Көмеш кыңгырау

Кура җиләге җыю серләре

Матур җәй айлары аллы-гөлле чәчкәләре, сайрар кошлары, яшел тугайлары белән генә түгел, тәмледән тәмле җиләк-җимешләре белән дә бай чор.

Табигать анабыз безнең якларда бик юмарт: урман буйларында, тау битләрендә кызарып җир җиләкләре пешә, кара һәм кызыл карлыган, чия, крыжовник өлгерә, кура җиләкләре учларыңа тамам-тамам дип утыра. Аннан соң инде алмалар, груша-сливалар, шомырт-миләшләр китә... Җыеп кына өлгер!
Һәр җиләк-җимешнең җыю серләре бар. Шуны белә идегезме? Әйе, диярсез – крыжовник җыю җир җиләге җыю түгел инде! Мин бүген кура җиләге җыю турында сөйләргә телим. Кемдер, нәрсәсе бар инде аның – чиләгеңне тотып чыгасың да, рәт-рәт утырган кура җиләге куаклары янына килеп басасың, дияр. Әйе, үз бакчаңда уңыш җыю җайлы инде, анысы. Әмма безнең хуҗалыкта куралык яр буенда урнашкан. Быелгы эсседән күлнең суы кипте, шулай да тау битләренә караганда, яр буенда дым җитәрлек – куралар ишелеп уңды. Шунысын әйтергә кирәк: кура җиләген урман-кырдагы кебек җыясы... Ә бит безнең әбиләребез кырда үскән җиләкләргә өстенлек биргән. Чөнки алар сусылрак, татлырак һәм җыйган витаминнарын барлаганда, күпкә баерак. Димәк, файдалырак! Ә урман-кырга тоттым да чыгып киттем генә түгел инде...
Иң беренче, киемне дөрес сайларга кирәк. Кура җиләк үскән җирдә һичшиксез кычытканнар үсә. Кайсы кайсына охшарга тырышадыр, бу ике үсемлек бик дуслар инде. Кура җиләк куаклары үзләре дә чәнечкеләре белән беләкләрне сызырып алырга гына торалар! Кыска җиңле, түше ачык юка күлмәк бармый. Аякта трико булса, озын җиңле калын тукымалы водолазка кисәң, күңелсезлекләр килеп чыкмас. Башка да кызлар яулык, малайлар кепка кисә, җиләк җыйганда шат булырлар. Чөнки черки һәм озынборыннардан кала, бал кортлары, шөпшә (оса), төклетура (шмель) бик тиз кулдаш булырлар. Карлыган җыйганда бал кортлары бик очрамый әле, ә менә кура җиләгенең исе аларны әллә каян чакырып тора! Алардан куркырга ярамый – һәркем үз эше белән мәшгуль: син җиләген җыйсаң, кортлар кураның әле яңа аткан чәчкәләреннән нектар җыялар. Кискен хәрәкәтләр ясарга, кортларны куып чәбәләнергә ярамый – моны алар үзләренә һөҗүм итеп кабул итәчәк һәм үз-үзләрен һәлак итү бәрабәренә чагарга да мөмкиннәр. Ә черки-озынборынга каршы махсус сиптергеч куллансаң, кортлар да якын килмәс – аларга да химия ошамый.
Кычытканнар бар бит әле, дисезме? Аларның да көен көйләргә була: сул кулыңа резиналанган перчатка кисәң, кычытканнарны ипләп кенә ерып, җиләккә үреләсең. Кычытканнарны ялан кул белән дә үз җайларына тотып аударырга була, чакмыйлар! Перчатка янда булса отышлырак инде...
Кура җиләген җыюның тагын бер сере: җиләкләр өстән бик күренми, куак ботагын күтәреп карарга кирәк. Менә шул чакта Аллаһыма безне ике куллы итеп яратканына рәхмәтләр укыйм. Бер кулың белән ботакны күтәрәсең, икенчесе белән җыясың. Кура җиләкләре нык пешсә, кагылуга учларыңа үзләре сикерә, ә өзелмичә торганына тияргә кирәкми дә – бер-ике көннән өлгереп бал җыяр. Тагын... ботакны күтәргәч, ерактарак урнашкан җиләккә үрелергә кирәкми, рәттән җыеп бару мәслихәт. Юкса, алдагы барлык куралар җиргә коелыр... Чиләгең, билгеле, шомырт-чия җыйгандагы кебек, муенга бау белән асылган. Әгәр бик авыраеп муенны баса икән, читтәге башка чиләккә бушата-бушата җыярга кирәк. Кура җиләге изелә бит, дип кайгырырга кирәкми, кайнатмада аның бөтенлеге югала.
Гадәттә, мин кура җиләгеннән кайнатманы шулай әзерлим: шикәр комы салынган җиләкләрне ике тапкыр бишәр минут утта пешереп алам. Кемдер шикәр комын күбрәк салып, кабартып кына ала. Алай иткәндә бар витаминнары һәм хуш исләре кыш буе саклана. Ә утта тотарга кирәктер дим. Чөнки быелгы кебек коры елларда җиләктә вак кына кортлар булырга мөмкин. Шуңа җиләкне җыйганда ашамаска кирәк, искәрми ят әйбер дә кабып куюың бар. Кайткач, өстәл артына утырып, ашыкмый гына карап ашаганың яхшы. Кура җиләкләрен тозлы суга салып торырга дигән киңәш бар, анысы. Тик мин җиләкләрне чылатмыйм, юкса нык пешкәннәрнең суты чыгып бетә. Һәрберсен бөртекләп карап чыгам. Кайнатмалар суык урында – базда саклана. Кышын әз генә ютәл-томау төштеме, тамак төбе бимазалый башладымы, шушы кайнатма белән кайнар сөтле чәй эчсәң, даруга барып җитмисең. Ә бу хәзерге заманда иң мөһиме, чөнки ул даруларның файдасыннан зыяны күбрәк. Табигый чималлар - дару үләннәре, җиләк-җимешләр бик күп авырулардан калкан булып тора. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: