Балалар йокысы
Балаларны көндез йоклату проблемасы белән күп кенә яшь әниләр таныш.Тиз йоклап китә торган балалар була, бик арыса да йокламый торган һәм армый торган балалар була. Шушы мәсьәлә буенча шагыйрә, яшь әни Ләйсән Фәтхетдинова-Солтанова үз тәҗрибәсен уртаклаша.
Кемгә ничектер, безгә бу сорау авыррак бирелде. Шуңа, онытылганчы, үзебезнең "фишка"лар белән бүлешмәкче булам. Алар төрлесе төрле яшь аралыгында булышты.
Бигрәк тә күкрәктән аергач, баланы йоклатып җибәрү авыр. Ике-өч яшьтә көндезге йокы зур сорау астына кала: үзенчә бер кризис. Музыка тыңлап яисә үзлектән йоклап китү безнең балалар турында түгел. Сездә ничек соң? Бүлешегез.
Димәк, безнең "йоклату" алымнары:
- янында, йокыга киткән кебек кыланып, тирән итеп сулап яту
- кечкенә вакытта: фитболга утырып тибрәтү
- үзебез уйлап чыгарып, йоклаучы хайваннар турында әкиятләр, җырлар
- бик нәни вакытта - ике күз арасын - борын өстен сыпыру
- колакка массаж
- аркага салмак массаж
- салмак тавыш белән китаплар карау, уку (кызык булса, йокылары ачыла)
- иртә тору (соңрак торган саен, төшкә һәм кичкә йоклату кыенлаша).
♦ Мөһим!♦
- тынлык
- йокы алдыннан тиз/күңелле уеннар уйнамау, андый мультфильмнар карамау («йокы алдыннан» дигән аерым мультиклар бар, бик кирәксә)
- тамагы тук булу/янда су, горшок торсын
- башта ярымкараңгы, аннары мөмкин булганча максималь караңгы бүлмә
- көн дәвамында физик хәрәкәтнең күп булуы - бала арырга тиеш!
Тәҗрибәле әниләр, киңәшләрегезне өстәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев