Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кыш күңелле узсын дисәң...

Эшләп, укып инде арылган, ә алда ике ай карлы буранлы кыш... Шушындый көннәрдә кәефне күтәрү өчен Рәйсә Абдуллинадан кышкы киңәшләр.

Менә дуслар, 2023 елның салкын гыйнварына да аяк бастык. Эшләп, укып инде арылган, ә алда ике ай карлы буранлы кыш... Мондый вакытта күпчелек кешеләрнең йөзендәге  якты елмаюларның сүрелә баруы, кәефләребезнең бозылуы,  ә тормышның исә тоташ караңгы булып тоела башлавы ихтимал. 
Ә бит урамда ничек кенә салкын булмаса да, җылы елмаю туңган йөрәкләрне тиз эретә ул! 
Күңелең шат, елмаюының аеруча җылы булсын дисәң, нишләргә соң? Иң элек, әлеге язманы укы, мин бит махсус синең өчен кайнар кышкы киңәшләр әзерләп куйдым! 

Китап дөньясы файдасы
Беренче киңәшем бәлки сиңа бераз баналь тоелыр, әмма әлеге тәкъдимемнең тәэсире бик көчле, үтәве дә авыр түгел. Озын сүзнең кыскасы шул – китап укы. 

"Фуу! Балачакта да әти-әни көчләрен  китап укып туйдым. Кирәк икән, мин интернет челтәрендә теләгемне укый, тыңлый, хәтта карый да алам", – дияргә ашыкма. Китапларга көлемсерәп, нәфрәт белән карау – яшүсмерләрнең канына сеңгән стереотип. Әлеге стереотиптан арынырга җиңел булыр дип әйтә алмыйм, әмма син китап дөньясына бер чумгач, аннан кире чыга алмаячаксың, монысы анык. Аеруча салкын  моңсу, озын кичләрдә тылсымлы, төсле, яисә реалистик китап дөньясы сиңа ялгыз уйларыңнан арынырга, тәмләп ял итәргә булышачак. 

Дустым, белеп тор, интернетта үткәргән сәгатьләрең бушка узса, китап укыган һәр секундыңның файдалы тәэсире искиткеч. Чит ил галимнәре дәлилләве буенча, китап баш миен тынычландыра, авыр уйлардан арынырга булыша. 

Китапханәдә булганың бармы? Булмасаң, шикләнмә дә, син күпне югалткансың. Китапханә. Анда башка бер җирдә дә булмаган, тылсымлы рәхәт атмосфера хөкем сөрә. Үзең дә сизмисең, сүзсез китаплар арасында тынычланып, җиңеләеп каласың. 

Аеруча башлау өчен Ауропа классикасын укып карарга киңәш итәм. Шикләнмим дә, әлеге китаплар сиңа көчле тәэсир итәчәк, һәм синдә китап дөньясына чумып, ләззәтләнә алачаксың.

Озын сүзнең кыскасы шул, дустым: тылсымлы китап дөньясы салкын ялгыз кичләрне дә төсле рәхәт буяуларына манчып, сиңа ләзәтләнеп, кабатланмас эмоцияләр кичерергә, геройлар белән үләргә, терелергә, гашыйк булырга һәм моңаерга мәҗбүр итәчәк.

Музыка – иң шәп профилактик чара 

Икенче киңәш итеп, моңсулыкка бирелмәс  өчен, сиңа яхшы, яраткан җырларыңны плейлистка кертергә һәм көн дәвамында (теләгең булганда, ялгыз уйларга батып, моңсуланганда) тыңлап карарга тәкъдим итәм. 

Ышануы кыендыр, әмма музыканың кешегә ясаган тәэсире бик көчле. Төрле жанрдагы музыка төрлечә йогынты ясарга сәләтле. 

Классик, мәгънәле җырлар безгә көч-куәт иңдерергә, рухи өстенлек өрергә мөмкин. 
Дөресен әйткәндә, һәр кешегә төрле музыка төрлечә тәэсир итәргә мөмкин. Мәсәлән, мин, моңсу чит ил (аеруча инглиз) җырларын тыңлаганнан соң тынычланып калам. Мондый җырлар миңа үз-үземне кулга алырга, ситуациягә аек акыл, салкын караш белән карарга булыша. 

Башка берәү инглиз җырларыннан соң кәефе төшүгә зарланырга мөмкин. Бу нормаль хәл. 
Һәркемгә холкына, кәефенә карап төрле музыка тәкъдим итеп була. Сайлау мөмкинлеген тулысынча синең кулыңа тапшырам. 

Шикләнмим дә, син үзеңә ошаган җырларны мең кабат тыңласаң да, мең кабат янәдән терелеп, тынычланып кала аласың. Иң мөһиме – тыңла. Буш вакытыңда, моңсу булганда, авыр уйларың белән бермә-бер калганда музыка тыңла. Бу сиңа, һичшиксез, ситуациягә башка күзлектән карарга һәм дөрес чишелешкә килергә булышача.

Әгәр дә Кыш Бабайдан "гел күтәренке кәеф" сорадың икән, мә, тот! Кайнар лайфхаклар белән бүлешәм!

1. Елмай. Эчкерсез елмаю башкаларның да кәефен күтәрә, авыз ерып баргач, үзеңә дә җиңел, рәхәт булуын сизмичә дә калачаксың. 
2. Һава суларга чык. Иптәшләрең беләнме, эт беләнме, ялгызыңмы – мөһим түгел, кыскасы, йөреп кайт, саф һава сулап, хәрәктләнеп кал. Бу синең исәнлегеңә дә файдалы, кәефне дә күтәрә .
3. Үзеңә максат куй. Максатка ирешү юлында син депрессияне дә, моңсулыкны да онытачаксың. Максатка ирешү өчен тырышып, көч куеп, кайгыларың, проблемаларныңнан да берьюлы арыначаксың.

Ә син белә идеңме?

Психологлар фикере буенча,   депрессиядән/моңсулыктан арыну (яисә аны китереп чыгармау) өчен иң эффектив һәм файдалы ысул – үзеңә берәр шөгыль табу. 
Әлеге шөгыль сиңа тынычланырга, үзеңә, үз көчеңә ышанырга булышачак. 
Шөгылеңең бәйләүме, гитарада уйнаумы, шигырь язумы икәне бөтенләй дә мөһим түгел. 
Беренчедән, сиңа ошасын, икенчедән дә синең үзеңә ошасын гына. 
Әгәр бер шөгылен дә булмаса, үзеңне төрле өлкәләрдә сынап кара.
Төрле сфераларда көчеңне сына. Кем белгән, бәлки синдә виолончельда уйнауга сәләт бардыр, ә бәлки син бисер белән чигүгә остадыр.
Мин шикләнмим дә, син үз җаныңа яткан шөгыль табып, аның ярәмендә кышыңны шат, гел күтәренке кәеф белән үткәрә алачаксың!

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев