Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Акыллы кеше алданмас та, алдамас та

Күпме сөйләп торалар, күпме язып торалар, халык һаман алдана.

“Ничек шулкадәр наив булырга мөмкин? Мине алдап карасыннар!” дип шапырынырга ашыкмагыз. Алдарларның алдашу схемалары теләсә кайсы сак кешене дә төп башына утыртырлык. Танышып китик һәм алдарларга караганда акыллырак булыйк, белем белән коралланганны төп башына утырту кыенрак булыр.

“Төшеп киткән кавын”. Һәр тәрбияле кеше башка кеше әйберенә зыян салса, китерелгән зыянны капларга тырыша. Мондый тәрбиялелектән дә файдалану өчен бары тик “очраклы” рәвештә урамда яки кибеттә бәрелеп китү дә җитә икән. Бу алым Кояш чыгышы илләрендә бик оста кулланылган. Кавын күтәргән “кырыгалдарлар” махсус рәвештә туристлар белән бәрелешкән, тегеләре исә конфликтны тирәнәйтмәс өчен, кавын бәясен түләүне артыграк күргән.Хәзерге “оста”лар кавын урынына күпкә кыйммәтрәк товарны “төшереп“ җибәрүне артыграк күрә. Гадәттә, мондый әйберләр алдан ук сафтан чыккан була, ә алдарлар кулында “очраклы” рәвештә генә шул товарның кыйммәтлелеген раслаучы чек та булырга мөмкин (анысы да гадәттә ялган чек). Әгәр шундый яки шуңа охшаш хәлдә калсагыз, полиция хезмәткәрен чакырырга кирәк Мондый очракта алдарлардан җилләр исә.Соңгы  вакытта һәркемнең  кулында "кирәктән дә кирәгрәк"  әйбер   телефон бит инде. Супермаркетларда   "ялгыш"  кына кемгәдер бәрелеп телефонын төшереп җибәргәнсез икән, акча янчыгыгызга үрелгәнче,  бу ысул турында исегезгә төшерегез. Бу төр мошенниклык ешаеп киткән икән, ди, хәбәрдар танышым. 

        “Язмыш бүләге”. Әлегә кадәр мондый хәл турында ишеткәнегез булмаса, хыялыгызны эшкә җигегез: урамда сезгә бер таныш түгел кеше якынлаша да әле генә акча янчыгы табуы һәм андагы акчалар белән нишләргә белмәве турында әйтә.Сүз иярә сүз китеп, я сез, я ул - акчаларны бүлешергә тәкъдим итә.Таныш булмаган таныш үзенең “адвокаты”на шалтырата, анысы исә янчыкны вакытлыча сезгә сакларга бирергә “киңәш итә”. Акча дигәндә, уйлау сәләте начараеп киткән адәм заты буларак, теге бәндәгә күпмедер акча биреп (“залог”), янчыкны үзегездә калдырасыз. Ахыры гап-гади- баксаң, акча янчыгында беренче карашка акча булып тоелган күктән төшкән байлык- “кәгазь”ләр генә икән.Хәрәм малга ымсынган  кешенең отканын күргән юк әле.

        “Балдак”. Әлеге ысул алдагысы шикелле үк яки тиз арада баерга теләгән комсыз, яки, киресенчә, тиз ышанучан эчкерсез кешеләргә карата кулланыла. Урамда сезгә борчылуы “йөзенә чыккан” берәр чибәр кыз очрый, шул тирәдә генә никах балдагын югалтуы турында әйтә, тапмадыгызмы, ди. Юк, дигән аптыраулы- хәлгә керүчән җавабыгызны алгач, “ялгыш кына” таба калсагыз, шалтырата күрегез дип, телефонын калдыра. Күпмедер вакыттан соң шулай ук “очраклы” рәвештә сезгә бер адәм очрый, ул сезнең белән  үзенең искитмәле, баш бәясе торырлык балдак табуы турындагы  “шатлыгы”н уртаклаша. Сез, әлбәттә, шунда ук балдакның “теге кыз”ныкы булуын аңлап аласыз, кызга ярдәм итәсегез килә (яки кыйммәтле балдакны үзегезгә калдырасыгыз килә), зур гына бәягә аны сатып аласыз. Ювелир салонында исә сезне һавадан җиргә төшерәләр: балдакның бәясе шалкан бәясе дә юк икән.Хәйләкәрдән йомырка алсаң, эчендә сарысы булмас, ди шул.

        “Лотерея отышы”. Лотереяда зур суммада акча яки кыйммәтле приз откан кеше башка берәүгә шул билетны сатарга тәкъдим итә. Сәбәпләре йөз төрле булырга мөмкин: яки аның банкка бурычы бар икән дә суд приставлары аны шунда ук “сыпырып алачаклар” , яки отышны алыр өчен документларын югалткан һ.б. Сөенә-сөенә отышның ярты бәясен генә түләп “бәхетле” билетка ия булган кешене дә бик тиз арада урынга утырталар. Акчаң кычытса, шулай инде ул...

        “Испан әсире”. Уналтынчы гасырда ук билгеле булган бу трюк хәзер бераз башкача төсмерләр алса да, асылы бер: зур урында эшләүче йогынтылы зат, чит ил эшмәкәре һ.б.га финанс ярдәме кирәк. Ул очраклы рәвештә кыенлыкларга дучар булган, бу хәлдән чыгу белән үк сезгә акчагызны күп тапкыр арттырып кайтарачак. Яки берәр бик кирәкле товар партиясен сатып алырга кирәк, көндәшләр өлгергәнче алып калсаң, табыш шулкадәр зур булачак, сезгә биреләсе өлеш тә түгәрәк бәягә торырлык. Бер тапкыр акча биргәннән соң, әле тагын “кыенлыклар” туарга мөмкин: я берәр түрәне майларга, я документлар әзерләү өчен тагын бераз акча кирәк булачак.Ни  диим: керәсе мал  капкаңны ватып керер, чыгасы мал ихатаңны җимереп чыгар, ди, халык. Белми әйтмәгәндер.

        “Артыгын түләү”. Алдарлар банк системасы “тишек”ләреннән дә оста файдалана.Шундый афераларның берсе- сатучыга товарның бәясеннән артыгракка чек язып бирү. Аннары бу  “артыклык” ачылгач, алдарлар сумманы күчерер өчен счет бирәләр. “Артык” акча күчерелә, ә чек “буш” икәнлеге ачыклана. Анысы , гадәттә, соңрак билгеле була.Терсәкне бик тешләр идең дә җитми.

        “Сантехник чакырган идегезме?” Менә бу төр алдашу иң таралганы булса кирәк. Әледән-әле өлкән яшьтәге әби-бабайларның соңгы акчаларыннан колак кагуы турында ишетеп торабыз.Торак-коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләре буларак фатирга үтеп керергә, аннары хуҗаларның игътибарын читкә юнәлтеп, йорт җиһазлары, кыйммәтле әйберләрен алып чыгарга әллә ни кыен түгел икән. Шулай ук мондый төр аферистлыкка каршы тору да авыр түгел. Бары тик ТКХ гә шалтыратып белешү дә җитә.Мондый очракта полициягә хәбәр итеп, вакытны сузу һәм алдарларны  тоттыру да ярый торган эш.Хәйләкәр төлкене хәйләсез эт тотар, ди.

        “Галстуктагы тап”. Гап-гади ысул. Кемдер сезнең киемегездә тап булуын хәбәр итә дә ярдәм тәкъдим итә.Кайвакыт тапны сиздерми генә үзләре үк тидерергә мөкин. Көтмәгәнлек белән аптырау эффекты узганда, сезнең берәр әйберегез дә (телефон, акча янчыгы һ.б.) “аякланганбулуы ихтимал. Мондый хәлгә тарсагыз, тизрәк ул кешедән кырыйгарак тайпылырга, ярдәмнән баш тартырга тырышыгыз.

        “ Урынында хәл итик”. Машина йөртүче өчен иң куркыныч нәрсәләрнең берсе – җәяүлене бәрдерү. Моны белгән алдарлар үзләре үк тәгәрмәч астына ташланалар (үзләренә  зыян килмәслек итпе, әлбәттә). Машина “бәрдерә язган” кайберәүләр үзләренең хәлләре ярыйсы, ләкин планшетлары ватылган дип белдерәләр. Машина йөртүче тизрәк бу бәладән түләп котылырга ашыга. Бу очракта да полицияне чакырырга киңәш бирәләр. Кырыгалдарларны ул сүз үзе үк өркетә, ди.

        Әлеге ысуллар - иң еш таралган алдашу ысуллары, хәйләкәр бәндәләрнең  тиз арада акча эшләү техникалары.Заман үзгәргән саен, ул ысуллар да камилләшә бара, катлаулана бара. Кеше, гадәттә,бөтенләй үк ахмак булмаса, бер баскан тырмага катлы-катлы басып тормый бит.

        Менә бу язманы әзерләп бетереп килгәндә дә,   WhatsApp төркеменә бергә укыган   кыздан    смс-хәбәр килеп иреште. Очраклы түгелдер сыман. Бер генә сүзен дә үзгәртми язып куярга булдым әле: "Кыскасы, Казаннан  88432038485 номерыннан  шалтыратып,  бушка медицина  тикшерүе үтәргә  чакыралар. Ниндидер дәүләт  программасына эләгүеңне әйтәләр.Каба күрмәгез, ялган! Паспортыгыз  белән ялган договор төзеп, 150-200  меңгә утырталар. Арча якларында күп кеше шушы аферага капкан. Сак булыгыз!"

        Сак булыйк шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев