Көмеш кыңгырау

Бала- үскәч тә - бала

Әниләргә баласын чит шәһәргә укырга җибәрүдән дә кыены юктыр ул. Имтиханнары өчен бер борчылса, ничекләр итеп чыгарып җибәрим, дип мең кат хафалана. Югыйсә, моңа бит инде ул, күпмедер дәрәҗәдә, рухи яктан әзер дә була.

 

Шәһәрдә яшәүче туган-тумача, дус-ишен барлый, уңын-сулын уйлый, яшәр урынын карый, дигәндәй. Әле бит арада 9нчы сыйныфны тәмамлагач ук китәргә ниятләүчеләр дә байтак. Ана күңелендәге борчуларны аңлар өчен, сабыйлыктан да чыкмаган әнә шул яшүсмерләрне күз алдына китерү дә җитә. Ә бу очракта белгечләр нинди киңәшләр бирә икән соң? Әйдәгез, шуларга күз салыйк.

Балагыз белән үзара килешеп “студент атнасы” оештырып карый аласыз, диләр алар. Ничек итепме? Аңа атна буена ашамлыклар һәм башка кирәк- яраклар сатып алу өчен акча бирәсез дә, ул алты көн буе нәрсә ашыйсын, нәрсә киясен үзе хәл итә, пешереп тә ашый. Бу үз-үзен сынау һәм якын киләчәкне күзаллау мөмкинлеге бирә. “Студент тормышындагы кыенлыкларны җиңүе өчен” дип, кызык ясап, көтелмәгән бүләк тә бирергә була. Шуннан соң да, балам мөстәкыйль яши алмас, дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Чынлыкта, студентлар яңа шартларга җиңел ияләшәләр. Менә күрерсез, көндәлек мәшәкатьләрне балагыз сез уйлаганнан да җиңелрәк хәл итәр. Билгеле, беренче айларда ул боткага күпме ярма салыйм, күлмәктәге апельсин табын ничек бетерим, дип еш шалтыратыр.

Үзегез өчен бала белән аралашуның планын төзи аласыз. Аның белән атнага ничә тапкыр хәбәрләшүегезне теркәп барып, башта - көнгә бер, әкренләп кенә ике көнгә бер шалтыратуга күчегез. Ә менә сагынуга ничек түзәргә соң? - дияр кайберәүләр. Белгечләр әйтүенчә, әни кешенең сагынуы баланыкына караганда да көчлерәк икән. Аны башка әниләр белән аралашып, йә булмаса, күптән хыялланып йөргән шөгылегезгә тотынып җиңеләйтә аласыз. Ни дисәк тә, белем алу улыгыз (яки кызыгыз) өчен яңа мөмкинлекләр ачылу дигән сүз, шул турыда онытмагыз!

Балагызны акча тота белми, дип санасагыз, тотып бетерер дә, ач йөрер, дип сагайсагыз, банк картасы ачып, акчагызны тиз һәм җитәрлек итеп кенә күчерә аласыз. Иң мөһиме, ул акча белән бәйле куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белсен.

Бала, аның белән киңәшләшмичә, бүлмәсендә нәрсәнедер үзгәртеп куюны да авыр кичерә, диләр. Аның социаль челтәрдәге битләрен гел тикшереп тору да яшьтәшләреннән кыенсынуына, әти-әни миңа ышанмый, дип уйлавына китерә икән. Ә менә сирәк кайтуына, аз сөйләшүенә үпкәләмәгез! Балагызны һәрчак аңлый, тыңлый белүче кызыклы әңгәмәдәш булырга тырышыгыз.

Әниләр еш кына баламны кимсетмәсләрме, дуслары булырмы, дип тә борчылалар . Яшүсмерләрдә бер-берсе белән танышырга, дуслашырга теләү – кызыксыну хисе көчле була. Алар иптәшләренең авырып китүен дә, күздән югалып торуын да бик тиз сизәләр. Шул уңайдан тагын бер киңәш: баладан яңа дуслары турында сорашырга һәм һич югы бер-икесенең телефон номерын сорап алырга онытмагыз. Кирәк булачак!

Тик үз эченә бикләнгән, өйдән чыгып китәргә теләмәгән баланы көчләп чит шәһәргә җибәрергә ярамый, диләр белгечләр. Уйланыгыз, бәлки аны читкә чыгарып җибәрү, үзегезнең яшьлектәге хыялыгызны чынга ашырырга теләүдән генәдер?

Иң мөһиме шул: Аллаһ тәгалә балаларыбызны үзенең ярдәменнән ташламасын! Ә сез, әниләр, улыгыз яки кызыгызга мөстәкыйль булырга, үз көнен үзе күрергә өйрәнергә мөмкинлек бирегез. Ирешкән уңышлары аларны рухи яктан ныгытсын, тагын да көчлерәк итсен!

Рәмзия Гарифуллина әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: