Әзрәк хис һәм бер чеметем фантазия: бүлмәдә Яңа ел атмосферасы булдыру серләре
Бер... ике... өч... Тылсымлы таякны бер генә селтәп җибәрәсең, инде шундук утлар кабына, шәмнәр яна, Яңа ел җыры яңгырый башлый...
Хисләнеп алдыңмы әзрәк? Әйдә, хәзер җиргә.
Кызганыч, мондый тылсымның реаль тормышта барып чыгуы икеле. Шуның өчен дә Яңа ел кәефен арттыру өстендә безнең үзебезгә тырышырга туры киләчәк. Табигый булганча, кәеф күп очракта тирә-юньгә бәйле. Тирә-юнеңдәге мохитнең, үзеңнең яраткан һәм еш була торган урыныңның нинди булуы бәйрәм җиткән саен ешрак борчый башлый. Бүген мин сиңа ярдәмгә киләм! Һәм әлеге тукталыш – бүлмәдә Яңа ел атмосферасын булдыру.
ЛАЙФХАК №1. Гирляндалар элегез
Алардан башка декабрь – могҗизасы һәм тылсымы булмаган иң гадәти кышкы айны хәтерләтер иде. Хәзер теләсә кайсы интерьерга туры килә торган һәм теләсә нинди ихтыяҗларга ярый алырдай утларны табарга була. Төрле төстәге утлар караңгы һәм буранлы кышкы кичтә синең бүлмәңне якты төсләр һәм бәйрәм рухы белән баетачак.
ЛАЙФХАК №2. Кар бөртекләрен ясагыз
Нәтиҗәсе генә түгел, ясау процессыннан ук ләззәт алачаксыз, ышаныгыз! Шуның өстенә, балачак хәтирәләрегез дә яңарыр. Кар бөртекләрен кәгазьдән яки салфеткадан ясарга була, ә бизәкләре исә – бары тик синең фантазия эше. Үзеңне салкын көнне тәрәзләрне бизәп йөрүче Кыш Бабай ролендә хис ит тә, туйганчы хыяллан.
ЛАЙФХАК №3. Исләргә игътибар бир
Яңа ел күпләрнең чыршы ботаклары, цитруслы җиләк-җимеш, өйдәге тәмле камыр ризыклары белән ассоциальләшә. Прәннек, имбирь, хуш исле камыр ризыклары, шулай ук 31нче декабрь якынлашкан саен борынны кытыклый. Ә инде бүлмәгә ис өчен бер-ике килограмм мандарин сатып алып, урманнан чыршы ботакларын алып кайтып куйсак, Яңа ел кәефен булдыруга тагын бер адым ясалачак. Ә тагыыын... шәмнәр кирәк!
ЛАЙФХАК №4. Шәмнәр
Янып торган шәмнәрсез нинди Яңа ел кәефе турында сүз барырга мөмкин инде, әйеме? Төрле истә, төстә, формада була торган гади шәмнәр кышкы кичтә нинди романтика, комфорт һәм атмосфера өсти бит!
ЛАЙФХАХ №5. Яңа ел тәкыясе
Яңа ел алдыннан барлык кирәкмәгән вак предметлар һәм уенчыкларны җыегыз. Тәкыя өчен нигезне газетадан, маляр скотч белән уратылган кирәкмәгән пакетлардан ясарга була. Килеп чыккан тәкыяне ак яки алтын төскә буяп, шулай ук чыршы гирляндасы белән әйләндерергә кирәк. Термоклей пистолет ярдәмендә чыршы ботакларын, шишкалар һәм башка табигый материаллар яки детальләрне кулланырга мөмкин. Соңыннан бу матурлыкны ишеккә элегез.
ЛАЙФХАК №6. Яңа ел Play-List’ы
Менә бу пункт барлык башкаларын сызып ташларга мөмкин, миңа калса. Чөнки монда инде икеләнү бөтенләй юк: җырлар, һичшиксез, синең Яңа ел кәефеңне арттырачаклар. Декабрь башында ук Яңа ел тематикасына бәйле элеккеге һәм яңа җырлардан торган Play-List төзеп куй. Мөмкинлегең булган саен (өй эшләрен әзерләгәндә дә, китап укыганда да, бүлмәңне җыештырганда да, ашарга пешергәндә дә, физик күнегүләр эшләгәндә дә) шуны тыңла. Бүлмәң тагын да Яңа ел кәфенә күмеләчәк!
Дустым, бу лайфхаклар сиңа, чыннан да, ярдәм итәр, дип ышанасы килә. Әйдә әле, елга бер тапкыр була торган тылсымлы чорда барыбыз да үзебездә Яңа ел кәефен булдырыйк: көн дә мандариннар ашыйк, утлар яндырыйк, урамда сыннар ясыйк, җырлар тыңлыйк... Хисләник һәм туйганчы фантазияне эшкә җигик! Якынлашып килүче Яңа ел белән сине!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев