Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Үзгәрәбез!

Яңа елга аяк басканда һәркем ниндидер үзгәреш көтә. Ә бу үзгәрешләрне үзеңнән башласаң, тагын да яхшырак булачак.

Начар гадәтләрдән ничек котылырга, тагын да зуррак уңышларга ничек ирешергә дип баш ватучыларга безнең киңәшләр ярдәм итмичә калмас.

1.Хыялларыңны максат итеп куй, шул максатны тормышка ашыруның төрле юлларын тап.

2.Үзеңә еллык план төзеп куярга өйрән.

3.Чит тел өйрән яки шигырьләр ятла. Әгәр бу шөгыльне гадәткә кертсәң, хәтерең яхшырыр. Дусларың белән аралашканда, син гел үзәктә булырсың.

4.Ел буена кимендә унике китап укуны үзеңә максат итеп куй.

5.Фильмнарны бары тик сайлап кына кара, бернәрсәгә ярамаган кино карап, кадерле вакытыңны бушка әрәм итмә. Яхшы фильмны атнага бер мәртәбә дусларың белән бергәләп карасаң, тагын да күңеллерәк булыр.

6.Дусларыңа гел проблемаларыңны сөйләп, «елап» йөрмә, бөтенләй дусларсыз калуың мөмкин.

7.Башкаларга елмаеп кара, якыннарыңа аларны яратуыңны сиздер, ешрак очрашырга тырыш. Сиңа да шундый мөнәсәбәт булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X