Көмеш кыңгырау

Гаиләбез гадәтләре

Бик еш нәни балалы әниләрдән мондый сүз ишетергә туры килә: "Балаларны балалар бакчасына йөртә башладык, инде хәзер бер атна йөрибез - ике атна өйдә утырабыз", - диләр. ⠀

Балаларны үстерү дәверендә минем бу мәсьәләгә карата үземнең лайфхакларым барлыкка килде. Берничәсе белән уртаклашыйм әле. ⠀

✅ Беренче тапкыр балаларны уңай ел фасылында балалар бакчасына йөртә башлау. ⠀

Без балаларны, гадәттәгечә көз көне түгел, ә яз көне балалар бакчасына йөртә башладык. Көзге көннең моңсулыгы балаларга гына түгел, хәттә олы кешегә дә тәэсир итә. ⠀
Балаларны тәбигать уянганда, кояш елмаеп карый башлаганда, инфекциялар тынып, балалар күбрәк саф һавага чыкканда бирәбез хәзер. ⠀

✅ Балалар бакчасына йөрүнең үзенчәлекле графигы. ⠀

Беренче 1-2 айда, атнага 5 көн урынына баланы бакчага 4 көн йөртәбез. Дүшәмбе-сишәмбе йөри, чәршәмбе ял итә, пәнҗешәмбе, җомга йөри дә, алда тагын 2 көн ял. Бу психологик яктан да физиологик яктан да файдалы. ⠀

Психологик яктан, чөнки 18 бала арасында 5 көн рәттән йөрү нерв системасын ардыра. ⠀
Ә физиологик яктан - инфекциялар организмга керсә, авырырга маташучы организм чәршәмбе көнне өйдә ял итеп өйдәге мохиттә, әни (дәү әни) назы белән, иркенрәк режимда тулылана, ял итә һәм авырып китәргә өлгерми. ⠀
Бу схеманы без бала балалар бакчасына ияләшеп беткәч тә кулланабыз. ⠀

✅  Психологик ярдәм. 

Балалар бакчага яратып йөрсәләр дә, кайвакыт, балаларның минем белән өйдә каласылары килә. ⠀
Андый вакытта баланың кәефен төшерә торган фразалар тыела.

Мәсьәлән, "Ничек инде бармыйсың, бакчага барырга кирәк, әнә апаң, абыең бер дә еламыйлар, баралар, аларның да ял итәселәре киләдер, киен әйдә", - дигән сүз урынына мин балаларны итәгемә утыртам да, болай дим: ⠀
«Мин сине аңлыйм, алтыным, бәләкәй чакта минем дә бакчага барасым килми иде, менә гел әни белән өйдә генә утырасым килә иде. Эх, тылсымлы таягым булса, кечкенә бәбигә әверелер идем дә, бүген синең белән үзем бакчага барыр идем.

Әйдә болай эшлибез, мин сине бүген иртәрәк алырмын һәм сюрприз әзерләрмен, ярыймы? - дигәч балалар зарлана-зарлана булса да киенә башлый.

Ә миңа инде биргән вәгъдәмне онытмыйча үтисем генә кала.

Бу психологик ярдәм бик кирәк, чөнки балаларга күп вакыт проблеманы хәл итү түгел, ә бары тик аларны аңлау гына кирәк.

Гаиләбез гадәтләре белән алга таба да уртаклашырмын әле. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: