Көмеш кыңгырау

Дәрес әзерләүдән куркырга ярамый

Тагын «өй эшләре»... Мәктәптә яңа уку елы башлана. Яңалыклар белән башланыр инде ул яңа уку елы. Яңа фәннәр өстәлер, бәлки. Бәлки сыйныфка яңа укучылар (берәр акыллы малай белән үткер чая кыз, мәсәлән) килер. Укытучылар да үзгәрер – кемдер башка мәктәпкә, кемдер башка шәһәргә күчеп китәр. Ә менә өй эшләре... калыр. Әйдәгез, өй эшләре турында сөйләшәбез.

Өй эшләрен эшләгәндә үзеңнең аларга карата мөнәсәбәтеңне үзгәртү ярдәм итә. Дәрескә «тагын күпме өй эше бирделәр инде, нигә кирәк бу, кем керткән аны...» дип түгел, ә «тизрәк әзерләп бетерсәм, дусларым белән аралашырмын, фильм карармын, бишле алырмын» кебек позитив уйлар белән тотынырга кирәк.  

Мәктәптән кайтуга урамда башны ял иттереп керергә, аннан соң дәрескә утырырга була. Бер фәннән эшләп бетергәч, тәнәфес ясап алырга, чәй эчеп килергә, жыр тыңларга мөмкин.

Беренче итеп күп вакыт, игътибар таләп итә торган дәресне эшләргә киңәш итәм.

Кайбер фәннәрдә конспектлар ясарга кирәк. Гадәттә бу калын дәфтәрләрдә башкарыла, төсле ручкалар, маркерлар куллану рөхсәт ителә, иң мөһим өлешләрнең астына сызып куеп була, ә кирәк чакта шуларны кабатлап чыгасы гына кала.

Әгәр нәрсәнедер аңламагансың икән, классташлардан, укытучылардан сорарга, интернеттан карарга мөмкин. Аңлашылмаган темаларны «җыеп барырга» ярамый. Бик күп җыела да, сине башкалардан артта калдыра ул.

Ралина Хәбирова, Әгерҗе районы, Исәнбай авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: