Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

КЫ-ЗУ: ничек эсседән котылырга?

Соңгы арада галиҗәнәп Кояш үзенең нурларын бер дә жәлләми төшерә башлады. Бу безгә бик үк ошап бетми, шулай бит? Әлеге көннәрдә «эссе», «кызу», «пешәм» дип кабатлаучылар саны артканнан арта бара.

Кайберәүләр тоташ кызу көннәрдә паникага бирелә, ә кайберүләр өчен бу эсселек авыру чыганагы да булырга мөмкин. Ләкин эссене җиңәргә була. Моның өчен мин сиңа берничә лайфхак әзерләдем.

Эчемлекләр

Эссе көндә сыеклыклар эчү бик мөһим, шуңа төрле эчемлекләр куллануны гадәттәгедән арттырыгыз. Эсседә су басымы көчәю сәбәпле, организмда су балансы бозыла, шуңа күрә көненә 3,5 литрдан да ким булмаган сыеклык эчәргә кирәк. Ләкин бер генә очракта да баллы газлы эчемлекләр эчмәгез, алар эчәсе килүне басмый, сусауны гына көчәйтә. Гадәти суны составында су булган яшелчә һәм җиләк-җимеш белән алыштырырга була. Алар ярдәмендә, организм өстәмә порциядә витаминнар һәм минераль матдәләр ала. Көньяклылар эчкән кайнар яшел чәй дә эсседә аеруча файдалы: ул җылылык алмашуны җайга сала. Шулай ук морсларга, сокларга, минераль суга өстенлек бирү дә яхшы.

Киенү

Эссе көннәрдә киенү өчен якты төсмерләрдәге кием-салым сайларга тырышыгыз. Якты тоннар кояш нурларын чагылдыра, ә караңгылары, киресенчә, аны йота. Җитен яки хлопоктан тегелгән күлмәк кию нәтиҗәлерәк, чөнки синдә артык җылылык булмый. Сүз уңаеннан, җәйге җитеннең эшлекле костюмнары дресс-кодка да яхшы гына туры килә.

Туклану

Эссе көндә туклану да мөһим. Кояш караган көннәрдә эчтән җылыта торган продуктлар (мәсәлән, бал һәм сало) киңәш ителми. Йоклар алдыннан ит кебек авыр продуктлардан баш тартыгыз, чөнки авыр ризык тән температурасының күтәрелүенә китерә һәм тир бүленеп чыгуны арттыра. Организмны җиңел продуктлар (хөрмә яки банан) суыта, ә барлык яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр эссегә җайлашырга булыша. Тиз бозыла торган продуктлар белән сак булыгыз. Аларга барлык сөт продуктлары, шул исәптән туңдырма, әзер салатлар, кремлы камыр ризыклары, пешкән казылык, балык керә. Шулай ук урам ларекларында теләсә нинди пирожкилар һәм пешкән ризыклар сатып алудан тыелып торырга киңәш ителә.

Кояшта булу вакыты

Иртәнге уннан кичке җидегә кадәр эсседә күренмәскә тырышыгыз. Бу өлкәннәргә һәм балаларга аеруча кагыла. Аларның организмы эссегә кискенрәк реакция ясый. Балалар һәм әби-бабайлардан тыш, җәйге чорда гипертония һәм ишемик йөрәк авыруларыннан, шикәр диабетыннан, калкансыман биз авыруларыннан, симерүдән, инфаркт яки инсульт кичергән кешеләргә дә сак булырга кирәк. Әгәр сездә санап үтелгән авыруларның теләсә кайсы очрагы бар икән, урамда бигрәк тә көндезге сәгатьләрдә мөмкин кадәр азрак булырга тырышыгыз, бакчадагы хезмәтне яхшы вакытка кадәр кичектереп, физик активлык белән мавыкмагыз.

Җылы душ

Монда иң мөһиме — чәчләрне юарга. Башны юешләндерү эсселекне җиңелрәк кичерергә ярдәм итәчәк. Һәм исегездә тотыгыз: күпләр салкын душ керергә киңәш итсә дә, тән температурасыннан бераз түбәнрәк булган 34-35 градус иң яхшысы санала. Өстәвенә, эсселек шартларында салкын душ йөрәк тамырларының спазмына китерергә дә мөмкин.

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев