Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тагын «өй эшләре»...

Мәктәптә яңа уку елы башлана. Яңалыклар белән башланыр инде ул яңа уку елы. Ә менә өй эшләре... калыр. Әйдәгез, өй эшләре турында сөйләшәбез.

Мәктәптә яңа уку елы башлана. Яңалыклар белән башланыр инде ул яңа уку елы. Яңа фәннәр өстәлер, бәлки. Бәлки сыйныфка яңа укучылар (берәр акыллы малай белән үткер чая кыз, мәсәлән) килер.  Укытучылар да үзгәрер – кемдер башка мәктәпкә, кемдер башка шәһәргә күчеп китәр. Ә менә өй эшләре... калыр. Әйдәгез, өй эшләре турында сөйләшәбез.

Дәрес әзерләүдән куркырга ярамый

Өй эшләрен эшләгәндә үзеңнең аларга карата мөнәсәбәтеңне үзгәртү ярдәм итә. Дәрескә «тагын күпме өй эше бирделәр инде, нигә кирәк бу, кем керткән аны...» дип түгел, ә «тизрәк әзерләп бетерсәм, дусларым белән аралашырмын, фильм карармын, бишле алырмын» кебек позитив уйлар белән тотынырга кирәк.  

Мәктәптән кайтуга урамда башны ял иттереп керергә, аннан соң дәрескә утырырга була. Бер фәннән эшләп бетергәч, тәнәфес ясап алырга, чәй эчеп килергә, жыр тыңларга мөмкин.

Беренче итеп күп вакыт, игътибар таләп итә торган дәресне эшләргә киңәш итәм.

Кайбер фәннәрдә конспектлар ясарга кирәк. Гадәттә бу калын дәфтәрләрдә башкарыла, төсле ручкалар, маркерлар куллану рөхсәт ителә, иң мөһим өлешләрнең астына сызып куеп була, ә кирәк чакта шуларны кабатлап чыгасы гына кала.

Әгәр нәрсәнедер аңламагансың икән, классташлардан, укытучылардан сорарга, интернеттан карарга мөмкин. Аңлашылмаган темаларны «җыеп барырга» ярамый. Бик күп җыела да, сине башкалардан артта калдыра ул.

Ралина Хәбирова, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы.


Дәрес әзерләү буенча лайфхаклар:

– Дәрес әзерләр алдыннан телефоныңның тавышын сүндереп, читкәрәк алып куй (ул синең күз алдында торырга тиеш түгел);

– Барлык эшләрне бетереп кенә өй эшләренә тотынырга кирәк (чөнки син игътибарыңны читкә юнәлтәчәксең);

– Тыныч шартларда эшләү яхшырак.

– Инглиз телендә аңлашылмаган сүзләрнең өстенә яки дәфтәр читенә аңлаешлы итеп язып куярга мөмкин.

Әдилә Ибәтуллина, Актаныш районы.

 

– Ялкаулык бар икән, өй эшен сыйныфташыңнан күчерә аласың. Тик бу юлның азагы бик әйбәт булмас шул;

– Өй эшен иң авыр дәресләрдән башла.

Таңсылу Вафина, Яңа Чишмә районы, Зирекле лицее.

 

Мин башта яза торганнарны эзерлим, аннары – сойли, укый, ятлый торганнарны эшлим.

Камилә Шәрипова

 

Бер биткә бөтен өй эшен язарга, аннары һәрбер дәрескә нихәтле вакыт кирәген билгеләргә, шуннан иң авырыннан җиңелгә таба эшләргә кирәк.

Калган вакытны кабатлауга багышларга.

Нурия Хөсәенова, Казан шәһәре, «Адымнар» мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев