Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Зоология

Быел безгә Фәния апа зоология фәнен укыта башлады. Укытучыбыз бик кырыс.

Быел безгә Фәния апа зоология фәнен укыта башлады. Укытучыбыз бик кырыс. Дәрестә начар билге алсак, дәрестән соң алып кала. Көндәлеккә шартлатып "2"лесен дә куеп җибәрә. Кичерә дә белми, дәресеңне белмисең икән, аның белән уртак тел табам димә. Иң яхшысы — укы, өйрән, бәйләнмә. Алтынчы класста ул ботаника укытты. Ел ахырында мин чып-чын ботаник идем, чөнки үзлектән эшләр, язмача һәм телдән зачетлар, лаборатор эшләр... Нәрсә генә уйлап тапмый Фәния апа! Әйтерсең без мәктәптә шул ботаниканы гына өйрәнәбез! Менә хәзер хайваннар дөньясын өйрәнергә вакыт җиткән.Тагын да катлаулырак булып чыкты бу фән. Хайваннарның төзелешен, килеп чыгуын, үрчүен, тирә-юнь мохит белән бәйләнешен белергә кирәк. Умырткасызларны өйрәнергә, умырткалыларны белергә тиешбез. Бер күзәнәкле хайваннардан башлап бөтенесен өйрәнәбез. Зоологиянең ихтиология бүлеге балыклар турында өйрәтә.Орнитология — кошлар, тернология бүлегендә җәнлекләр өйрәнәбез. Этләр, мәчеләр, атлар, кимерүчеләр, үрмәкүчләр, бөҗәкләр... Йорт һәм кыргый хайваннар... Фәния апа бик таләпчән. Аның уйлавынча, зоологияне белмәгән кеше җир йөзендә яши алмаячак. Яшәсә дә, бик интегәчәк икән. Ничек инде аларны белмәскә ди — хайваннар безнең дүрт аяклы дусларыбыз. Шуңа да аларны өйрәнергә, өйрәнергә һәм өйрәнергә!

Мин туйдым бу фәннән! Туйдым дияргә ярамый инде, апа ишетә күрмәсен. Бик арыдым. 
Менә дуңгызларны өйрәнә башладык. Кеше дуңгызларны 6-7 мең элек кулга ияләштергән икән. Алар Поляр түгәрәктән экваторга чаклы яшиләр. Димәк, дуңгыз Африкада да дуңгыз. Булсын. Ә без менә дуңгыз асрамыйбыз, итен дә ашамыйбыз. Әни әйтә, мөселман кешесенә дуңгыз хәрәм ризык санала ди. Итен ашамагач, үзен үрчетмәгәч, аны өйрәнәсе дә килмәде.

Безнең авыл катнаш авыл санала. Шуңа да мәктәптә бөтен фәннәрне дә урыс телендә укыйбыз. Арабызда кем генә юк: урысы, удмурты, мордвасы, чувашы... Менә алар белә инде дуңгыз турында! Сөйләсеннәр!

Дәрес башлануга мин, башымны иеп, алда утырган Камил артына сыендым. Дуңгыз турында бик аз беләм. Укымадым, өйрәнмәдем.

Дуңгызлар начар күрәләр икән, яхшы ишетәләр, исне бик яхшы сизәләр.
Ярый, миннән сорамады, котылдым дигәндә генә Фәния апаның тагын сораулары калган булып чыкты:

— Идрисов Илшат, әйт әле дуңгызларның борынгы бабалары кем булган? — ди.
Минем бик нык ачуым чыкса да, сиздермәскә тырышам. Ник кирәк миңа дуңгызның борынгы бабасы?!

Торып бастым да:
— Без дуңгыз үрчетмибез, шуңа да мин аларның борынгы бабаларын белә алмадым, — дидем.

— Аларны үрчетми дә белеп була, дәреслекне генә укырга кирәк, — диде Фәния апа.— Крокодил үрчетмибез, ләкин аларны да өйрәнәбез. Дәрестән соң калырсың, Илшат, бергәләп өйрәнербез.

— Яхшы, — дидем дә урыныма утырдым.
— Көндәлегеңне бир, дуңгызлар темасы буенча "2"ле сиңа, — дияргә дә онытмады апа. Оныта ди! Апаның хәтере!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев