Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Һәр кеше эшли белергә тиешле 10 эш

Боларны һәр ата-ана үз баласына өйрәтергә тиеш.

Йорт эшләре - безнең тормышыбызның котылгысыз бер өлеше. Әлбәттә, бу исемлектәге эшләрне көн саен башкарып торырга димәгән. Әмма тормышта төрле хәлләр була, белеп торырга кирәк.

1. Ашарга пешерү

Хәзерге заманда кибетләр эшләп торганда беркем дә ач калмый. Пешкән ризыкны өеңә китереп бирүче оешмалар да бихисап. Шулай да иң гади ризыкларны булса да әзерли белү мәслихәт. Мәсәлән, йомырка кыздыру, макарон пешерү, бәрәңге кыздыру кебекләрне.

2. Кибеткә йөрүне планлаштырып башкару

Ач килеш кибеткә кермәскә дигәнне ишеткәнегез бармы? Гомумән, кибеткә барыр алдыннан өйгә нәрсәләр кирәк икәнен белеп, исемлек төзергә кирәк. Шул очракта гына сезнең кирәкмәс товарлар алу ихтималы кими. Менә бер лайфхак. Исемлек төзергә өлгермәсәгез, суыткычның эчен фотога төшереп алыгыз. Нәрсә бар, нәрсә юк икәне шуннан күренер.

3. Кер юу һәм үтүкләү

Кер юу һәм үтүкләү процессы хәзер элеккеге заман белән чагыштырганда күпкә җиңелрәк. Менә нәрсәләр эшли белергә кирәк була:

  • Кер юу машинасын кабызырга.
  • Керләрне юарга салыр алдыннан сортларга аерырга (ак һәм төсле һ.б.).
  • Юасы киемнәрнең ярлыкларын карарга (кайнар суда яки кер машинасында юарга ярамый торган киемнәр була).
  • Кер үтүкләү үзенчәлекләрен белергә (чалбар сызыкларын, күлмәк җиңнәрен, балитәкләрне үтүкләү, яндырмас өчен дөрес режим сайлау һ.б.)

4. Кием ремонтлый белү

Катлаулы тегү-кисү эшләрен ательеда эшлиләр. Ә менә төшкән төймәләрне тагу, сүтелеп киткән җирләрне тегеп куюны һәр кеше эшли белергә тиеш. Бу - иң гади әйберләр.

5. Өй җыештыру

Әлеге пунктта бу эшне аңлап башкару турында сүз бара. Әнисе кушкач һәр бала да идәнен дә юып ала, тузанын да сөртә инде ул. Бу эшләрнен чынлап та кирәклеген кечкенәдән аңлау кирәк. Чөнки чисталык ул - сәламәтлек бит.

6. Чүп түгү

Чүп түгү ул - ишек төбенә әни чыгарып куйган пакетны чүп савытына чыгарып салу гына түгел. Беренчедән, чүп чиләге тулып ташый башлаганчы аны алыштырырга кирәк. Икенчедән, әнидән 5 тапкыр әйттермичә генә чыгарып ташларга. Өченчедән, чүп чиләгенең эче пычранган очракта, аны юып, яңа пакет куярга. Шул очракта гына сез үзегез белән горурланып, «Мин чүп түгәм» дип әйтә аласыз.

7. Өйдә вак ремонт эшләрен башкару

Лампочка алыштыру, кубып төшкән обой кисәген ябыштыру кебек эшләр - берничә минутта башкарыла. Һәм аларны эшләү өчен махсус инструментлар таләп ителми, шуңа күрә боларны һәрбер кеше эшли белергә тиеш.

8. Бюджетны планлаштыру

Бюджет планлаштыруны да йорт эшләренә кертми мөмкин түгел. Чөнки тоткан акчагыз эшләгән акчагыздан күбрәк булса, йортсыз да калырга мөмкин. План төзү - айлык (идеаль вариантта 12 айга) чыгымнар һәм керемнәрне язып бару дигән сүз. Бик файдалы күнекмә бу.

9. Беренче ярдәм күрсәтү

Беренче медицина ярдәме күрсәтә белү өйдә генә түгел, бөтен җирдә  дә кирәк булырга мөмкин. Бармак киселү, кул пешү, бәрелү-күгәрү һ.б. шундый очракларда югалып калмыйча, ярдәм күрсәтә белү кирәк.

10. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү

Түләүләр, салымнар, кәгазь эшләре - тормышның котылгысыз өлеше. Коммуналь түләүләрне айның 10нчы числосыннан да калмый түләргә кирәк.

Түләү кәгазьләре гадәти почтага яки электрон почтага килә. Шулай ук, ай саен счетчик күрсәткечләрен тапшырып барасы. Югыйсә, тотылган ресурс өчен генә түгел, норматив буенча түләргә туры киләчәк. Ә бу тагын чыгым дигән сүз.

Ә сез бу исемлеккә тагын нәрсәләрне өстәр идеге?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев