Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ялсыз булмый

Компьютер артында озаклап эшләргә киңәш ителми. Моны сезгә теләсә кайсы табиб әйтә ала. Ә инде эшегез бик күп икән, вакыт-вакыт ял итеп алырга кирәк.

Медицина фәннәре кандидаты Леонид Биттерлих компьютерчыларга түбәндәге күнегүләрне эшләргә киңәш итә.

Күзләрне ял иттерү өчен, бүлмәдән чыгып китәргә кирәк. Сез кергән бүлмәдә ут яктырак яки сүрәнрәк булсын. Күзләргә контраст кирәк. Күзлек яки линза киюче кешегә аларны салырга һәм күзләрне куллар белән ярты минут чамасы каплап торырга киңәш ителә. Шуннан соң күзләрне җайлап кына ачарга кирәк. Кинәт кенә ачканда, яктылык организмны стресска китерәчәк.

Тәннең мускуллары компьютерда эшләгәндә тик тора. Шуңа күрә өстәл артыннан чыгып, тәнне яздырырга кирәк. Бу күнегү гадәти иртәнге гимнастиканы хәтерләтә.

Физик күнегү ясаганда иң элек башыгыз­ны аска иегез. Ияк күкрәккә тисен. Шушы позада берничә секунд торгач, башыгызны сул якка, аннары уң якка борыгыз. Колаклар иң башына тияргә тиеш. Шушы күнегү муен мускулларын тынычландыра, умыртка сөяген «уятып» җибәрә.

Ял вакытында ничек сулавыгызга игътибар итегез. Физик күнегүме, күзләр белән күнегү ясыйсызмы – сулыш бик тирән булырга тиеш. Бүлмәдә саф һава булуы шарт.

Бөтен тәнне яздыру өчен, диванга ятып сузылырга кирәк. Бу күнегүне эшләргә мәчегез ярдәм итәр. Мәчеләрнең сузылуын күргәнегез бармы? Алар белми эшләми, бу — бик файдалы га­мәл.

Компьютерда эшләгәндә яки уйнаганда, иң күп хәрәкәтлә­нүче органнар — куллар. Әмма бу әле аларга күнегү ясарга кирәкми дигән сүз түгел. Ике кулның бармакларын бергә тоташ­тырып, «йозак» ясагыз. Шушы «йозак»ны төрле якка әйләндере­гез. Аннан соң һәрбер бармакны аерым тарткаларга була.

Шушы күнегүләрне ясасагыз, компьютерның зыянын күпкә киметерсез. Гимнастика тәнне генә яздырып җибәрми, кәефне дә күтәрә. Әлеге күнегүләрне ким дигәндә ярты сәгатькә бер ясарга кирәк. Иренмәсәгез, унбиш минут саен селкенеп алуның да зыяны юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев