Көмеш кыңгырау

Рәхәт тә, куркыныч та!

Велосипедта, мопедта, скутерда... шлемсыз йөрергә ярамый!

Һава торышы матураюга, урамнарда мопед, гироскутер, монотәгәрмәч, электросамокатларда йөрисе килә ул, шулаймы? Тизлек, мобильлек яратабыз шул без. Ләкин дуслар белән узыша-узыша йөргәндә, куркынычсызлык чараларын онытмаска иде. Бәла аяк астында, диләр бит.

Мопед яисә скутер белән идарә иткәндә түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:

– бу төр транспорт белән 16 яше тулганнар гына идарә итә ала;

– мопед һәм скутерда трассага чыкканда, юл уртасыннан барырга ярамый. Кагыйдә буенча, мондый транспорт юл читеннән генә хәрәкәт итәргә тиеш;

мопедта яисә скутерда барганда фараның якыннан күрсәтә торган уты янарга тиеш;

транспорт чарасын йөртүченең дә, пассажирның да шлем киюе һәм аның эләктерелгән булуы мәҗбүри;

– бердән артык пассажир алырга ярамый.

Велосипедны балалар бакчасы яшеннән үк йөртергә ярый. Ләкин ишегалдында һәм паркларда гына. Юлга чыгу 14 яшьтән рөхсәт ителә. Бу вакытта инде велосипедчы юл йөрү кагыйдәләренең барысын да үтәргә тиеш була. Аңа уң полосадан һәм юл читеннән генә барырга ярый. Велосипедчылар өчен кайбер трассаларда махсус юллар да бар. Колонна белән барганда, колонна ун кешедән артмаска тиеш. Берничә колонна икән, алар арасында 80-100 метр ара калуы шарт.

 

Самокат һәм скутерга охшаш бер транспорт чарасы популяр хәзер.

Сегвей – уртасында кечкенә тактачык булган, ике тәгәрмәчле электркөйләнешле транспорт. Мисырлыларның сугыш арбасына охшап тора ул бераз. Атлары гына юк. Ләкин «җайдак»ка хәзер дә бик игътибарлы булырга кирәк. Алга таба иелгәндә, сегвей алга бара. Авышу юнәлеше арткан саен тизлек тә арта. Ә гәүдәңне артка таба алсаң, сегвей артка китә. Сәгатенә 50 километрга кадәр тизлек белән йөреп була анда.

Сегвейлар кайбер илләрдә җәяүлеләргә караган кагыйдәләр буенча йөрергә тиеш (Венгрия, Франция, Чехия). Люксембург, Швециядә, мәсәлән, велосипедларга тиңләштерелә. Гонконг, Дания, Германия, Нидерланд, Швейцария, Япониядә алар мопедларга караган кагыйдәләргә буйсына.

 

Сегвей – велосипедмы, мопедмы?

Законда «сигвей» төшенчәсе юк, ләкин анда «велосипед» һәм «мопед» атамалары бар. Шунысы кызык, билгеле бер шартларда сегвей бу ике транспорт чарасына да санала ала.

Әгәр 250 ватт көчәнешле моторлы булса һәм тизлеге 25 км/сәгатьтән артмаса, ул велосипедлар рәтенә керә. Әгәр 700 ваттлы куәтле модель булса, аны инде «мопед» дип санаячаклар. Һәм аңа инде йөртү хокукы бирүче документ кирәк булачак! Бу очракта син җәяүлеләр юлыннан йөри алмыйсың инде.

Аны йөртү өчен скутер, мопедларга кирәк булган М категорияле дә, А һәм В категорияле таныклыклар да рөхсәт ителә. Димәк, идарә итү кагыйдәләре дә шундый ук булачак. Бу – әлегә проект хәлендәге тәкъдимнәр.

Гироскутер – аяк табаннары өчен кечкенә мәйданчыгы булган, ике тәгәрмәчле транспорт чарасы. Электр аккумуляторы белән туенучы двигателе хәрәкәткә китерә аны. Мәйданчыкны горизонталь халәттә тоту өчен гироскопик датчиклары да бар.

Монотәгәрмәч –  бер тәгәрмәчле электр белән йөрешле уницикл (моноцикл). Тәгәрмәченең ян-ягында аяккуйгычлары бар. Монотәгәрмәч тә төрле датчиклар, гироскоплар һәм акселерометрлар куллана. Алар педальләрне алга-артка хәрәкәтләндерү өчен кирәк. Ә монотәгәрмәчне йөртүче кеше моноҗайдак яки райдер дип атала.

Монотәгәрмәчтә йөргәндә каршылыкка дучар булсаң, гәүдәңне тигез халәттә тотып булмыйча, егылып китү куркынычы зур. Шуңа бик сак булырга кирәк.

Каршеринг

Игътибар иткәнең бар микән, хәзер шәһәрләрдә самокат һәм электросамокатларны кыска вакытка прокатка да алып була. Кикшеринг дип атала бу.   Каршеринг  (машиналарны аз вакытка прокатка алып тору) велошерингка охшаган система.

Моның өчен мобиль кушымта аша минутлап яки тариф буенча түлисең. Прокат станцияләре аша да эшли аласың.

 

 

Кайда ничек?

Электросамокатларга Кытайда (ә анда алар җәяүлеләрдән күбрәк) автомобиль юлларында йөрү тыела, алар өчен махсус юллар ясалган.

Германиядә электросамокатлар велосипед юлларыннан йөрергә тиеш. Һәм бу транспорт чарасының мәҗбүри страховкаланган булуы зарур.

Швециядә 250 Вттан куәтлерәк электросамокатларга гомуми юлга чыгу тыела, тизлекне 20 километрдан артыкка арттырырга ярамый.

Италиядә тротуар һәм трамвай рельслары булган юлларда йөрү, кеше күп булган җирләрдә тизлекне 6 километрдан күбрәккә арттырырга ярамый. Шундый индивидуаль транспорт чаралары 14 яшьтән һәм махсус категорияле таныклыклары булганнарга гына рөхсәт ителә.

Яңа төр индивидуаль мобиль транспорт чаралары булганлыктан, әлегә барлык илләрдә дә куркынычсызлык кагыйдәләре тиешенчә эшләнеп бетмәгән. Шул исәптән Россиядә дә.

Кыскасы, әлегә бу төр чараларда сау-сәламәт йөрү өчен үзеңнең бик игътибарлы һәм җаваплы булуың сорала. Ә уртак кагыйдәләр бүген-иртәгә кабул ителергә тиеш.

 

 

Кагыйдәләрне үтәмәсәң – куркыныч!

Мин самокатларда, гироскутерда йөрергә бик яратам. Үземнең дә гироскутерым бар. Мин аны куркыныч дип санамыйм, ләкин кагыйдәләрне үтәмәсәң, ул бик куркыныч транспорт! Кагыйдәләр дигәчтен, мин аларны үтим. Мәсәлән, тизлекне кисәк күбәйтмим, чапмыйм һәм велосипедлар өчен юллардан гына йөрим.

Илдар Хөснетдинов, Чаллы шәһәре, 41нче мәктәп, 6нчы сыйныф

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: