Көмеш кыңгырау

Табын артында син нинди?

Кафеда гап-гади генә ризык та тәмле булып тоела, әйеме. Чөнки шундагы матур мохит тә күңелгә ниндидер рәхәтлек өсти. Тик кафега сәфәрең күңелсез тәмамланмасын өчен үзеңне кеше арасында килешле тота белергә дә кирәк әле!

Һәм гомумән – өстәл артында утыруның да, тәлинкә-кашыклардан файдалануның да үз кагыйдәләре бар. Әйдәгез, шулар белән танышыйк.

Табигый бул!

Табын артында үзеңне табигый тотарга кирәк. Тик бу «ничек телисең – шулай»  дигән сүз түгел. Әдәплелек кагыйдәләре турында онытырга ярамый. Ләкин каушау да урынсыз. Әгәр калак-чәнечкеләрдән ничек файдаланасын белмисең икән, тыныч кына башкаларга иярергә кирәк. Алар ашны зур калак белән ашыймы? Син дә шулай ук! Исеңдә тот – берәү дә сине шаккатып карап утырмый. Күпчелек кешенең, гомумән, синдә бер эше дә юк!

Шундук ашарга тотынма

Без кафега кергәндә, гадәттә, тамак бик ачкан була. Әмма шундук ашамлыкка ташланырга ярамый. Бердән, бу матур түгел. Икенчедән, кешедән алда ашап бетерсәң, үзеңә үк күңелсез булачак. Ә кафега ашар өчен генә түгел, күңелле итеп аралашыр өчен дә киләләр.

Кычкырып сөйләшмә

Бер-береңә ярты гәүдә белән борылып, кычкырып сөйләшү, көлешүләр  шулай ук дөрес түгел. Кафеда утырган малайларны-кызларны күзәтеп-бәяләп утыру да килешми. Алар моны сизәргә дә мөмкиннәр бит әле, җитмәсә. Өстәлгә терсәкләр белән таянма. Авызың тулы ризык булганда сөйләшмә. Башта яхшылап чәйнәп бетер.

Пычакны уң кулга тот, чәнечкене – сул кулга

Син ашны өйдә тәлинкә белән ашыйсыңдыр, ә монда чынаяк белән китерделәр, ди. Бәлки аны чәй кебек күтәреп кенә эчәргәдер? Юк, барыбер калак белән ашыйсы! Кайнар ашка тизрәк суынсын өчен «өф-өф» дип өреп утырма.

Аш-су приборлары арасында, кагыйдә буларак, пычак та була, һәм аны куллану безгә бик катлаулы эш кебек тоела. Иң элек шуны әйтик – күп кенә ашамлыклар өчен аның бөтенләй кирәге дә юк. Әйтик, гуляш, макарон, балыкларның кайбер төрләрен син пычаксыз да ашый аласың. Ә менә кисәге белән бирелгән итне кисәкләргә бүлү өчен пычак кирәк инде. Аны, гадәттә, бер кабарлык кына кисеп алалар. Ә менә Америкада (алар ашыгучан бит!) ит кисәген бер юлы турап бетерәләр дә, пычакны читкә алып куялар икән. Иң мөһимен онытма: пычак – уң, чәнечке исә сул кулда булырга тиеш.

Нәрсә аңлата?

Ә менә шуны беләсез микән сез – табын артында аерым хәрәкәтләр аерым мәгънәне аңлата бит. Мисал өчен, тәлинкә өстенә пычак белән чәнечкене параллель итеп куясың икән, официант тәлинкәңне алып та китәргә мөмкин. Бу синең инде ашап бетерүеңне аңлата икән. Ашаудан туктап сөйләшеп алыр өчен исә приборларны берсе өстенә берсен кисештереп, чәнечкене өскә каратып куярга кирәк.

Җиләк-җимешне ничек ашарга?

Вазада торган алманы алып түгәрәк килеш тешләү әдәпсезлек санала. Аны башта дүрткә бүләргә һәм тышын әрчеп, махсус куелган пычак белән кисеп ашарга кирәк. Өстәлгә телемләп кисеп чыгарылган карбызны чәнечке белән ашыйлар, ә кавынны – калак белән. Бананның тышын салдырып, түгәрәк кисәкләргә кискәлиләр дә, шулай ук чәнечке белән ашыйлар.

Ашыңа чебен төшсә?

Мондый вакытта кәеф төшә инде, билгеле. Ләкин дусларыңа сиздермәскә тырыш. Официантны чакырып алып, тавышланмый гына ашны башка ризык белән алыштыруын сора. Әдәпле кеше башкалар күңелендә ихтирам уята.  

Озак көтәсе булмасын

Миңа ашауны озак көтеп утырасы булмасын. Кайбер кафеда көтәсең-көтәсең, ашау китергәнче арып бетәсең бит ул. Тамак ач чагында бик сөйләшәсе дә килеп тормый.

Мин үзем швед өстәлен яратам инде. Кемдер китергәнне көтеп торасы юк, үзеңә нәрсә кирәк, күпме кирәк – бүләсең дә аласың.

Фәнис, Алабуга шәһәре.

Кешегә комачауламасаң...

Кафеда кешегә комачауларга ярамый, дип уйлыйм мин. Менә без беркөнне иптәш малайлар белән официант ашарга китергәнче  хәтерне яхшырта торган уен уйнап утырдык. Безне бер кеше дә ачуланмады, чөнки тавышланмадык.

Зур шәһәрләрдә син башкаларга игътибар итмисең, башкалар сиңа игътибар итми. Шунысы рәхәт.

Алмаз, Казан шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: