Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Хәтерне яхшырту өчен нишләргә?

Көндәлек тормышта безгә бик күп мәгълүматны истә калдырырга кирәк: телефон номерлары, кеше исемнәре, документлар, чит телләр… Бу максатка ничек итеп тизрәк ирешергә, ничек хәтерне ныгытырга була?

«Хәтерең яхшы булсын дисәң, сәгать теленә карап тор» ди уникаль хәтер иясе Василий Захаров. Бүген аның берничә киңәшен сезнең игътибарга җиткерәбез.

“Һәр кешенең башында «виртуаль киштәләр» бар. Аны борынгы греклар 2500 ел элек уйлап тапкан. Икенче төрле аларны «хәтер сарайлары» диләр. Берәр сүз, мәгълүматны истә калдыру өчен, образлы фикер йөртергә, башымда сурәтләр тудырырга тырышам. Менә шул сурәтләр озак вакыт хәтердә саклана да инде.

Кешенең баш мие компьютер кебек эшли. Аның да үз «лимиты» бар. Бөтен күргән әйберләребезне истә калдыра башласак, без үз хәтеребезнең корбаны булыр идек. Баш үзенә кирәкле мәгълүматны гына истә тота. Бөтен әйберне дә хәтерләсәк, чыдый алмыйча, үләр идек. Телефоннан укыган вакытта, сез үзегез дә сизмәстән, «бу мәгълүматны мин теләсә кайсы вакытта аннан ала алам» дип уйлыйсыз һәм баш мие мәгълүматны истә калдырып азапланмый.

Барлык укыган китапларыңны да үзең белән йөртмисең бит, шуңа да китаптан алган мәгълүмат күпкә сыйфатлырак була, озаккарак истә кала. Гел телефонда гына казынган кешенең хәтере начарлана, баш мие эшләми башлый. Бәлки яшьрәк вакытта ул сизелмидер, ләкин 30-35ләр тирәсендә баш мие ялкауланып беткән булачак инде. Шуңа күрә дә, хәтерегез начарланмасын дисәгез, һәрвакыт китап укыгыз.

Шигырь ятлап кына хәтерне яхшыртып булмый. Образлар ярдәмендә истә калдырырга өйрәнергә кирәк. Яттан сөйләүнең файдасы 23 тапкыр азрак. Мәктәптә дә балаларны яттан сөйләргә мәҗбүр итү дөрес әйбер түгел.

Нәрсәне дә булса истә калдыру өчен, барлык фикерләрне дә туплап, игътибарны шуңа гына юнәлтергә кирәк. Әзерлексез кешенең игътибары 30-60 секунд кына. Аннан соң ул башка әйберләр турында уйлый башлый. Балаларның игътибары 20 секунд кына. Төрле күнекмәләр ярдәмендә, бу вакытны 10-20 минутка кадәр озайтырга мөмкин. Моның өчен бер ай дәвамында көн саен бишәр минут сәгатьнең секунд теленә карап торырга кирәк. Бу вакытта берни турында да уйламаска тырышыгыз. Ул бик авыр эш булачак, чөнки кешенең башында көн дәвамында 60 меңгә якын уй туа. Бу күнекмәләрне хәзер эшли башласагыз, олыгайгач та, хәтерегез яхшы булачак. Әйтергә теләгән сүзеңне кисәк кенә онытып җибәрәсең, бу очракта нишләргә? Берни турында да уйламаска кирәк. Баш мие үзеннән-үзе искә төшерәчәк аны. Әйтик, кичә танышкан кешенең исемен истә калдыра алмыйсың. Моның сәбәпләре нидә? Исемнәрне хәтерләмәү – хәзерге җәмгыятьнең авыруы ул. Моңа мәгълүматның күп булуы да, көндәлектә гаджетларны күп куллану да сәбәп булып тора. Ни кызык, хәзер мәктәптә дә өй эшләрен интернеттан укырсыз дип кенә бирәләр. Ник ул мәгълүматны китаптан укытмыйлар? Бала шулай барлык мәгълүмат та интернетта булуына ияләшә. Шуңа да аны истә калдырмый, мәгълүмат озак вакытлы хәтергә барып җитми. Кирәк булгач, тагын интернеттан гына карармын әле, ди. Баш яхшы эшләсен өчен, аны бераз ял да иттерә белергә кирәк. Интеллектуаль эштән соң ун минутлык физик эш башкарсаң яхшы. Әйтик, нәрсә булса да өйрәнгәннән соң, табак-савыт, идән юып алсаң да була. Баш мие йокы да ярата әле. Күпләр фикеренчә, 8 сәгать түгел, ә 7.30 сәгать йокларга кирәк. 7 сәгать тулы йокы өчен булса, ярты сәгате йокыга китү һәм йокыдан тору өчен кирәк. Хәтер яхшы булсын өчен, рәсем ясарга кирәк. Ул моториканы, игътибарны яхшырта. Бәйләү, чигү кебек эшләр дә хәтерне яхшырта. Куллар вак эш белән шөгыльләнгәндә, баш мие дә актив эшли башлый. Балаларга да бит мозаика тезәргә, конструктор җыярга кушалар. Андый балалар тизрәк сөйләшә дә башлый әле. Эчтән, кәгазьгә язмыйча гына, математик мәсьәләләр чишегез. 15 секунд дәвамында берәр рәсемгә карап торыгыз. Аннан соң, рәсемне читкә куеп, хәтердә калган предметларны бер дәфтәргә язып чыгыгыз. Рәсемдә күбрәк әйбер булган саен яхшырак”.

Алсу ТӨХВӘТУЛЛИНА.

Чыганак: © Марат Кәбиров сайты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев