Көмеш кыңгырау

«Копилканы бергәләп тутырыгыз»

Бизнес кануннары безнең тормышка нык үтеп керде.

Хәтта суны да сатып алырга ияләштек. Шуңа күрә, балаларны заман икътисадына җиңелрәк ияләшсен өчен, сабый чактан - теле ачылуга ук акчаны дөрес кулланырга, һәр нәрсәгә хак бәя бирә алырдай итеп тәрбияләү зарури.
1. Һәр гаилә айлык керем-чыгымнарны теркәгән көндәлек алып барырга мөмкин. Акчаның ничек эшләп табылуы һәм нәрсәгә сарыф ителүе монда ачык күренә.
2. Баланың хыялын тормышка ашыру өчен бергәләп копилкага акча туплагыз. Бала копилкага салынасы акчаның каян килүен, ничек эшләп табылганы, акча җыю процессы никадәр авыр хезмәт икәнен тойсын. Иптәшләрендә телефон, планшет булганга гына, алардан калышмыйм дип, үзенә дә шундыйны алып бирүне ата-анасыннан таләп иткән бала копилкага акча җыя башлау белән, бу «буш» хыялын онытачак яки, киресенчә, үзмаксатын тормышка ашырырга омтылачак.
3. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч мәктәптә белем алучы балалар өйдә ипи-сөт булуны һәрчак контрольдә тота ала. Бу вазыйфаны аңа 4 яшендә үк йөкләп була. Ипи гаиләдә тиз бетүчән бит. Аңа күпме акча кирәклеген бала кечкенәдән белеп үссен. Югары сыйныфта укучы балаларга исә, интернет, коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләп баруны йөкләргә була.
4. Бала гаилә акчасына кагылышлы мәсьәләләрдә үз фикерен әйтә алырга тиеш. Әйтик, җылы якта ял итәргә дип гаилә ел дәвамында акча җыя. Ләкин әниләре кисәк кенә авырып китү сәбәпле, аңа кыйммәтле дарулар алырга, аны хастаханәгә озатырга кирәк булды, ди. Җыелган акчаның әнисен сәламәтләндерүгә тотылуына риза булуы хакында бала ап-ачык әйтергә тиеш. Әлеге мәсьәләгә бала тарафыннан әхлакый бәя бирелә.
5.  Балалар мәктәпкә укырга керүгә үк һөнәрләр белән якыннан таныша башласа, яхшы. Югары сыйныфларда ул инде үзенең кем булачагын тәгаенләп куя ала. Үзе сайлаган һөнәр ияләре белән таныша, очраша, эш хаклары, һөнәренең җәмгыятьтәге абруе, перспективасын күзаллый. Киләчәктә бу балалар җәмгыятебездә үз урынын тизрәк таба.
6. Балалар кечкенәдән кызыксынучан һәм мавыгучан булып үсә. Төрле кул эшләре (тегү, чигү, рәсем ясау осталыгы һ.б.) белән акча эшләп булуын яхшы аңларга тиеш.
Татьяна Савельева, психолог, бизнес-тренер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: