Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Адилә Мусина: «Хикәя язу – иң яратканым»

“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең гран-при иясе булган Мусина Адилә белән әңгәмә.

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Мусина Адилә Марат кызы 2022 елда “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең гран-при иясе булды.

Адилә турында газета-журналларда, интернет челтәрендә күп яздылар, хәтта телевидениедә дә яңгырады аның исеме.

Безнең кебек гади бер укучы, тыйнак Адилә апабыз ничек шундый зур уңышка ирешә алды икән соң? Беләсегез киләме? Бу әңгәмәбез менә шушы сәләтле кыз белән булыр.

– Адилә апа, сез иҗат белән кайчаннан бирле кызыксына башладыгыз?

– 5нче сыйныфта укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Алия Илмир кызы безнең сыйныф укучыларына «Гаилә һәм мәктәп» редакциясенең Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә “Тукай викторинасы”: ”Шүрәле” - яңача “ дигән бәйге игълан ителүен әйтте һәм анда  катнашып карарга тәкъдим итте.

Без барыбыз да әлеге викторинада катнашырга булдык. Икенче көнне күбебез викторина сорауларына җавап тапса да, викторинаның беренче биремен: поэманың сюжетын үзгәртеп, аны тәмамлауның яңа вариантын миннән кала эшләүче булмаган. Укытучым әкиятемне бәйгегә җибәргәннән соң күпмедер вакыт узгач, безне Тукай музеена кунакка дәшүләрен, минем эшем беренче урынга лаек булганлыгын әйтте.

Шул җиңү мине илһамландырды. Әкренләп үзем өчен шигырьләр язып карый башладым, әмма әлеге эшемне дә укытучым Алия Ильмировна  сизеп алды һәм мине дә, сыйныфташ кызларымны да гимназиябездәге ”Алтын каләм” түгәрәгенә чакырды. Менә шунда инде без язу серләрен дә, жанр төрләрен дә ныклап өйрәнә башладык.

– Ә “Илһам” бәйгесендә ничәнче сыйныфтан катнаша башладыгыз?

– Әлеге бәйгедә мин 7нче сыйныфта укыганда катнаша башладым

– Сез бу бәйге турында кайдан белдегез соң?

– Бу бәйге нигезләмәсе белән дә мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Алия Илмир кызы таныштырды һәм “Илһам” бәйгесендә катнашырга тәкъдим итте. Гомумән, без бәйгеләр турында, күбесенчә, әлеге түгәрәктә ишетә идек.

– Укытучыбыз ни өчен нәкъ менә сезгә  тәкъдим  итү сәбәбен аңлаттымы соң?

– Әйе. ”Адилә, акыллым! Такмак кына түгел, төрле темаларга мәгънәле шигырьләрне бик тиз чыгарасың. Әйдә тәвәккәләп карыйк, каләмеңнең көчен сыныйк “, - диде. Шигырьләремне җибәрдек. Бераздан зона ярышларына чакырдылар. ”Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең беренче дипломын мин 2018 елда алдым.

– Адилә апа, татар теле һәм әдәбияты кабинетында мин сезнең бик күп китапчыкларны күрдем. Анда шигырьләр түгел, ә хикәяләр иде. Сез ничек хикәя яза башладыгыз?

– Хикәя язуым да “Алтын каләм” түгәрәгендә башланды. Әлеге түгәрәктә укытучыбыз төрле хикәяләр белән таныштыра һәм кызык мизгелендә генә укуын өзеп: ”Укучылар, әлеге хикәяне ничек дәвам итәр идегез”, - дияр иде. Без барлык фантазиябезне җыеп, узыша-узыша хикәяне телдән дәвам итәбез, яисә фикерләребезне дәфтәргә яза идек. Нинди генә кызыклы хикәяләр чыкмый иде!

 – Әйе, без ул хикәяләр белән гимназиябезнең “Озын тәнәфес” газетасыннан таныша идек.

– Адилә апа, районыбыз газетасы ”Әлки хәбәрләре”ндә дә сезнең мәкаләләрне күргәнем бар. Мәкалә язу серләренә дә түгәрәктә өйрәндегезме?

– Әйе, Камилә, нәкъ шулай. Гимназиябезгә бик күп танылган шәхесләр кунакка килгәннәрен беләсең бит инде. Алар турында барыбызның да күбрәк беләсебез килә, шуңа күрә әлеге шәхесләрдән интервьюлар алырга да, төрледән-төрле мәкаләләр язарга да түгәрәктә өйрәндек.

– Сез шигырь дә, мәкалә дә, хикәяләр дә язасыз. Ә шулар арасында кайсы жанр иң яратканы?

– Эпик жанр, ягъни хикәя язу – иң яратканым.

– “Илһам ” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә гран-при иясе булып танылгач, нинди хисләр кичердегез?

– Бүген дә ул хисне аңлатып бирә алмам кебек . Ул хисне аңлатуы кыен (көлә). Бу хәл минем белән түгел, төштәдер сыман  тоелды. Үземне башка планетада кебек тә хис иттем. Иң зур бүләкне кабул итеп алу, телеведениегә интервью бирү, “Шаян ТВ” каналына чакыру алу, котлаулар кабул итү, югары уку йортларына укырга чакырылу – бик тә дулкынландыргыч, гомер буена җитәрлек зур, шатлыклы мизгелләр булды ул!

– Адилә апа, сез интервью биргәндә, киләчәктә журналист була, дигән идегез. Бу фикерегездән ник кире кайттыгыз? Ни өчен әлеге һөнәрне сайламадыгыз?

– Ай-яй Камилә, бик тә четерекле сорау бирдең әле син миңа (көлә). Әйе, мин журналист булырмын дип хыялланган идем, тик кулыма аттестат алгач, күп һөнәрләргә юл ачучы, балаларның төрледән-төрле сәләтләрен вакытында күреп алып, аларга юл күрсәтүче, иң кирәкле вакытларда үз киңәшләрен  бирүче укытучыларымны күз алдыма китердем дә, минем дә алар белән бер сафта буласым килде. Мин – укытучы һөнәрен сайладым.

– Адилә апа, ә без көтеп алган, кызыксынып укый торган хикәяләрегезне башка язмаячаксызмы инде?

– Борчылма, акыллым. Мин ул эшне ташлый алмамдыр. Күңелемдә дә, дәфтәрләремдә дә, язылып та әле беркая да  тапшырылмаган  хикәяләрем бар. Тик  хәзергә мин бар игътибарымны укуыма юнәлттем. Вакытым бераз күбәюгә, мөгаен, җәйге каникуллардадыр, мин аларны үзем яраткан ”Идел” журналына  җибәрермен.

– Адилә апа, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Һәрбер уңыш бары тик хезмәт һәм тырышлык белән генә килә. Шуңа күрә сезгә укуыгызда һәм иҗатыгызда зур уңышлар, хыялларыгызның чынга ашуын  телим. Ә хикәяләрегезне түземсезлек белән көтеп калам.

– Рәхмәт!

Гатауллина Камилә, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев