Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баланы язарга өйрәнгәнче үк дөрес язарга өйрәтәбез

Белем алуның бөтен мөмкинлекләре ачылып, өр-яңа методикалар, техник казанышлар заманында, ни хикмәт, хаталы язу гадәти хәлгә әйләнә бара.

Хәзер иң җиңел кагыйдәне үти алмау, эндәш сүзләрдән соң өтер куймаулар урамдагы элмә такталарында да күренгәли. Чөнки Интернетта аралашканда сленглар куллану, сүзләрне кыскарту модада. Монда инде тулы җөмләләр, дөрес орфография очратырмын димә.

Логопед Алинә Хәйруллина фикеренчә, дүрт яшькә кадәр баланың теге яисә бу кимчелеген билгеләү, аны бетерү күпкә җиңелрәк.

«Дүрт яшьтә бала бө­тен хәрефне дөрес әйтә алмаса, кайбер авазларны бутаса, төшереп калдырса, бу аның киләчәктәге язуында һәм сөйләмендә чагылырга мөмкин, - ди ул. - Кайбер балалар дәфтәрдәге юлга, шакмакларга игътибар итми. Кайчакта әти-әниләр килә дә, үз балабызның сөйләмен аңламыйбыз, булышыгыз, диләр. Бу - бик дөрес гамәл. Әти-әниләргә мәктәпкәчә яшьтәге балалары белән ешрак сөйләшергә киңәш бирер идем. Ул яшьтә балалар бармак белән генә төртеп күрсәтә, әти-әниләр аны шундук аңлап алып, сораган әйберен алып бирә. Болай эшләргә ярамый. Балаларның күбесе инде өч яшькә җөмләләр белән сөйләшә башлый. Шуңа күрә аның ымнарын аңлап бетермәгәнгә салышып, кирәкле әйберен сүз белән, җөмлә белән аңлатсын, дип тырышырга кирәк.

Балаларның бармакларына, кулларына массаж ясау да бик уңай нәтиҗә бирә. Чөнки моториканы үстереп, баш миенә тәэсир итәбез. Хаталы язу тумыштан килә дигән фикер белән дә килешмим. Сәләт, тырышлык, үҗәтлек булса, һәркем ныклы белем алырга мөмкин».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев