Көмеш кыңгырау

Баладагы куркуны ничек жиңәргә?

Соңгы вакытта ата-аналар еш кына "балада курку хисе бар һәм ничек аны бетерергә?" дип мөрәҗәгать итә. Биредәге киңәшләргә колак салыгыз әле.

Курку хисе бөтен җан ияләрендә дә бар. Ул – тыштан килә торган хәвеф-хәтәрдән үз-үзеңне яклау өчен җайлаштырылган саклану механизмы. Бу механизм яки тумыштан ук бирелә, яки яшәү тәҗрибәсе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кешеләр курку хисе ярдәмендә үзләрен яклый ала. Куркуы булмаган кеше, хәвеф-хәтәр алдында югалып кала, үзен аннан коткара алмый. Кыскасы, курку тойгысы кеше өчен файдалы. Тик шунысын да онытмаска кирәк: бу тойгы кешене төрле кыен хәлләргә дә төшерә ала.

Балалардагы курку тойгысын аңлау өчен курку объектына бала күзе белән карарга кирәк. Балаларны берәр әйбер яки хайван белән куркытканда без үзебез ул әйбер һәм хайваннардан курыкмыйбыз. Шулай ук олы кешеләр чын-чынлап курыккан әйберләрдән балалар курыкмаска мөмкин. Бу – табигый күренеш. Курку тойгысы сабыйларда үзен җитлеккән кешеләргә караганда башка бер рәвештә күрсәтә. Бу рәвеш ике төрле була.

Беренчесе: баланың тышкы дөньяны белмәвеннән килә торган курку.

Икенчесе: сабыйларның тормыштагы фактларны бәяли белмәүләренә бәйле курку.

Әлбәттә, бу куркулар табигый рәвештә ата-ананың яки мохитнең балага карата мөгамәләсе нәтиҗәсендә артырга яки кимергә мөмкин. Гомумән алганда, балалар кайбер нәрсәләрдән билгеле бер хәлдә курка. Баланы куркытып тәрбияләү нәтиҗәсендә ул куркак кеше булып үсә. Бу өлкәдә бик күп нәрсә ана кешегә бәйле. Әгәр ана баласының тәртибеннән канәгать булмыйча, үзенең ризасызлыгын «яратмыйм мин сине, син мине авыруга сабыштырасың, үтерәсең» шикелле сүзләр белән белдерсә, әнисен ихлас күңелдән яраткан бала бик авыр хәлдә кала. Әнисе чирләп киткәндә дә ул үзен гаепле саный башлый, үз-үзен битәрләү һәм хәтта җәзалау юлына да басарга мөмкин. Бу баланың психикасына күтәрә алмаслык йөк сала. Берүк вакытта куркытулар, җәзалар балада алдашу сыйфатын үстерә. Балагызны тәртипле итеп үстерәсегез килсә, аны куркыту юлы белән тәрбияләмәгез, тәртип-низам кагыйдәләренең файдасына төшендерергә тырышыгыз.

Зилә Овчинникова, 9 нчы балалар бакчасының, педагог-психологы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: