Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Аяз Әскәров: «Миңа бәхет елмайды!»

Чаллыдагы «Адымнар» мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Аяз Әскәров беренче тапкыр кинода төште. Һәм әлеге шөгыль аңа инде хәзердән үк бик ошый.

Чаллы шәһәрендә өч көн буе Шамил Идиятуллин әсәре буенча «Город Брежнев» фильмын төшерделәр.

Съемкалар әле хәзер дә дәвам итә. Алдагы көннәрдә Пенза, Питербург, Кисловодск кебек зур шәһәрләрдә булачак. Әлеге сериалда билгеле актерлар гына түгел, ә кино өлкәсендә үзләрен тәүге тапкыр сынап караучылар да бар.

Чаллыдагы «Адымнар» мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Аяз Әскәровның да кинода беренче тапкыр төшүе. Һәм әлеге шөгыль аңа инде хәзердән үк бик ошый. Беренче тапкыр булгангадырмы, сериалда төшү Аязда бары тик яхшы хатирәләр генә калдырган. Ә безне аның съемкаларга ничек килеп эләгүе, кино төшерү процессы һәм хис-кичерешләре кызыксындырды. 

— Мин быел беренче тапкыр кинода төштем. Сәхнәләрдә еш чыгыш ясарга туры килде, тик бу тәҗрибә минем өчен яңа иде. Әтием (Чаллы татар дәүләт драма театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров) бу сериалда төп рольдәге малай — Артурның әтисе Вазыйхны уйный. Шунда миңа да яшүсмер ролен башкарырга тәкъдим ясадылар. Һәм мин бик шатланып ризалаштым. Миңа зур бәхет елмайды.
— Синең героең нинди иде?
— Мин 1980 еллардагы үсмер малай образында идем. Ә ул бөтен кешегә дә бәйләнеп, хулиганнарча комачаулап йөри. 
— Бу ролең үзеңә ошадымы? 
— Әйе. Уйнавы бик җиңел булмаса да, кызык тоелды. Бераз гына тәртипсезрәк, егетләрчә шук, шаян характерлы кешене уйнап карарга мөмкинлек булды һәм мин аны яхшы гына башкарып чыктым, дип уйлыйм. Хәзер инде тизрәк үземне телевизор экраннарыннан күрәсем килә. 
— Сериалдагы героең белән синең охшаш якларың бармы соң? 
— Юк. Аның белән без, гомумән, охшамаган. Минем урамда бер кешегә бәйләнгәнем дә, начарлык эшләгәнем дә юк. Чөнки минем тәрбиям башка. Әти-әнием көн саен тәрбияле, акыллы һәм милләтебез өчен яхшы кеше булырга өндәп тора. 
— Фильмның башка геройлары белән таныш идеңме? 
— Әтигә фильмда төшәргә тәкъдим булгач, без икәүләп аның сценариен укып чыктык. Шунда ук якынча һәр геройны күзаллаган идем инде. Тик әле ул вакытта миңа да бу сериалда төшү бәхете елмаер дип уйлап та карамадым. 
— Аяз, әйт әле, сериалда төшкәндә образыңны кем сайлады? 
— Костюмеркада миңа туры килгән образны сайлап бирделәр. Гримерлар хәтта тышкы образымны да үзгәртте. Әйтик, мәсәлән, минем чәчемне дә кисәргә туры килде. Һәм бу прическа миңа ошап китте, бүген дә мин шул образда. 
— Фильм төшергәндә кызыклы, истә калырлык берәр хәл булдымы? 
— Минем белән бергә уйнаган тагын бер яшүсмер малай белән дуслаштым. Ул Санкт-Петербург шәһәреннән булып чыкты. Һәм хәтта Мәскәүнең бик популяр артисты — Денис Васильев белән таныштым. Режиссер Александр Колесник белән дә аралашырга туры килде. Гомумән, танышуларга бай съемкалар булды бу. 
— Үзең өчен ачыш ясарлык ситуацияләргә юлыкмадыңмы? 
— Шунысын төгәл әйтәм — миңа сериалда төшү бик ошады һәм бик күңелле булды. Тагын чакырулар булса, бик теләп ризалашыр идем. Иң рәхәте — съемкаларның икенче көнендә үк гонарар алу булды. 
— Ә сиңа тагын фильмда төшәргә тәкъдим итсәләр, ниндирәк герой булыр идең икән? 
— Ниндине бирәләр инде. Мин кайсы рольгә дә риза. Аның өчен бит укырга да кирәк. Киләчәктә әле, бәлки, театраль училищега укырга керермен. 
— Көндәлек тормышта ниләр белән шөгыльләнәсең? 
— Күп вакытым хәзер мәктәптә үтә инде. Дәресләрдән соң дуслар белән очрашабыз, волейбол һәм футбол уйныйбыз. Ә өйдә мин компьютер уеннары уйнарга яратам. 
Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев