчен?
— Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе миңа бик тә ошады. Бигрәк тә коллектив, укучылар тыныч. Укытучы өчен һәрвакытта үзенең тәҗрибәсен башлап җибәрү өчен укучыларның тәртипле булуы, белемле булулары дигән сораулар күз алдына килеп баса. Хәзергесе көндә, укучылар белән даими рәвештә эшлибез. Укучыларым тыңлаучаң һәм коллективыбыз да бик ошый. Февраль аенда глава очрашуында Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры Илдар Рифатович үзе килеп, Дүсмәт мәктәбендә шундый вакансия бар, укытучылар кирәк дип, шушы эшне миңа тәкъдим итте.
— Сезгә шундый сорау: беренче эш көнегез ничек узды?
— Беренче эш көненә бик тә каты итеп әзерләнергә туры килде. Әйткәнемчә, без узган ел практиканы үттек, ә эшләү тәҗрибәм юк иде. Дәресләргә әзерләнеп, кирәкле кайбер җирләрдән видеолар карап, презентацияләр карап дәрескә әзерләнеп, көндәлек дәресләргә әзерләнеп йөрибез.
— Безнең мәктәпкә нинди яңалыклар кертер идегез?
— Мәктәп тормышы миңа, гомумән, ошый. Монда тыныч, укытучыларның бер-берсе белән мөнәсәбәтләре яхшы. Миңа калса, мин бернинди үзгәрешләр кертмәс идем.
—Алга таба планнарыгыз нинди?
—Алга таба планнарым мәктәптә укыту. Мин шулай ук быелгысы елда магистратурага укырга кердем, ике ел дәвамында анда белем алачакмын. Магистратурада укырга, мәктәптә эшләргә- шундый планнар.
—Айсинә Илһамовна! Хыялларыгыз, планнарыгыз тормышка ашсын, педагогик хезмәт юлыгыз гомерле булсын! Уңышлар сезгә!

Әңгәмәдәш - Нәфисә Шәяхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев