Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Файдалы мәгълүматны файдасыздан аерырга өйрәнәбез

Раил Гатауллин «Файдалы һәм зыянлы мәгълүмат» дигән темага туры эфир үткәрде. Әлеге чыгыштан кайбер кызыклы фикерләрне сезгә дә җиткерәсебез килә, дусларыбыз.

Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды"  җәмгыятенең башкаручы директоры, «Әдәби марафон», «Тәмле марафон», «Сәламәт иртә» проектлары авторы Раил Гатауллин «Файдалы һәм зыянлы мәгълүмат» дигән темага туры эфир үткәрде. Әлеге чыгыштан кайбер кызыклы фикерләрне сезгә дә җиткерәсебез килә, дусларыбыз.


Интернет - иң төп һәм иң опреатив мәгълүмат чыганагы

Кеше мәгълүматсыз яши алмый, без көн дәвамында бик күп мәгълүмат кабул итәбез. Ул дөрес, ышанычлы, төгәл, объектив булырга тиеш.
Элегрәк төп мәгълүмат текст рәвешендә булган, аннан соң фото, соңрак радио, телевидение барлыкка килгән.

Ә хәзер исә интернет төп мәгълүмат чыганагы булып тора. Ул мәгълүматны иң тиз, төгәл, үз вакытында җиткерүче инструмент.

Әйтик, мин фоотошоп белән шөгыльләнәм һәм шуңа багышланган китап укыйм ди. Мин ул китапны укып чыкканчы иде фотошопның яңа версиясе чыгарга, яңа функцияләре барлыкка килергә мөмкин.

Мәгълүмат һәм балалар
Сезнең балалар нинди мәгълүмат кабул итә? Ул сезнеңчә нинди мәгълүмат - файдалымы, юкмы? Балалар хәзер китап укый, телевизор карый, телефон һәм башка гаджетлар аркылы социаль челтәрләрдә аралаша.
Хәзерге вакытта балалар мәгълүмат чыганагын үзләре сайлый. Әгәр дә сез балаларыгызга «Моны карама, тегене кара» дисәгез, яки бөтенләй тыярга тырышсагыз, алар сезне тыңламаска мөмкин. Без аларны бары тик кирәкле тарафка юнәлтә генә алабыз. 

Интернет белән ничек дөрес эшләргә, ничек дөрес мәгълүмат чыганагын сайларга - без моны балаларга күрсәтергә тиеш. Иң беренче чиратта, алар бездән үрнәк алалар. Әгәр дә әти-әниләр нәрсәнедер тыеп үзләре үк шуның белән шөгыльләнә икән, әлбәттә моның нәтиҗәсе булмас.

Әти-әнинең балага уңай үрнәк күрсәтүе - үзе үк файдалы мәгълүмат чыганагы

Бала моны тоя, сизә һәм кабатлый. «Чат әнисе инде, чат әтисе инде» дибез без. Галимнәр ачыклаганча, геннар аша да без үзләштергән мәгълүмат тапшырыла икән. Менә шуңа күрә балаларыбыз безгә караганда акыллырак була. Без үзләштергән мәгълүмат геннар аша аларның канына сеңгән инде. Бу инде үзебезгә дә рухи дөньябызны, аңыбызны дөрес информация белән тутыруга сәбәп була ала.

Әгәр дә балаларыбыз файдасыз мәгълүмат кабул итә башлаган икән, моны физик эшчәнлек белән алыштырырга тырышырга кирәк.

Әйтик, барыбыз да телефоннарны куябыз да, велосипедта йөрергә, бадминтон уйнарга чыгабыз, кыш көне булса, кар атыш уйныйбыз.

Кемдер әйтә, мин китап та укыйм, гимнастика белән дә шөгыльләнәм, тик балаларым миннән үрнәк алмый, ди. Гаиләдә әни генә түгел, әти дә үрнәк булырга тиеш. Шул очракта гына уңай ңәтиҗәләргә ирешеп була.


Тагын бер проблема - мәгълүматның нинди телдә кабул ителүе 

Дөньяда иң күп мәгълүмат инглиз, кытай һәм рус телләрендә. Татар телендә әзрәк. Татарча контентны без үзебез ясарга тиешбез. Әйтик, социаль челтәрдә язмалар урнаштырганда татарча язарга тырышыгыз. Шулай итеп ул артканнан артачак. Балалар да татарча чыганакларны күреп үссеннәр.

Яшүсмерләр һәм мәгълүмат чыганаклары

Яшүсмерләрнең дөньяга карашыфикере инде формалашкан була. Алар интернеттан, әти-әниләрдән, дус-ишләрдән, күршеләрдән, китаплардан инде мәгълүмат алганнар.

Яшүсмерләрнең әйләнә-тирәсе нинди, алар шундый. Кемнәрдер фән белән кызыксына, кемдер спорт, иҗат яки башка нәрсә белән. Яшүсмер чакта мәгълүмат иң нык тәэсир итә торган вакыт. Яшь кеше киләчәктә уңышлы булып китсен өчен дөрес юнәлтелгән булырга тиеш. Әгәр ул нинди дә булса өлкә белән кызыксына икән, аңа бу өлкә белән бәйле максималь мәгълүматны бирергә тырышыгыз. Бәлки ул аның профессиясенә әйләнер. Мәгълүматның җитешсез дәрәҗәдә булуы яки дөрес булмавы ялгыш уку йортына керүгә китермәсен.

Дөрес һәм актуаль мәгълүматны ничек итеп кирәкмәгәненнән араларга

Моның өчен мин бер атна буена анализ ясарга тәкъдим итәм. Бер дәфтәр аласыз да көн саен көн дәвамында үзегез өчен, гаиләгез өчен нинди файдалы һәм нинди файдасыз мәгълүмат куллануыгызны ике баганага бүлеп язасыз.

Файдасыз мәгълүмат вакытны ала, файдалысы үзегезне, эшегезне, сәламәтлегегезне, гаиләгезне камилләштерә.
Башта файдалысы аз булырга мөмкин. Тора-бара сез тормышыгызны кирәкле мәгълүмат белән генә тутырырга өйрәнерсез.
Мин тәүлекне 24 сәгатькә бүлеп йокы, ашау-эчү, калган мәгълүмат кабул итми торган эшчәнлекне аерып куйдым.

Калган вакытның күпмесен файдалы эшкә тотам икән дип анализлый башладым. Теге яки бу шөгыль миңа финанс яки белем ягыннан ярдәм иттеме дигән сораулар куйдым. Һәм әкренләп файдасызны читләштерә башладым.

Сериаллар карау, кирәкмәгән интернет битләрдә утыруны бетердем, электрон почтага күп рассылканы туктаттым. Хәзер минем почтаны карауга 20-30 минут урынына 5-6 минут кына вакыт китә. Ә барлыкка килгән буш вакытны файдалы программалар өйрәнүгә тотам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев