Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Үзегез  укыгыз!

Кечкенә  баланы китап укырга  өйрәтү - бик  тә кыен эш. Ә яшүсмер белән бу тагын да катлаулырак.

Һәр  әти-әни кайчан өйрәтәсен үзе сайлый. Баланы «файдалы» китаплар укытып  интектермәгез. Әгәр баланың бер дә теләмичә, бары сезнең хакка гына укып утыруын күрсәгез, һичшиксез, коткарыгыз аны бу бәладән. Китап уку рәхәт булырга тиеш. Замана балаларының мәгълүмат алу чыганаклары бик күп, шуңа  күрә дә китапка үзенчәлекле мөнәсәбәт, хөрмәт һәм мәхәббәт уятырга  кирәк.

Үзегез  укыгыз! Сезнең мыгырдап укып утырганны күргән бала, нинди шәп нәрсә укый соң бу, дип кызыксыначак. Кич буе әнисе, я әтисе китап укып утырганны  күрсә, әле хәреф танымый торган бала да, китап тотып укый башлаячак.

Өйдә булган китапларны укып бетергәч, баланы китапханәгә яздыру кирәк. Беренче сыйныфтан ук баланы мәктәп китапханәсенә җибәреп, өйгә китап алып  кайтуын сорау да файдалы нәтиҗәләр  бирә. Ул китапханә кагыйдәләре, тәртибе белән таныша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X