Көмеш кыңгырау

Зөһрә кыз - безнең авылдан

Зөһрә кызны минем бабай күргән бит, малай. Безнең авыл кызы икән ич ул! Ант әгәр!

Бабайның әле миннән бер-ике яшькә кечерәк чагы булган. Шулай бервакыт капка төбендәге арка терә­гечле эскәмиядә баллы сагыз чәйнәп утыра икән ба­бай. Чәйни икән, чәйни икән... Тәме беткәч, сагызны черт иттереп кенә җиргә төкерә икән дә таушалып, агарып каткан джинсы чалбарының тез турысындагы кесәсеннән янә баллы сагыз алып авызына каба икән. Шулчак күрә бабай: колонкадан су алырга дип, көян­тә-чиләкләрен асып, югары очтан Зөһрә кыз төшеп килә! Ай-яй, чибәр булган ул Зөһрә кыз! Аны күргәч, сагыз чәйнәүләрем онытыла иде, дип сөйләгәнен яхшы хәтерлим әле мин бабайның. Менә Зөһрә кыз колонка­га килеп җитә. Көянтәсен кое бурасына сөяп куя да чүмеч белән чишмәдән су тутыра башлый. Үзе нинди­дер моңсу җыру җырлый икән...

Шунда Зөһрә кызның моңланып җырлавын Ай ишетеп алган. Ишетеп алган да Зөһрә кызга ялвара икән:

- Зөһрә кыз, мин сине үземә тартып алам, балда-майда йөзәрсең, әгәр тансы-мансы, шейк-мейк биисең килсә, ике япунский магнитофоным да бар, берсе төс­ле күрсәтә,— дигән.

Зөһрә кыз риза булмаган. Соң, япунский магнито­фонга кызыгырга җүләр дип белдегезме әллә сез без­нең авыл кызын? Шуннан Ай әйткән:

—  Мин сиңа илле сигез луноходымның алтмыш икесен бирәм, мин сине үз яныма тартып алам бары­бер! — дигән.

Зөһрә кыз моның көмеш кашык кебек ялтыравык күзләренә карап-карап торган да болай дигән:

—   И, Ай абзыкаем, миңа бернәрсә дә кирәкми. Өстем-башым бөтен, тамагым тук. Тик менә өченче көн математикадан ялгыш «икеле» алган идем, әгәр кулыңнан алай эш килсә, син шуны «бишле»гә әйлән­дер.

—  Минем өчен бернигә дә тормый ул «икеле»не «бишле»гә әйләндерү!—дип мактана икән Ай.

Зөһрә кыз шуннан соң гына ризалашкан. Көянтә-чиләген иңенә аскан да Айга менеп киткән. Бу тама­шаны күзәтеп торган бабай исә, үзе дә сизмәстән, сагызын ялгыш йотып җибәргән. Әле ярый чалбары­ның арткы кесәсендә тагын бер сагыз булган.

Менә шул. Кара, әйтергә онытып торам икән. Теге, өченче көн математикадан алган «икеле»не тәки «бишле»гә әйләндермәде бит Ай. Сүзендә тормады. Бик каты укып, үземә төзәтергә туры килә инде, болай булгач...

Җенем сөйми үз сүзендә тора алмаганнарны!

ВАХ-БАХ! ГӨРС-ГӨРС!..

Мин, уйладым-уйладым да, Зөһрә кызны алып тө­шәргә булдым. Икеләнеп тору юк, Айга менәм дә әйтәм:

—   Җитте, Ай дус, мин Зөһрә кызны алып китәргә килдем! —дим.

Әгәр дә Ай карышып маташса:

—   Бирмим, фәлән-төгән, фәсмәтән,— дип боргала­нып маташса, үзенә үпкәләсен.

Ике уйлап тору юк, маңгаена имән бармагым бе­лән бер генә чиертермен — ике җирдән эскерт кадәрле күгәргән шеш бүлтәеп чыгар. Инде алай да риза булмаса, чәченнән тартырмын. Аны гына булдырам мин. Алай да барып чыкмаса, иптәшкә үзем кебек берәр таныш малайны алып менәрмен. Бер таныш боксчы малай бар минем. Үз башы чаклы кара күн перчаткасы белән бер-ике мәртәбә бах-бах! гөрс-гөрс! иттерүе булыр, Зөһрә кызның безнең өйдә коймак белән тәмләп чәй эчеп утыруы булыр...

Мускулларымны капшап карыйм. Тал кебек кап-каты. Штангачыларныкы шикелле. Мондый мускул белән мин Айны берүзем дә җиңә алам инде алуын. Шулай да бер иптәш булса, ышанычлырак. Әгәр иптәш дигәнең куркак булып чыкса? Иң кыен чакта мине ташлап качса? Минем башымда Зөһрә кызны алып төшү уе калыр микән соң?

Шул шул.

Шуңа күрә җенем сөйми куркакларны!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 октябрь 2020 - 19:05
    Без имени
    Ике магнитафуным бар, берсе төсле күрсәтә☺️☺️☺️