Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Продуктив иртә серләре

Бер ел элек Хэл Элродның «Магия утра» дип аталган китабын укыган идем. Шуннан башлап минем иртәм нык үзгәрде, дип яза безгә Гөлназ Әхмәдиева.

Зур авырлык белән торасы килми яту һәм тизрәк будильникны сүндерү теләге шундук юкка чыкты. Мондый продуктивлыкны тиз генә булдыру җиңел эш түгел, әмма тора-бара бу яхшы гадәт яшәү рәвешеңә үк әйләнә ала. Мин моны үземнән чыгып әйтәм. Һәм үзем белгән продуктив иртә серләрен сезгә дә ирештерергә телим!

Гадәттәгедән 1-2 сәгатькә алданрак торыгыз

Иртә торып, без башка эшләр өчен урынны «бушатабыз». Көндәлек режимга зыян тидерми дә, сез рәхәтләнеп иртәгезне файдалы итеп үткәреп җибәрә аласыз.

Тору белән су эчеп алыгыз

Бу процесс сезне тагын да уятып җибәрәчәк. Кичтән үк яныгызга стакан белән су куеп гадәтләнегез. Шул рәвешле, иртә белән торып, будильникны сүндереп яту урынына, су эчсәгез, кире яту теләгегез юкка чыгар.

Медитация

Иртәгезнең 10-15 минутын үзең белән үткәрсәң, көн дәвамында мотивация җыя алачаксыз. Медитация вакытында салмак көйне яисә диктор сөйләвен тыңлап утырырга була.

Аффирмация

Аффирмация бик күп өстенлекләргә ия. Ул башка килә торган фикерләргә күбрәк игътибар бирергә этәрә. Һәм безнең баш миен «яза». Уйлау процессларын дөрес итеп төзергә мөмкинлек бирә. Ә уңай фикерләр үз-үзебезгә ышанычны үстерергә ярдәм итә. Алар ярдәмендә без эчке тормышыбызны үзгәртеп корабыз һәм эчке торышыбыз тышкы дөньяны да үзгәртә.

Визуальләштерү

Нәрсә күрергә телисез – шул күренә. Килешәсездер? Моның әллә нинди башка сыймаслык кагыйдәсе һәм эзлеклелеге юк та кебек. Бары тик үзең теләгәнне дөрес һәм төгәл итеп күзалларга гына кирәк. Моның өчен азга гына күзегезне йомып, үзегезнең хыял һәм теләкләрегезне күрергә тырышыгыз. Үзегезне кая да булса барган, кемне дә булса җиңгән, нәрсә дә булса эшләгән итеп күзаллагыз һәм моның шулай булачагына ышаныгыз!

Көндәлек язу

Бу – шулай ук иртәнге бик яхшы процедура. Көндәлек эшләреңне, иртән беренче килгән планнарыңны, башыңда туган фикерләреңне ак кәгазьгә теркәп кую көн буена һичшиксез зур уңыш китерер.

Китап уку

Укуның вакыты юк та кебек. Әмма иртәнге уку көннең башка вакытларыннан нык аерыла икән. (Тиздзн үзең дә сизәчәксең!) Гомумән, көнеңне яраткан китабыңнан башлау – бәхет түгелмени соң?

Миндә шундыйрак серләр. Алар миңа һәрвакыт ярдәм итә. Әгәр язылган бар пунктны да игътибар биреп үтәсәң, сиңа да ярдәм итәчәк. Уңышлар!

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА, Балтач районы, Түнтәр мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев