Реклама
Хәзер күбебезнең өе онлайн-мәктәпкә яки онлайн-эш урынына әверелде. Бу шартларга яраклашу өчен төп киңәшләр.
Дөньяда коронавирус дип аталган йогышлы чир таралу безнең күнегелгән тормыш рәвешенә хәйран зур үзгәрешләр кертте. Каникуллардан соң дистанцион, ягъни өйдән торып уку (эшләү) гамәлгә кертелде.
Бу күпләребезгә ялның дәвамы булып тоела. Әмма иркен суларга ашыйкмыйк. Дистанцион уку – белем алуның бер төре. Безгә хәзер аның тәртип-кагыйдәләренә өйрәнергә туры киләчәк.
Тарих
Дистанцион (ерактан торып) белем алу тарихы 1836 елда Лондон университетында башлана. Университетта мәктәп укучыларын имтиханга әзерләү өчен курслар ачыла. Болар университетка йөрмичә генә кыска вакыт эчендә аерым фән буенча өстәмә белем алу курслары була. Шуннан бирле дистанцион уку үзенең актуальлелеген саклый.
Өй – эш урыны
1. Дәрес карау өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк булачак. Мәсәлән, эшләп торган телевизор яки өстәлеңдә яткан телефон сиңа игътибарыңны тупларга комачаулаячак.
2. Клавиатурага ут өстән төшсә әйбәтрәк.
3. Өстәлең тәрәзә янында булса яхшырак. Табигый яктылык сәламәтлек өчен бик мөһим.
4. Техник чаралар кул сузымы ераклыгында торсын.
5. Күзләреңне сакла: вакытында ял ит, күз гимнастикасы ясап ал.
6. Тәнәфесләргә туктарга онытма. Компьютер каршында кузгалмыйча 1-4 сыйныфлар – 15 минут, 5-7 сыйныфлар – 20 минут, 8-11 сыйныфлар 25 минут утыра ала. Дәресләр арасында гадәти физик күнегүләр яса.
Сәламәт бул!
Күзләр өчен гимнастика
1. Күзләреңне берничә тапкыр йомгалап ал да йомып бишкә кадәр сана. Шулай 4-5 тапкыр кабатла.
2. Күзләреңне чытырдатып йом да өчкә кадәр сана, аннары ач та еракка кара, бишкә кадәр сана. Биремне 4-5 тапкыр кабатла.
3. Уң кулыңны алга суз да имән бармагыңны аска-өскә, уңга-сулга йөрт. Күзең белән бармагың артыннан күзәт. Биремне 4-5 тапкыр кабатла.
4. Сулга, аннары уңга таба күзләрең белән түгәрәкләр сызган хәрәкәтләр яса, аннары күз мускулларыңны ял иттер дә тагын 4-5 тапкыр кабатла.
Өйдә укуның плюслары
Дус-ишләрең белән аралашу чикләнсә дә, дистанцион укуның үз плюслары бар.
Вакыт белән үзең идарә итә аласың.
Тик монда синең ни дәрәҗәдә тәртипле булуың да роль уйный. Вакыт күп әле дип, дәресләрне соңгарак күчерә барма, ял итү-шөгыльләнү арасын дөрес итеп көйләргә тырыш.
Басым юк.
Кайбер балага мәктәптә рәхәт булмый. Бәлки, интроверттыр син, үз фантазияләрең, уйларың эчендә яшәүне артыграк күрәсеңдер. Бәлки, коллективта конфликтка кергәнсеңдер... Әгәр син шундый төркемгә карыйсың икән, димәк, дистанцион уку – синең өчен аеруча да кулай.
Уку материаллары кул астында.
Китап күтәреп йөрисе юк. Сиңа кирәкле энциклопедияләр, интернет-ресурслар – бар да кул астында.
Дистацион укуның төп минуслары – фикереңне телдән әйтә алмыйсың (кайберәүләр өчен бу – бик мөһим), контроль аз булу ялкауланырга сәбәп булырга, юнәлеш бирүче укытучы булмаганда, белем үзләштерүдә кыенлыклар туарга мөмкин.
Өйдә уку дисциплина таләп итә!
Гаджет төймәләренә бастың да синең алда – тест яки лектор, болай укуның бер кыенлыгы юк кебек, шулай бит? Чынлыкта, белгечләр дистанцион уку укучыдан гына түгел, өйдәгеләрдән дә дисциплиналы булуны сорый, ди.
Һәм алар гадәткә кергән көндәлек режимны сакларга киңәш итә.
Шуңа өстәп тагын берничә киңәш:
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дистанцион укытуга кагылышлы сораулары буенча кайнар линия ачты.
Белгечләр мәктәп, көллият, техникум һәм югары уку йортлары эшен дистанцион укытуны оештыру буенча сорауларга җавап бирәчәкләр.
Кайнар линия эш көннәрендә 09.00 дән 18.00 гә кадәр эшли. Белгечләргә сорауларны (843)294-95-70 телефоны аша бирергә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз