Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Йөзгәләк (Гарәфи Хәсәнов)

Уртанчы улым бүген иртән үк балыкка дип чыгып киткән иде, бары кичен кайтып керде. Ике кулы да шешенгән.

—  Нишләттең? — дидем мин, борчылып.

— Йөзгәләк...— диде улым, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән. Шулай дип әйтте дә уң кулын сыпырды. Әле дә авыртадыр, күрәсең. Димәк, йөзгәләк уңын тешләгән. Сул кулын кайсы тешләгән?..

Ләкин бу хакта әйтеп тормады. Бүгенге шушы маҗарасын хәтерләп, ул әле елмаеп та куйды. Аннары ниләр күргәнен берәм-берәм тезә башлады.

— Балыкка дип Түгәрәк күлгә барып җиткәч тә бака тәңкәлә­ренә шаккаттым. Үзләре ифрат та вак, үзләре тәңкә кебек җәенке, үзләре батмый да, селкенми дә. Аларның тамырлары батарга ирек бирми. Янтаеп, авыраеп куйса да, барыбер батмый бака тәңкәсе.

Уртанчым шунда кинәт туктады, уйланып калды.

—  Әтием, алар ничек үсә соң? — дип, миңа текәлде.

—  Бака тәңкәсе яфрак та ул, тамыр да. Кирәк матдәне астан тамыры белән ала ул. Алганын үзләштерүдә, артыгын парга очыруда яфрагы зур роль уйный.

Мин шулай берсен әйтүгә, тиз генә тагын бер сорау. Бу юлы ничек үрчүләре кызыксындырды аны.

—  Чәчәк тә атмагач...— Шулай дип күзләремә карады.

—  Бака тәңкәсе үзе кечкенә, үзенең ике «кызы» — нәп-нәни ике яфрагы була,— дип, бу юлы тагын белгәнемне аңлаттым.— Тик алар тора-бара зурая да «башка чыгу» ягын чамалый. Тамыр да җибәрә, як-якларында «кызлар»ын да булдыра. Бу «кызлар» үзләре дә зур үсә. Алар да «башка чыгу» ягын кайгырта. Күл өсте шуңа бака тәңкәләре белән тула.

—  Әтием, ул бака тәңкәләре өстендә төрле бөҗәкләр мыжлап тора иде. Су кандалалары да бар иде. Суүлчәгеч дигәне дә...

Улым шул рәвеш сүзен икенчегә күчерде. Ул инде йөзгәләкне онытты, суүлчәгеч турында сөйли башлады.

Суүлчәгечләр кай яклары беләндер озынборыннарга охшый­лар. Шундый ук нечкәләр, шундый ук озыннар. Аяклары гына үрмәкүчнеке төсле. Шул челән аяклары белән йөгереп, «суны үлчәп» йөриләр. Су өстен боз күк иттереп, әйтерсең тимераяк шуалар. Аяк асларын майлы матдә каплаган, шул суга чылатмый, ә инде батуны әйткән дә юк. Тәннәрен кыска төкләр каплаган, шулар батырмый, чөнки ул төкләр арасында һава саклана. Батса­лар, шушы һава төртеп чыгара. Шуларның бөтенесе өстенә... сикерә дә беләләр икән ич әле. Без коры җирдә ничек сикерсәк, алар да суда шулай сикерә — суга аяк терәп сикерә дә очар бөҗәк­ләрне тота. Дошманнарыннан да шул рәвешле котыла. Кайсы су халкы артыннан сикерсен!

Ә менә сикерүчесе дә бар икән шул. Тешләп кан чыгаручысы да бар икән. Кандала — канатучы дигән сүз. Димәк, су кандаласы дип тә юкка әйтмиләр. Оча һәм тешли белгәнлеге өченме, су шөпшәсе дип тә кушканнар.

Уртанчым сүзне шуңа күчерде. Бу юлы авыз ермый сөй­ләде. Ул үзе сөйләде, ә үзе кулын ышкыды. Моңа кадәр уңын сы­пырган иде, хәзер сулын сыйпый-сыйпый сөйләде. Уң кулын — үзе әйткән йөзгәләк, ә сулын шөпшә тешләгән булып чыкты.

—  Син аны ничек күрдең соң? — дип кызыксындым мин.

— Күрмичә... кызыкны аны күрми калмыйсың. Үзләре арткы аяклары белән ишәләр, үзләре аркалары белән йөзәләр. Әйе шул, чалкан ятып йөзәләр. Ул ишкеч аякларын төкләр каплаган. Йөзәргә шушы төкләр булыша икән. Бу юан аяклары гүя ишкәкләр, үзләре — көймәләр... Капланган көймәләр. Өсләре ярым түгәрәк, аслары җәенке. Йөзгәндә артык күренмиләр дә. Төсләре булыша. Судагы балыкларга ничек булышса, төсләре боларга да шулай булыша икән. Балыклар кара аркалы, ак корсаклы бит. Өстән күз салсаң, су да кара булып күренә. Каралҗым сыртлары шуңа күзгә ташланмый. Әтием, беләсеңме, су шөпшәләренең сыртлары балык корсагы төсле, аксыл һәм кабарынкы була икән. Төптән күз ертып карасаң да күрмисең, өстән карасаң да күрмисең. Төсләре шулай дошманнарыннан да яшерә, үзләре сагалый торган корбаннарына да күрсәтми.

Улым шулай дип үзе күзәткәнне сөйләде. Ул үзе өчен ачыш ясаган. Аннары тагын дәвам итте ул:

—  Менә шул арның берсе өскә калыкты. Арт аяклары белән тиз-тиз ишкәләп, шундый да елдам калыкты — су асты көймәсе диярсең. Шулчак суга кечкенә җәтмәмне төрдердем дә су кан­даласын, эләктереп алып, учыма чалкан яткыздым. Тик ул алай озаклап ятмады, аркасы белән өскә әйләнде. Алты аягына утырды да саргылт канатларын җилпеде. Ай күрде, кояш алды бөҗәкне. Оча да белә икән ләбаса!

— И-и-и,— дидем мин,— очмаган кая ул! Син әле аны әйтәсең, ә бит алар йөзеп барган шәпкә тиз генә аркалары белән өскә әйләнәләр дә туп-туры судан канат җилпиләр. Гаҗәп өлгер, җитез халык!

—  Өлгер икән шул... кай арада кулны тешләгәндер, сизмичә калдым,— диде улым, кулын угалап.

—  Ә йөзгәләктән кайчан тешләттең?

—  Йөзгәләк бит ул нишли — су астыннан караңгыдан тиз-тиз генә килеп чыга. Арада берсе әллә ничек сәер кыланды. Үзе ишкәктәй аякларын бергә селтәде, үзе йөзгән урыныннан да купмады! — Шулай дип әйтте дә күргәнен тагын тезеп китте улым.— Ишеп тә чыкмагач, суүсем сабагына күченеп, ул шуннан «җәяү» күтәрелә башлады. Ләкин алай да барып чыкмады. Арты­гын ашап ташлаган! Ул үзе өзми-куймый үрмәли, ә үзе урыныннан да куба алмый. Әмәлен бары тора-бара тапты ул.

Елмаеп, сүзен бүлеп сорадым:

—  Ул нинди әмәл тапты соң?

—  Күзәттем, күзәттем, әмәлен тәки белмәдем. Син әйтеп күрсәтсәң генә инде,— диде уртанчым.

—  Ашаганын чыгаргандыр. Иң элек арткы эчәгесен бушат­кандыр, аннары бүксәсеннән косып ташлагандыр. Ул шулай җиңеләеп калгандыр,— дидем.

—  Менә бит ничек! — дип, шаккатты уртанчым.— Әйтәм җирле бик тиз менеп китте ул. Менде дә судан артын чыгарды. Аның шулай һава җыюы. Мин генә моңа ирек бирмәдем: суга тиз генә җәтмәмне төшердем. Аны үз кулым белән тотып карыйм, янәсе. Су юлбарысы дигән кушаматын ишеткәнем бар иде барын, тик бу юлы онытып җибәргәнмен. Шундук исемә төшерде, явыз: баш бармагымны тешләп алды. Су шөпшәсе белән йөзгәләк — усаллык ягыннан икесе дә бер икән!

Шулай дип әйтте дә уң кулын сыпырды. Аннары тагын сулын сыпырып куйды.

—  Син,— дидем,— аның үзен әйтәсең. Син әле аның кортын белмисең. Әгәр шул кортына тап булсаң... Күрсәтер иде күрмә­гәнеңне! Урманда — селәүсен, ә суда йөзгәләк корты бик яман... һәр икесе явызның явызы! Йөзгәләк үзе маймычларга, кечерәк бака халкына көн бирми, ә корты — үзеннән дә уздыра. Маймыч­лар белән генә чикләнми, вак балыкларга да җитешә. Хәер, ба­лыктан йөзгәләк тә баш тартмый. Балык янында валчык кадәр генә булса да, тәвәккәлләп аңа ташлана. Аннары кан исен сизеп, бүтәннәре килеп җитәләр. Бергәләп ботарлый да башлыйлар. Менә сиңа йөзгәләк! Су бүресе дип бер дә белми әйтмәгәннәр шул.

Мин шулай белгәнемне сөйләдем. Мин моны юкка сөйләмә­дем. Сабый чакта кызыксынган әйбер күп була ул. Күпне белсәң, мәгълүматлы булсаң, табигать белән кызыксыну да уяныр, һич­шиксез, табигатьне яратырсың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев